Кама таңнары
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2021, 15:55

Владимир Путин Алексей Кудрин белән очрашты

Русия Президенты Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин белән эшлекле очрашу үткәрде.

Контроль ведомствоның 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.
Алексей Кудрин әйтүенчә, тикшерүләрнең бер өлешен дистанцион режимга, камераль режимга күчергәннәр. Объектларга чыгу 38 процентка кимегән. Ә хокук бозулар, кагыйдә буларак, объектларга чыгып тикшергәндә ачыклана. Нәтиҗәдә узган елда хокук бозулар азрак ачыкланган.
Табибларга стимуллаштыручы түләүләрне тикшергәннәр. Әле медицина җиһазларын, шул исәптән үпкәләрнең ясалма җилләтү аппаратларын тикшерү төгәлләнеп килә. Тулаем алганда, стимуллаштыручы түләүләргә мониторинг буенча вәзгыять җайга салынган. Хәзер кисәтүләр һәм шикаятьләр саны бермә-бер кимегән, ниһаять, норматив база эшли башлаган.
Бюджетка 11 миллиард сум кайтарып алынган, бу 2019 елга караганда күбрәк. 39 административ эш суд тарафыннан гадел дип табылган, түрәләр һәм юридик затлар җәза алган.
Бу хакта тулырак: http://www.kremlin.ru/events/president/news/65187.
Читайте нас: