Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 16:59

Гәзитләрнең тиражы кимүдән почта да зыян күрә

Матбугат агентлыгы һәм Федераль почта элемтәсенең республика идарәсе катнашлыгында узган видеоселектор киңәшмәдә 1нче сентябрьдә башланган гәзит-журналларга язылу кампаниясенең барышы тикшерелде.

Ә подписка, һәрвакыттагыча, авыр бара. Хәер, ул гәзитләр "пачут"лы чорда да әлләни шәптән булмады, ә хәзер, Интернет өстенлек алгач, хәлләр бөтенләй мөшкел.
Илебез дә гәзитләрдән тулысынча баш тартырга әзер түгел: компьютер белән дуслашмаган һәм дуслашырга да теләмәгән "илдәшләр"ебез әле байтак. Алар яңалыклар белән «искечә» кыштырдап торган гәзиттән танышырга ярата. Шулай да, әйтергә кирәк, аларның сафы көннән-көн сирәгәя.
Моңа иң элек әлеге дә баягы бәяләрнең үсүе сәбәпче. Менә 2019 елга да подписка хаклары арткан: почта үз процентларын өстәгән, гәзитләр үзләренекен кушкан. Нәтиҗәдә ярты елга язылу бәясе 674, 28 сум урынына 754,02 сумга әйләнгән. Предприятиеләрдә хезмәт хакларының түбән булуын һәм күрше төбәкләрдә, әйтик, Татарстанда, районкаларга ярты елга язылу бәясе якынча 600 сум торуын исәпкә алсак, сумма аз түгел.
Хәлләр ничек бар, шулай бара әлегә. Районда яшәүчеләр алдагы көннәрдә дә хәлебезгә керерләр, дип өметләнәбез, чөнки бөтен сүз гәзитләрне ябып баштанаяк аларның он-лайн версиясенә күчәргә кирәклеге тирәсендә бөтерелә. Моны булдырмас өчен, подписка кирәк. Безнең район подписка бөтенләй үк урыныннан кузгалмаган муниципалитетлар исемлегенә эләкмәсә дә, бу бездә барысы да яхшы дигәнне аңлатмый. Гәзитләргә язылу нык начар барган шәһәр һәм районнар кире элемтәгә чакырылдылар.
Хакимият вәкилләре бәяләр артуына зарлана, ә агентлык җитәкчесе Борис Мелкоедовның һәм Русия почтасының республика идарәсе җитәкчесе Ирек Галимовның моңа үз аңлатмалары бар. Гәзитләргә кагылган өлештә хакның артуын Борис Николаевич, мәсәлән, тиражларның кимүе белән аңлатты, ягъни планлаштырылган акчаны редакцияләр алалмый, сметаларда «тишек» барлыкка килә, шуннан килеп җитмәгән табышларны бәяләрне арттырып тутырырга туры килә.
Русия почтасының да язылу бәясен арттырырга сәбәбе бар – өченче ел подпискага федераль субсидия бетерелгәч, ул подпискадан зыян күрә. Ирек Минигалиевич зыянны 250 млн сумга бәяләде. Бүген бу зыянны республика бюджеты исәбенә каплату турында сүз бара.
Моннан тыш, "минус"ка эшләүче почта бүлекчәләрен (ә бу авыл бүлекчәләренең якынча 70%ы) тотудан да 370 млн сум зыян барлыкка килгән. Эшкуар күзлегеннән чыгып фикер йөртсәк, артка сөйрәүче бүлекчәләрне ябарга кирәк. Ләкин ул чагында халык почтасыз һәм ул күрсәткән хезмәтләрсез калачак. Ә бит бу подписка алып бару һәм гәзитләр тарату гына түгел, бүген почтада түләүләрне башкарып, акча күчереп, товарлар җибәреп һәм алып була.
Әлбәттә, боларның барысын да өйдән чыкмыйча Интернет аша да башкарырга мөмкин: банк картасының номерын җыясың да, кая кирәк, шунда акчасын җибәрсең. Аннары Интернет-кибетләрдән товарларны да хәзер курьерлар китерә. Әмма монда әлеге дә баягы авылда яшәүчеләрнең 90 процентында Интернетсыз икәнен, димәк, почтага мохтаҗ икәнлеген исәпкә алмый булмый.
Халыкка бүген гәзитләр кирәк микән? Кирәктер дип ышанасы килә, чөнки яңалыклардан хәбәрдар булып торуның әһәмиятен беркем дә бетермәгән. Шуңа да без 2019 елга район гәзитенең тиражын җыярбыз, дип ышанып калабыз.
Читайте нас: