Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 15:03

Хезмәт шартлары – беренче урында

Чираттагы республика ведомствоара видеоконференциясендә хезмәт министры Ленара Иванова формаль булмаган мәшгульлекне, хезмәт хакы буенча бурычларны киметү, хезмәт иминлеген тәэмин итү һәм оешмаларда производство травмаларын булдырмау мәсьәләләрен күтәрде.

Министр сүзләре буенча, 19 сентябрьдә республика хөкүмәте һәм «Милли квалификацияләр үстерү агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган. Бу нәрсә дигән сүз? Квалификацияне бәяләүнең яңа үзәкләре ачылачак, һәм 2020 елда барысын да һөнәри стандартларны сакларга мәҗбүр иткән Хезмәт кодексына төзәтмәләр үз көченә керәчәк. Иң беренче чиратта бу муниципаль учреждениеләргә кагылачак. Һөнәри стандартларга туры килер өчен хезмәткәрләрне укытырга, моның өчен акча бүләргә кирәк.

Л.Иванова Русия Хезмәт министрының пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча функцияләрне ведомствоара комиссияләргә йөкләтергә планлаштыруын да белдерде.

Формаль булмаган мәшгульлеккә килгәндә, 10 сентябрьгә республикада 26 мең кеше эшкә урнаштырылган, контроль күрсәткеч 86,8 процентка үтәлгән. Ленара Иванова кайбер территориаль комиссияләрнең эшен билгеләп үтте. Иң яхшылар рәтенә Нуриман, Авыргазы, Белорет, Зианчура районнары керде. Учалы, Кушнарен районнары, шулай ук безнең күршеләр – Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләре рейтингта - түбәндә. Безнең район беренче яхшылар бишлегенә дә, формаль булмаган мәшгульлек начар ачыкланган муниципалитетлар исемлегенә дә кермәде.

Шулай ук видеоселектор барышында хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү һәм хезмәт хакын арттыру мәсьәләләре тикшерелде.

Көн тәртибендә өченче мәсьәлә булып хезмәт иминлеге һәм производство травматизмын кисәтү булды. Гомумән республика буенча 1 сентябрьгә хезмәт иминлеге буенча хәлләр начар түгел. Шулай да үлемгә китергән һәм җәрәхәт алынган очраклар да бар. Хезмәт министры билгеләвенчә, икътисад эшчәнлегенең төзелеш һәм эшкәртү производствосы кебек төрләрендә җәрәхәт алу очраклары ешрак була.

Ленара Хакимовна производствода травма алу очракларын киметү максатыннан күрелгән чараларны Социаль страховкалау фонды аша финансларга кирәклеген искә төшерде.

Шулай ук министр хезмәт шартларын махсус бәяләү мәсьәләсенә тукталды. Аның сүзләре буенча, ел азагына кадәр республиканың барлык оешмаларын да моңа җәеп итәргә кирәк. Ленара Хәкимовна хезмәт шартларын махсус бәяләүнең җитәкченең хезмәткәрләренә хәвефсез эш шартлары тудыру һәм хезмәт иминлеген тәэмин итү буенча бурычларының берсе булуын һәм аннан баш тарткан өчен эш бирүченең административ җаваплылыкка тарттырылуын белдерде.
Читайте нас: