Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 14:32

Кәгазьсез генә "чирлибез"

Район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашлыгында үткән киңәшмәдә электрон хасталык кәгазьләренә күчү мәсьәләсе тикшерелде.

Киңәшмә эшендә РФ Социаль страховкалау фондының БР буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Марат Латыйпов, Социаль страховкалау фондының Дүртөйле филиалы бүлекчәсе директоры Люция Сөләймәнова, район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева һәм башкалар катнашты.

Лира Рифкатовна кыскача 2017 елның 1 июленнән көченә кергән электрон хасталык кәгазен кертү турындагы закон белән таныштырды. Ә 2019 елның 1 гыйнварыннан барлык учреждениеләр һәм оешмалар да әлеге проектка кушылырга тиеш. Әмма түләүләр буенча өзеклекләр булмасын өчен, ведомстволарга караган бюджет оешмаларында вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы электрон документларны эшкәртүне агымдагы елның 1 октябренә кадәр кертергә кирәк.
Краснокама үзәк район дәваханәсе «больничныйлар»ны 2017 елның 12 октябреннән электрон формада бирә башлаган. Әмма моның өчен пациентның ризалыгы һәм табибның цифрлы документны рәсмиләштерә алуы кирәк - менә шулар бүгенгә ике мотлак шарт булып тора. Әлеге вакытта районның 22 учреждениесе һәм оешмасы хасталык кәгазьләрен электрон формада бирә. Барлыгы 76 электрон «больничный» бирелгән.

Марат Мөкминович аңлатуынча, электрон хасталык кәгазе - вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы гадәти документ, бары тик электрон формада рәсмиләштерелгән генә.Ул әлеге системаның эш бирүчеләр өчен уңайлы булуын билгеләде.
Беренчедән, «электрон больничный» кәгазь документларны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, мәгълүматларны бер базага җыю уңайлашачак, нәтиҗәдә документлар белән эшләү тизрәк һәм җиңелрәк булачак. Хезмәткәрнең чире турындагы тарихы саклануга да гарантия бар, мәсәлән, ул икенче җиргә күченеп киткәндә яки кәгазь "больничныен"югалткан очракта. Өченчедән, мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү автоматлаштырылган булу исәбенә әлеге система бюджет акчасын да экономияләячәк.
- Электрон вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе страховкаланган кешенең язма ризалыгы буенча бирелә, - дип билгеләде Люция Сөләймәнова. - Шул ук вакытта медицина оешмасы һәм авыру хезмәткәр эшләгән предприятие РФ Социаль страховкалау фонды белән үзара бәйләнештә булырга һәм аларның электрон имзалары булырга тиеш. Әлеге система ялган хасталык кәгазьләре барлыкка килү очракларын һәм хаталар санын киметәчәк.

Үзәк район дәваханәсенең 1нче санлы поликлиника мөдире Айгөл Крамаренко медикларның «электрон больничныйлар»га күчүгә әзерлеге турында әйтте. Аннары залда бухгалтерларны электрон хасталык кәгазен тутырырга өйрәттеләр,Социаль страховкалау фонды акчасын производство травмасын кисәтүгә тоту очраклары каралды.
Читайте нас: