Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 16:50

Өлкән яшьтәгеләрдән 19 сорау керде

Өлкән яшьтәгеләр айлыгы кысаларында районда узган «Кайнар линия» телефонына 13 өлкән кеше шылтыратты. Алар төрле темалар буенча 19 сорау бирде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да квалификацияле җаваплар бирелде. Кайберләрен хәл итү контроль астына алынды.

Ә җавап бирүчеләр түбәндәге вазифалы шәхесләр иде: район Советы рәисе, «Җылылык челтәрләре» директоры Айрат Мортазин, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Лира Мостаева, район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов, муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Татьяна Әдиятуллина, бүлекнең баш белгече Тәнзилә Гатипова, халыкка социаль булышлык күрсәтү республика үзәге Нефтекама филиалының район бүлеге җитәкчесе Ризида Габидуллина, Русия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Руслан Гарипов, «Тормыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Эльвира Тимирова, үзәк район дәваханәсенең поликлиника мөдире Айгөл Крамаренко һәм район социаль страховкалау фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлназ Горошилова.
Беренче булып «кайнар линия» телефоны буенча Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, икенче группа инвалиды Анастасия Александрова мөрәҗәгать итте. Анастасия Павловна Никольск авыл советының Апас авылында даими теркәлгән булган, әмма берүзенә генә яшәве авырайгач, улы үзенә – Энергетик бистәсенә алып киткән, һәм карчык вакытлыча анда теркәлгән. Аны реабилитация ярдәме алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалар кызыксындырды.
Айгөл Крамаренко, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча Анастасия Павловнага участок терапевтына, ә калган сораулар буенча даими теркәлгән урын буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип җавап бирде.
Николо-Березовкадан Валентина Созыкина җылылык челтәрләрен реконструкцияләгәннән соң өендә җылылык җитмәвенә зарланды. Әлеге сорау буенча ул биш ел буе кая гына мөрәҗәгать итмәгән, ләкин мәсьәлә барыбер ачык калган.
Айрат Мортазин бу проблема турында яхшы белүе турына әйтте. Биредә торбаларны алыштырырга кирәк икән. Әлеге мәсьәлә берничә киңәшмәдә тикшерелгән. Айрат Миркаламович моны бу атнада тагын бер тапкыр тикшерергә һәм нәтиҗәсен хәбәр итәргә вәгъдә итте.
Алдагы мөрәҗәгать эре инвестиция проекты барган Арлан авылыннан керде. Аның кысаларында зур җәмәгать үзәге төзелеше тәмамланып килә. Арлан авылының башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Вера Исаева, җәмгыять үзәгендә гомум практика табибы кабинеты ачылачакмы, дип кызыксынды.
Лира Рифкатовна Вера Михайловнаны яңа җәмәгать үзәгендә гомум практика табибы кабинеты булачак, дип шатландырды. Биредә шуны да өстәргә кирәк, яңа җәмәгать үзәгендә фельдшер-акушерлык пункты да булачак.
Марат Хәбировны район үзәгендә җәмәгать мунчасы булмавы борчый. Булганын ике ел элек яптылар, яңасын төзү турында исә берсе дә уйламый, ә пенсионерларга мунча кирәк, диде ул.
Айрат Мортазин аңлатуынча, моңа кадәр булган мунча зыянга эшләгән өчен ябылган. Ә яңасын төзергә теләүче юк. Әгәр дә җәмәгать мунчасын төзергә теләгән кеше табылса, җир участогын бирү белән проблема булмаячак.
Николо-Березовкадан Фәнүрә Арсланова узган елның апрелендә пенсиясен дөрес исәпләүләренә шикләнә. Руслан Гарипов аны үзенә уңайлы вакытта пенсия фондына килергә һәм бергәләп тикшерергә чакырды.
Надежда Лебедеваны район үзәгенең Нефтьчеләр һәм Юл урамнары чатында төнлә ут янмавы борчый. Николо-Березовка авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Рузанна Маликова янып чыккан лампочкаларны алыштырырга сүз бирде.
«Кайнар линия» вакытында бирелгән сорауларның барысын да санап торасы юктыр дип уйлыйм, чөнки аларның күбесе аерым кешеләргә кагыла. Һәм аларны хәл итәр өчен зур көч тә, акча да кирәкми. Шунысы шатлыклы, беркем дә ач утырам, яшәргә урын юк дип шылтыратмады.
Шулай да ике мәсьәләгә җентекләбрәк тукталасы килә. Соңгы вакытта үзәкләштерелгән җылылык өчен бездә кабул ителгәнчә, ел әйләнәсенә бер үк сумма белән түгел, ә җылылык сезонында гына түләү турында сүз күп алып барыла. Тик бу җылылык өчен түләү квитанцияләрендә кискен чагылачагына күрә, Айрат Мортазин раславынча, республикада җылылык өчен түләүнең яңа системасына күчү әлегә туктатылган.
Файдаланылган җылылык энергиясен исәпләүгә счетчиклар кую буенча да сораулар күп. Моның белән кем шөгыльләнергә тиеш? Счетчик куйган кешеләр һәрвакыт отышта буламы? Айрат Миркәләмович счетчиклар кую белән «Җылылык челтәрләре» шөгыльләнүен һәм моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген аңлатты. Шулай ук ул, счетчиклар куеп кына, һәрвакытта да теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмавын да билгеләде. Счетчик куйгач, тагын да күбрәк түләргә туры килгән очраклар да була.
Күпләрне социаль туризм программасы буенча юлламалар бүлү мәсьәләсе дә борчый. Ризида Габидуллина раславынча, әлеге программага акча елдан-ел азрак бүленә. 2011 елда районга юллама алуга 50 сертификат бирелсә, быел исә – 7 генә. Әлеге программа кабул ителгән елда ук бирелгән гаризалар да бар әле. Шифаханә-курорт дәвалануына инвалидлар гына хокуклы.
Тагын да Саузбаш авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Галимә Габсәләмованың яхшы эшләвен билгеләп үтәсе килә. Ул үз биләмәсендәге пенсионерлардан көнүзәк сорауларны җыйган, һәм шуларга "кайнар элемтә" вакытында тулы җавап алды. Галимә Заһитовнаның җавапларны хуҗаларына җиткерүенә шигебез юк.
Читайте нас: