Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 14:36

Район депутатлары чираттагы утырышка җыелды

Көн тәртибендәге әһәмиятле сораулар арасында урындагы властьның норматив актлары тикшерелде. Беренче булып район Уставы турында фикер алыштылар. Аңа кайбер үзгәрешләр кертелде. Бюджет турындагы карар да үзгәрешләр кичерде. Калган сораулар социаль характерда булды.

Дәвалау-кисәтү учреждениеләрен көзге-кышкы чорда эшләүгә әзерләү турында район дәваханәсенең баш табибы вазифасын башкаручы Динә Туктамышева сөйләде. Узган елда дәвалау учреждениеләре һәм фельдшер-акушерлык пунктларында автоном казанлыкның кайнар су бойлеры ремонтланган, Куян авылындагы терапия һәм поликлиника бүлекчәләрендә видеокүзәтү куелган, балалар поликлиникасына юл салынган, бала арбаларын куяр өчен урын корылган, регистратуралар заманча төс алган.

Елның икенче яртысына БР Сәламәтлек саклау министрлыгы 1нче санлы гомумтерапия һәм поликлиника бүлекчәләрендә су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын ремонтлауга һәм тәрәзә-ишекләрне алыштыруга акча бүлгән.


Фельдшер-акушерлык пунктларына килгәндә, Яңа Уразайдагысына ремонт ясалган, Яңа Бурада һәм Мүзәктә тәрәзәләр алыштырылган, Түбән Такыя, Яңа Актанышбаш, Яңа Уразай пунктларында җылыту системалары ремонтланган. Саузда медпункт автоном җылытуга күчерелгән. Бачкыйтау һәм Яңа Моштыда фельдшер-акушерлык пунктлары мәктәп бинасында урнашкан. Аларда җылыту системасы мәктәп белән үзәкләштерелгән. Мәктәпләрнең эшчәнлеге туктатылу сәбәпле, аларда җылылыкны автономияле итәргә кирәк.


Яңа Кабан һәм Яңа Нугай авылларында урнашкан гомум практика табиблары бүлекләре авыл биләмәсе хакимияте биналарында урнашканнар. Аларда кышка әзерлек биләмә хакимияте белән берлектә алып барыла.

Китапханәләр эшенең төп күрсәткечләрен мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева анализлады. Китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар китап йортларына 90 меңнән артык тапкыр килгән. Яңа китаплар кайту буенча безнең район соңгы елларда республиканың беренче биш районы арасында тора.

Биләмәара район китапханәсе 43 төрле вакытлы матбугат басмасын алдыра, филиаллар уртача 22шәр басма яздыра. Бер кешене китап белән тәэмин итү 13 данә тәшкил итә, бер укучыга 17 данә китап туры килә.


2018 елда китапханәләргә агымдагы ремонт ясалган.

2016 елдан башлап электрон уку залы эшли, анда Интернет ресурсларга, китапханәнең, Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең электрон каталогларына керү мөмкинлеге бар.

Китапханәләрне компьютерлаштыру буенча да район республикада алдынгылар сафында – 23 китапханәнең барысында да компьютерлар бар. Компьютерлар саны 33кә җитсә дә, кайберләрен алыштырырга кирәк.

Китапханә хезмәткәрләре проект-грант эшчәнлегенә зур игътибар бүлә башлады. Соңгы елларда китапханәләр эшендә китап һәм укуны җәмгыятьтә киң таратуны максат итеп куйган стандарт булмаган яңа эш формалары барлыкка килде.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Хафизов сөйләде. 2017-2018нче уку елында 9нчы сыйныфларда 273 бала укыган. Шуларның 206сы (75,5%ы) имтиханнарны Төп дәүләт имтиханы формасында тапшырган, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 67 укучы (24,5%) дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырган.


Имтихан тапшырыр өчен мәҗбүри фәннәр – рус теле һәм математика. Тагын да укучылар үзләре ике фәнне сайлаган. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар арасында география, җәмгыять белеме, биология, химия фәннәре һәм мәгълүмат-коммуникацион технологияләре популяр булган. 273 укучының барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырган һәм гомуми белем турында аттестат алган. 13 укучының аттестаты – аерым үрнәктәге.

Унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар өчен йомгаклау аттестациясе Бердәм дәүләт имтиханы формасында узган. 2018 елда БДИны үткәрү урыннары итеп Нефтекама шәһәренең 12, 13, 7 һәм 3нче санлы мәктәпләре сайланган. БДИны барлыгы 75 укучы 12 фәннән тапшырган.

Ике мәҗбүри фән буенча мәктәпне тәмамлаучылар һәммәсе дә билге куяр өчен кирәкле баллны җыйган, шулай ук барысы да кулларына аттестат алган. 21 укучы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән.

75 мәктәпне тәмамлаучының 52се (69%ы) югары уку йортына кергән. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында техник юнәлештәге (69%), медицина (18%) һәм педагогика (13%) белән бәйле уку йортлары популяр.


Тагын да Илдус Идерисович район мәктәпләрендә кайнар туклануны оештыруга тукталды. 2017-2018нче уку елында туклануны оештыру буенча хезмәтләрне «Гранд-логистик» җәмгыяте күрсәткән.

19 мәктәптә меню көненә 45 сум тәшкил иткән. Болар Яңа Актанышбаш, Арлан, Курый, Николо-Берёзовка, Куян, Мүзәк, Никольск, Яңа Кабан, Яңа Нугай, Яңа Каенлык, Иске Янъегет, Шушнур, Иске Мошты, Яңа Бура, Яңа Бөртек, Раздолье, Бөрнеш, Саузбаш һәм Саклау мәктәпләре.

Мәнәк һәм Кутлинка мәктәпләрендә ашау 25 сумга төшә. Җиде мәктәптә көненә 10 сумга туклану (моңа чәй һәм бутербродлар керә) оештырылган: бу мәктәпләрдә су юк, шуңа да ашарга пешереп торып булмый. Болар Воробьёво, Яңа Татыш, Иске Каенлык, Яңа Уразай, Яңа Янъегет, Түбән Такыя һәм Яңа Хаҗи авылларының башлангыч мәктәпләре.


Яңа Кабан, Яңа Каенлык, Арлан интернат-мәктәпләрендә көнлек меню 170 сум тәшкил итә, һәм моңа мәктәптәге иртәнге аш та кергән.

Мәктәпләрдә барысы 2639 укучы (97,1%) туклана, 79 бала ашаудан баш тарткан. Сәбәпләре: табиб күрсәткечләре буенча ярамый һәм акчалары юк. Укучыларның барысын да кайнар аш белән тәэмин итү максатында Совет карары белән урындагы бюджет акчасы исәбенә туклануга түләү буенча 50% ташлама алуга хокуклары булган гаиләләр категориясе расланган.

Утырыш ахырында депутатлар бүләкләү турындагы сорауны тикшерде.
Читайте нас: