Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 17:07

Шамил Гыйләҗетдинов ике ай Мароккода укып кайтты

Былтыр Яңа Актанышбаш мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган Шамил Гыйләҗетдинов әлеге вакытта Казан ислам университетында укый. Студентлар белән алмашу программасы кысаларында гарәп телен тагын да ныграк өйрәнер өчен җәй көне ул ике ай Мароккода укыды. Шамил сентябрь башында кайтты, һәм хәзер Казанда укуын дәвам итә, әмма без, бер атнага Яңа Актанышбашка өенә кайткан вакытында, аннан Марокко турында сорашып калырга өлгердек.

- Шамил, Марокко нинди ил ул? Мин анда иң тәмле мандариннар үскәнен генә беләм.

- Марокко Төньяк Африкада урнашкан һәм Испания, Алжир белән чикләшә. Төньяктан аны - Урта диңгез, ә көнбатыштан Атлантик океан юа. Бу кечкенә илдә 32 млн кеше яши. Биредә конституцион монархия – дәүләт белән король хакимлек итә.

- Синең укуың нидән гыйбарәт булды?

- Ул телне яхшырак белүгә юнәлтелде. Без гарәп телен өйрәндек.

- Син аны элек тә белә идеңме?

- Әйе, Ислам университетында ул - төп фәннәрнең берсе. Моннан тыш, Яңа Актанышбашта чакта ук мин мәдрәсәгә йөреп, азмы-күпме гарәп телен өйрәнгән идем.

- Сиңа ул тел ошыймы?

- Аның бер авырлыгы да юк дияргә була. Беренче карашка гына бик катлаулы кебек тоела. Мароккода беренче дәресләрдә, әлбәттә, бернәрсә дә аңлашылмаган кебек иде. Ләкин әкренләп барысы да үз урынына басты. Һәм уку азагына без гарәп телендә яхшы гына сөйләшә башладык.

- Без - ул кемнәр?

- Без - үзебезнең ислам университетыннан, КФУдан берничә студент. Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан – МГИМОдан һәм югары уку йортларының халыкара мөнәсәбәтләр факультетларыннан студентлар күп иде. Шулай ук безнең белән Кыргызстан, Әзербайҗаннан да студентлар укыды. Шулай да безнең арада иң күбе руслар иде.

- Сез кайда яшәдегез?

- Анда зур булмаган, ләкин бер-берсенә бик якын урнашкан шәһәрләр бик күп. Без Нефтекама зурлыгындагы Мартин дип аталган шәһәрдә яшәдек. Ә Тетуанда укыдык. Көн саен барып йөрдек. Күпчелеге такси белән, чөнки җәмәгать транспорты анда бик начар йөри.

- Читтән караганда ничек – марокканлылар яхшы яшиме?

- Әллә ни түгел. Безгә караганда да начаррак яшиләр дияргә була. Бу урамдагы машиналардан да күренә. Бездә нинди генә чит ил машиналары юк! Ә аларда нигездә иске «Пежо»лар.

Без кунакка күп йөрдек. Өйләрендә дә аларның бик гади: ике карават, шкаф, телевизор. Бернинди дә артык нәрсә юк. Әлбәттә, байлар яши торган кварталлар да бар. Корольнең резиденциясе искиткеч матур.

- Хаклар анда ничек?

- Бераз күзаллар өчен шундый мисал китерергә була: мин Мартиннан Тетуанга таксида барып йөрдек дип әйттем бит. Безнең акчага күчергәндә, бу юл безгә бер якка 35 сумга төшә иде. Ә бу ара – якынча Яңа Актанышбаштан Нефтекамага кадәр кебек. Ә бездә автобуска билет та 42 сум тора, такси - тагын да кыйммәтрәк.

- Алар нәрсә ашый?

- О, ашаулары безнекеннән нык аерыла. Алар тәмләткечләр күп сала. Ризыкны безнең кебек үк ярма, яшелчә, иттән пешерәләр, ләкин бөтенләй башкача. Марокканлыларның иң төп ризыгы – кус-кус. Ул бодай ярмасыннан әзерләнә.

- Алар нинди?

- Бик киң күңелле алар. Кешеләргә шат. Һәрвакыт елмаеп кына торалар. Берәр нәрсә сорасаң, шунда ук үтиләр. Без телне чарлар өчен, төрле кешеләр белән аралаштык, һәм алар һәрвакыт безнең белән дусларча аралашты.

Тагын мин шуны сиздем: алар тормыштан ямь табып, шатланып яши белә. Һәм булганына канәгать.

Кичләрен кешеләр елга буйларында йөри, кофейняларда утыра. Без дә еш кына алар янына барып утырып, әңгәмә кора идек, әлеге дә баягы сөйләмне шомартыр өчен.

Тагын да шуны әйтәсем килә - мароккканлылар бик матур халык: кара кучкыл, бөдрә чәчлеләр. Балалары бигрәк тә чибәр.

Криминал ягына килгәндә дә, бу илдә закон бозулар бик сирәк. Шуңа күрә урамда курыкмыйча, рәхәтләнеп йөрисең.

- Ә алар безне беләме?

- Татарларны күбесе белә. Кайберләренең Башкортстан турында да ишеткәне бар. Әмма Русиядә мөселманнар яшәвен белгәч, аптырыйлар. Һәм моңа бик шатланалар. Ә үзләре барысы да диярлек дин тотучылар. Корольләрен бик хөрмәт итәләр.

- Мәдәни программа булдымы соң?

- Һичшиксез. Без төрле шәһәрләр буйлап экскурсияләргә йөрдек. Диңгездә су кердек – якында гына иде. Океанга бардык, анысы бераз ераграк.

- Һава торышы анда нинди?

- Сәгать 12дән 16га кадәр түзәрлек түгел эссе. Урамга да чыгарлык түгел. Шул ук вакытта һәрвакыт салкынча җил исә – диңгезнең якынлыгы сизелә.

- Тирә-як ниндирәк?

- Анда таулар күп. Шәһәрләр дә тауларда урнашкан диярлек. Яшеллек, чәчкәләр бик күп. Аларга көненә ике тапкыр машина белән су сибәләр. Бик чиста. Базар тирәсендә генә чүп була. Болар - бөтен урамга җәелгән көнчыгыш базарлары.

Мароккода чүлләр дә бар: экскурсиягә барганда, без аларны да күрдек. Табигать анда искиткеч матур.

- Үзегез яшәгән шәһәр турында сөйлә әле…

- Безнең шәһәр ике тау арасында урнашкан иде. Анда шәһәрләрдәге йортлар бер төрле төсләргә буяла. Хәтта шуның буенча да аларны бер-берсеннән аерырга була. Мәсәлән, без укыган Тетуан шәһәре ике төскә буялган: иске өлеше – кызгылт сары, яңасы – аксыл зәңгәр. Безгә: «Сез аклы-зәңгәрле шәһәрдә укыйсыз», - диләр иде. Шулай ук башка шәһәрләр дә: берсе – сары, икенчесе – зәңгәр, өченчесе – кызыл һәм башкалар.

Маркоккода төзелеш актив бара – илнең үсүе күренеп тора.

- Укуы ошадымы?

- Бик ошады! Безнең менә дигән укытучыларыбыз иде, без аларны «остаз» дип йөрттек. Гарәп теленнән тыш, алар инглиз телендә дә сөйләшә. Берсе дә рус телен белми. Әмма без гарәп телен үзләштергәч, аралашу буенча бернинди дә киртә калмады. Без алар белән дуслашып беттек. Аерыласы да килмәде. Кайтып китәр алдыннан хушлашу кичәсе үткәрделәр, мөфтият безгә китаплар бүләк итте. Без бик җылы хушлаштык, ә укытучылары безне кунакка чакырды.
Читайте нас: