Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2018, 17:08

Яңавылда өч кенә йортта кеше яши

Яңавыл – Шушнур авыл советына караган авылларның иң кечесе. 2002 елда халык санын исәпкә алганда анда 8 кеше яшәсә, 2010 елда – 7 кеше.

Рәвил Тарзимин безне күптәнге танышлары кебек каршы алды. Таза гәүдәле бу иргә карап 70тән дә артыкны биреп булмый. Ихатасында «Нива» машинасы тора. Янында - ике прицеп. Берсе - машинаныкы, икенчесе - җиңелчә, аңлавымча, үзең тартып йөрергә – хуҗалыкта кайвакыт андые да кирәк була.
– Яңавылда «Нива»сыз булмый! – ди хуҗа. – Ул миңа тышкы дөнья белән элемтә тотар өчен кирәк. Әле бүген генә юллар әйбәт. Менә көзге яңгырлар башлансын әле – үтеп йөрерлек булмаячак. Бер-ике тапкыр нефтьчеләрнең авыр техникасы узса, «Нива» белән дә чак йөрисең.
Өйгә керәбез. Ул ике яклы. Бер ягында – өйалды һәм аш бүлмәсе, икенчесендә – зал. Анда зур мич утыра. Ләкин нишләптер хуҗабикә күренми.
- Берүзем яшим, - дип аңлата Рәвил Диләвир улы, минем сораулы карашымны аңлагандай. – Хатынымны 2002 елда җирләдем.
- Ә балаларыгыз бармы соң?
- Әйе, улым бар. Ул Нефтекамада яши.
Рәвил Тарзимин 1938 елда Кушнарен районының Гөргери авылында туган. 15 августта 80 яшьлек юбилеен билгеләгән.
- Мәктәптән соң бер ел колхозда эшләдем, - дип искә ала Рәвил Диләвирович. – Сугыштан соң авылларда бер-ике генә ат бар иде, нигездә йөк тарту үгезләргә төште. Хәтеремдә, без, колхозчылар, бер бригада булып, иртә яздан соңгы көзгә кадәр үгезләр җигеп, Чишмә юлына комташ ташыдык. Ул чакларда юл оешмалары юк иде. Шуңа күрә авыл җирендә бар эшләрне дә колхозчылар башкарды.
Шул вакытларда Рәвилнең абзые Күмертауда эшләгән була. Аның чакыруы буенча Рәвил таучылар шәһәренә килә. Аны төзелеш идарәсенә ат караучы итеп алалар. Ат караучының төзелеш идарәсенә нинди кагылышы бар, дип уйлыйсыздыр, мин дә башта аптыраган идем. Ачыклануынча, сугыштан соңгы елларда төзелеш оешмаларында көчле автомобильләр базасы булмаган, һәм төп көч эшләрен әлеге дә баягы атлар башкарган.
1957 елның көзендә Рәвил Тарзиминны армиягә алалар. Ул Германия Демократик Республикасында хезмәт итә. Ә хезмәт ахырында кичәге хәрбиләр төркеме составында, комсомол юлламасы буенча Казахстанга китә - ул чакта бик популяр булган чирәм җирләрен күтәрү эшенә. Рәвилне береллык авыл хуҗалыгы механизаторлары училищесына билгелиләр. Бу һөнәр аңа гомере буена кирәк була: «Южарланнефть» идарәсендә подъемник машинисты булып эшләгәндә дә, Коми АССРының Усинск шәһәрендә дә.
1963 елда, «Южарланнефть» идарәсендә эшләгәндә, Рәвил Тарзимин Зәйтүнә исемле чибәр кызга өйләнә. 1972 елда гаилә Коми АССРының Усинск шәһәренә күченә.
…Һәм менә барысы да артта кала. 1993 елда Рәвил Тарзимин пенсиягә чыга, ә ике елдан соң бөтенләй лаеклы ялга китә. Алга таба ничек яшәргә? Усинскида каласылары килми. Ярый әле, Нефтекамада фатирлары калган була, һәм алар бирегә күченеп кайта.
Рәвилнең әтисе гомере буе урман саклаучы булып эшли, элек урман техникларын шулай дип йөрткәннәр. Һәм гомере буе бал кортлары карый. Үзенең бу һөнәренә улын да өйрәтә. Башлап Рәвил Диләвирович Кадреково авылыннан 10 умарта сатып ала һәм умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Беренче ике елда умарталарын Кадреково авылы тирәсенә чыгара һәм ноябрьгә кадәр шунда, «Нива»сында, йоклый. Ләкин гел алай булалмый. Танышлары аңа Яңавылда төпләнергә тәкъдим итә. Һәм 1997 елның язында Рәвил Тарзимин 17 умартасы белән әлеге кечкенә авылга күченеп килә. Биредә аңа буш утырган участокны бирәләр. Беренче булып ул аны коймалап ала. Күршесе яңа өй салгач, аның иске өен, нефтьчеләрдән ике көчле трактор сорап, үзенең участогына сүрәтеп китертә. Шулай итеп торак мәсьәләсе дә хәл ителә. Рәвил Диләвирович әле булса шул өйдә яши. Биредә ул мунча, умарта өе төзи. Бакчасына алмагачлар утырта, агачтан теплица эшли. Артезиан коесы чокыта. Коедан ул берүзе генә файдаланмый. Кое белән янәшә зур сыешлык китереп куя, һәм җәйге айларда аңа су тутыра. Шул рәвешле үзенә күрә янгынга каршы чара килеп чыга.
Авылда ташландык участоклар бик күп. Җәй көне аларны чүп үләннәре басып бетерә, өстәвенә, эссе көннәрдә янгын хәвефе дә тудыра.
- Һәр участокның кайдадар рәсми хуҗалары бар. Алар еш кына килеп йөриләр, ләкин, нишләптер шул чүп үләннәрен чабып китәргә куллары җитми, - дип зарлана хезмәт ветераны.
Ә аның үзенә бу яктан бәйләнерлек түгел. Ул үзенең хуҗалыгын гына түгел, якын-тирәдәге территориясен дә тәртиптә тота. Биредә аңа чапкычлы мотоблок ярдәмгә килә.
Авылдагы башка кешеләр белән танышу максатыннан без урамга чыктык. Шунда ук каршыга велосипед белән китеп барган өлкән яшьләрдәге бер ир очрады. Фәнис Сабиров Яңавыл авылында туган. Ләкин ул хәзер биредә «дачник» статусында гына. Биредә җәй көне авылда яшәгән, ә кышка шәһәргә күченеп киткән кешеләрне шулай дип йөртәләр.
Фәнис шушы авылда 1949 елда туган.
- Беренче һәм икенче сыйныфларда - күрше Сабанчы авылында, ә өченче һәм дүртенче сыйныфларда туган авылымда укыдым, - дип искә ала Фәнис. – Ул чакта Яңавылда хәтта зур булмаган клуб та бар иде. Хәзер шул турыда андагы каен гына хәтерләтеп тора. Ул үскән урында мәктәп ихатасы иде.
Сигезенче сыйныфны Фәнис Сабиров Яңа Мошты мәктәбендә тәмамлый һәм аны колхозга эшкә чакыралар. Ул чакта Яңавыл «1 Май» колхозы составына кергән була. Фәнис колхозда тракторга тагылма тагучы булып эшли. Элек авылларда андый «һөнәр» дә бар иде.
Ике елдан соң ул Нефтекамада ташчы-монтажчы һөнәрен үзләштерә. Озак еллар БНПС трестының 1нче санлы төзелеш идарәсендә эшли. Аннары «Водоканал»га слесарь булып күчә. Тормыш иптәше Әминә белән кызлары Резеданы карап үстерә. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Фәнис тә умартачылык белән шөгыльләнә. Хәзер аның уннан артык умартасы бар. Иртә яздан ул гаиләсе белән авылга кайта, ә беренче кар төшү белән кире шәһәргә китә.
- Алар безнең күчмә кошлар кебек, - дип сүзгә кушыла Рәвил Тарзимин.
- Алай ук түгел. Мин кыш көннәрендә дә атна саен авылга кайтып йөрим. Авыл биләмәсе хакимиятенә рәхмәт: Яңавылга юлның өзелгән чагы булмады әле. Бураннардан соң икенче көнне үк юлларны кардан чистарталар, – ди безнең әңгәмәдәшебез.
Элек авылда 46 өй бар иде, һәм берсе дә буш тормады. Халык нигездә колхозда эшләде. Ә хәзер 15ләп кенә өй калды.
–Картлар үлә, өйләре генә торып кала, –дип көрсенеп куйды Рәвил Диләвирович.– Күптән түгел күршедә дә тагын бер өй бушады. Күбесендә җәй көне генә яшиләр. Менә бу йортка ялларга гына кайталар. Ә менә монысын сатарга куйдылар.
Без Рәвил Диләвирович белән урам буйлап барабыз, һәм ул шул рәвешле мине һәр йорт белән таныштырып бара. "Ә менә бу йортта безнең иң өлкән кешебез яши".
Фәһим Сөләйманов Яңавылда 1954 елда туган. Бик иртә ятим калган һәм Нуриман районында балалар йортында үскән. Армиядә хезмәт иткән, себердә эшләгән. 36 ел элек кирегә туган авылына кайткан.
- Шушы йортта минем картәтием яшәгән, - ди Фәһим. – Ә әти-әниемнәрнең йорты урамның икенче ягында булган. Хәзер анда бушлык.
Пенсиягә кадәр Фәһим Себергә йөреп эшләгән. Пенсиягә чыккач, куяннар үрчетә башлаган. Рәвил Тарзиминның ихатасында «Нива» утырса, Фәһимнең өй алдында арбалы мотоблок тора. «Бу да хуҗалыкта зур ярдәмче»,- дип елмая хуҗа.
- Кышка авылда өч кенә ир-ат калабыз, - ди Рәвил Диләвирович. – Фәһим һәм минем белән таныштыгыз инде, өченчебез – Илмир Вәлиев. Ул бүген нишләптер күренми әле. Берәр кая киткән, ахры.
Авылның даими яшәүчеләре белән танышуыбыз шуның белән тәмамланды.
Читайте нас: