Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 октябрь 2018, 17:06

Модульле мунчалар модага керде

Һәркем диярлек үз участогында мунча булуын телидер, мөгаен. Әмма аны төзергә барысының да вакыты җитми, чөнки җәй көне башка эшләр дә күп була, ә кыш көне төзелеш белән шөгыйльләнүе авыр. Әгәр дә андый проблемагыз килеп туган икән, ярдәмгә модульле мунчалар килә. Ул ничек төзелә, аны нәрсәдән эшлиләр? Бу турыда безгә «НЗМЗ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең сату бүлеге начальнигы Рафаэль Латыйпов сөйләде.

Модульле мунчалар дип конструктор кебек агач блок-контейнерлардан җыелган әзер конструкцияләр атала. Андый конструкцияләргә тулысынча коммуникацияләр һәм, пар мунчаларындагы кебек, җылылык кертелгән. Модульле мунча стандарт размердагы модульләрдән эшләнә, ә заказчының теләге буенча башка размерларда да эшләнергә мөмкин, шулай ук клиентның теләге буенча эчке планировкасын үзгәртергә, өстәп душ, чишенү бүлмәсе эшләргә, ял итү бүлмәсе белән зурайтырга була. Модульле агач төзелешнең берничә технологиясе бар, һәм аларның һәрберсенең үз өстенлекләре һәм җитешсезлекләре бар, ләкин аларны бер әһәмиятле өстенлек берләштерә, ул – акчаны экономияләү һәм кыска срокларда төзү мөмкинлеге. Модульле блоклардан эшләнгән агач мунчаларның да өстенлеге бар. Алар арасыннан түбәндәгеләрне билгеләргә мөмкин. Модульле мунчаны елның теләсә кайсы мизгелендә төзергә мөмкин – салкын кышта булсынмы, җәйге эсседәме. Мунча эшләнгән материал хәтта иң «экстремаль» һава температурасы алмашынуларыннан да курыкмый. Моннан тыш, бетонлау һәм штукатуркалау кебек «дымлы» эшләре юк. Төзелешнең тизлеге. Конструкцияне үзегез җыйган очракта да, моңа берничә атна гына вакыт китәчәк. Аның да күбесен эчке эшләр алачак. Каркаслы мунчалар җылыны саклаучан булулары белән аерыла. Заманча җылылык саклый торган материаллар стеналары чагыштырмача калын булмаганда да кыш көннәрендә дә мунчаны җылытуда экономияләргә мөмкинлек бирә.
Борыс һәм бүрәнә мунчалардан аермалы буларак, модульле мунчалар утырмый. Аларны эшләгәндә камерада киптерелгән агач кулланыла, шуңа күрә төзелеш бервакытта да стеналары ярылу һәм ишекләре кыйгаю кебек күңелсезлекләр тудырмый. Шуңа күрә каркасын җыйгач ук эчке эшләрен башларга була. Мондый мунчаны төзү өчен авыр техника таләп ителми, чөнки аның барлык элементлары да чагыштырмача авыр түгел, аларны 2-3 кеше дә күтәрә ала. Модульле мунча авыр түгел, һәм бу аның нигезен салуда экономияләргә дә мөмкинлек бирә. Төзелеш сезонлы үзгәрешләргә һәм җирнең уйнавына бирешми, инженер коммуникацияләрен стенага яшерергә мөмкин. Җылыны изоляцияләүче минераль плитәләр мунчадагы тавышны да киметә. Файдалану срогы югары – модульле мунчалар 85 елга кадәр хезмәт итәргә мөмкин. Төзелеш өчен махсус рөхсәт аласы юк. Модульле мунча традицион мунчага караганда арзанга төшә. Әзер конструкция сатып алып, проектта хата җибәрү һәм детальләрне эшләүдә брак булу куркынычы булмаячак.
Хуҗага әзер «конструктор»ны җыю буенча «кул» эше генә кала. Участогыгызны алыштырган яисә икенче җирдән участок сатып алган очракта, мунчагызны сүтеп, кирәкле җиргә китереп, җыясы гына була. Башка уңайлыкларына тагын төзелешнең тулы комплектацияле булуын кертергә мөмкин: өстәмә элементларга акча түгәсе юк. Кирәк-яракларның барысы да комплектка кертелгән. Модульле конструкцияләрнең җитешсезлекләре дә юк түгел, ләкин алар бик аз. Архитектура мөмкинлекләре чикле. Традицион дизайны функциональ. Аларда үзенчәлек бирә торган бернинди дә архиектура детальләре юк. Шуңа күрә тышкы ягын үзгәртеп, мәсәлән, буяп кына, нинди дә булса үзенчәлек биреп була. Модуль мунчаларны җыю җиңел булуына карамастан, беренче этапта, ничек җыярга икәнлеген җентекләп аңлатып бирергә квалификацияле белгеч ярдәме яисә интрукция кирәк булачак.

Участогыгызда мунча булуы турында хыялланасыз, ләкин аны төзергә вакытыгыз юк икән, модульле блоклардан эшләнгән мунча нәкъ сезнең өчен!. Чөнки ул яхшы файдалану сыйфатларына ия, аны күчереп йөртергә була һәм тиз төзелә.
Читайте нас: