Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 октябрь 2018, 14:02

Кайбер биләмәләрдә җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча эшләр тәмамлана.

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы авыл биләмәләре өчен территорияләрне төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау буенча мәсьәләләрне анык хәл итү мөмкинлеген бирде. Шуңа күрә һәр биләмә ел саен әлеге Программага керергә тырыша.

Программаның тормышка ашкан беренче елларында халыкның күп өлеше үзенең башлангычын төзекләндерү буенча мәсьәләләрне (зиратларны коймалау, юлларга вак таш салу) хәл итүгә юнәлтергә тырышса, быел краснокамалылар нигездә мәгариф учреждениеләрен һәм социаль объектларны рмеонтлауга булышлык итәргә булды. Мәсәлән, Программада катнашып, бүген Яңа Каенлык балалар бакчасының түбәсенә һәм болдырына капиталь ремонт ясала. Аны тулысынча бетерергә бик аз гына калган. Шулай ук авыл халкының катнаш финанславы, иганәчеләрнең ярдәме һәм Программа акчасы ярдәмендә Яңа Кабан интернат-мәктәбе бинасына да капиталь ремонт ясалган. Ремонт барышында 47 тәрәзә алыштырылган – быелдан укучылар яңартылган, якты бүлмәләрдә, тагын да яхшырак шартларда укый. Яңа Нугай мәктәбе укучылары өчен дә шартлар тагын да ныграк яхшырды - анда да капиталь ремонт эшләнгән. Мәктәптә 25 тәрәзә алыштырылган, тимер һәм пластик ишекләр, отливлар куела. Бүген мәктәптә ремонт эшләре тәмамланып килә, кайбер урыннарны штукатуркалыйсы гына калган. Программа ярдәмендә Иске Мошты мәктәбе дә сизелеп яңарган.

- Мәктәпнең тәрәзәләрен күптән алыштырасы иде инде, ләкин моның өчен күп акча кирәк иде. Былтыр гомум җыелышта авыл халкы Җирле башлангычларга булышлык итү программасына мәктәп тәрәзәләрен һәм ишекләрен алыштыру проекты белән керергә карар иткәч, без бик шатландык. Авыл халкы проектны хуплады һәм акча җыйганда «Восход» хуҗалыгы да зур ярдәм күрсәтте – акчаның күп өлешен ул бирде. Шул рәвешле яңа уку елы башына 23 тәрәзә алыштырылды, - ди мәктәп директоры Алсу Нуртдинова. Ә сентябрьдә инде 5 тимер, 18 агач һәм 6 ПФХ ишекләр куелган, бүген откосларны штукатуркалау эшләре тәмамланып килә.
Яңа Актанышбыш һәм Мүзәк авыллары халкы да үзләренең укучылары өчен зур һәм мөһим эш башкарган. Авыл халкы һәм иганәчеләрнең актив катнашлыгында Яңа Актанышбаш мәктәбендә - 63 тәрәзә, 3 тимер ишек, Мүзәк мәктәбендә 58 тәрәзә алыштырылган. Бу мәктәпләрдә Программа буенча эшләр кабул ителгән. Ә менә Николо-Березовка мәктәбендә Программа буенча эшләрнең башлануын көтәләр генә әле – биредә 57 тәрәзәне алыштырырга планлаштыралар. Авыл халкының проектны хуплавы һәм Программага керә алулары да зур плюс. Эшләрне башкаруга аукцион үткәрелгән, һәм тәрәзәләрне алыштыру шушы көннәрдә башланырга тиеш – һичшиксез, уку процессына комачаулык итмичә. Авыл биләмәләре 2018 елда Җирле башлангычларга булышлык итү программасына кергән эре проектларның икенчесе җәмәгать үзәкләренә ремонт ясау булды. Кайбер авылларда китапханәләр, клублар, ФАПлар урнашкан үзәкләр ремонтка мохтаҗ иде – бу мәсьәләне авыл халкы Программа ярдәмендә хәл итәргә булды. Мәсәлән, Арлан авыл советында Яңа Уразай авылының җәмәгать үзәгенә капиталь ремонт эшләнгән. Ремонт барышында җәмәгать үзәгендә 3 тимер ишек, 18 пластик тәрәзә куелган, тышкы стеналар җылытылып, штукатуркаланган һәм буялган. Бүгенгә бер тимер ишек кенә куясы калган.
Шундый ук ремонт Саклау авылы җәмәгать үзәгенә дә ясалган. Биредә түбәгә капиталь ремонт эшләнгән, бинаның тышы өч яктан штукатуркаланган һәм буялган. Моннан тыш, клубта һәм китапханәдә 10 тәрәзә, 1 агач һәм 3 тимер ишек алыштырылган. Эшләрне тулысынча тәмамларга сәхнәгә баскыч куясы һәм 1 агач ишекне алыштырасы калган. ФАПта да байтак эшләр эшләнгән – 6 ишек куелган, 4 тәрәзә,1 тимер ишек һәм җылылык торбаларының бер өлеше алыштырылган.
Шулай ук стеналар һәм түшәмнәр ремонтланган, идәнгә линолеум җәясе генә калган. Гомумән җәмәгать үзәгенә килгәндә, болдырны ремонтлыйсы, асфальт җәясе, пандус урнаштырасы калган.
Мәдәният йорты проекты белән Программага кергән Раздолье авылының да планнары зурдан. Биредә тамашачылар залына ремонт таләп ителә. Эшләр бу атнада башланачак.
Ә менә курыйлылар балтыр Программага нинди проект белән керергә карар иткәндә, Курый авылында паркта урнашкан балалар спорт-уен мәйданчыгын төзекләндерүгә өстенлек биргән. Һәм хәзер парк территориясендә балалар һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру, хоккей кортын төзер өчен урын билгеләнгән.
Моннан тыш, балалар-спорт мәйданчыгына планировка эшләнгән һәм җир кертелгән. Тиздән хоккей корты һәм балалар спорт-уен мәйданчыклары барлыкка киләчәк – аларның конструкцияләренә заказ бирелгән инде.
Шулай ук районда Җирле башлангычларга булышлык итү программасы ярдәмендә төзекләндерү мәсьәләләре дә хәл ителгән. Мәсәлән, Апас авылында зиратны коймалаганнар. Ә Яңа Бура авылында авыл халкы юлны ремонтлауны катнаш финанслаган (вак таш салганнар) – бүген эшләр тәмалманып килә, 180 куб вак таш кертәсе генә калган.
Шул рәвешле, гомумән район буенча халыкның Җирле башлангычларга булышлык итү программасында актив катнашып, бик күп эшләр башкарылган. Краснокамалылар киләчәктә дә Программа биргән мөмкинлекләрдән актив файдаланыр дип ышанасы килә. Ә 2019 елга әлеге Программа 17 сентябрьдән старт алды – үзегезнең башлангычларыгызны тәкъдим итә башларга вакыт. Авыл биләмәләрендә киләсе елга Программага керү буенча гомум җыелышлар башланачак.
Читайте нас: