Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 октябрь 2018, 14:35

Пенсионерларга медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты тикшерелде

Түгәрәк өстәлнең темасы районның өлкән яшьтәге кешеләренә, пенсионерларына һәм инвалидларына медицина хезмәте күрсәтү булды. Аның эшендә район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, район каршындагы ветераннар эшләре буенча координацион совет әгъзалары, авыл биләмәләренең башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, район ветераннар советы әгъзалары, җәмәгать советы әгъзалары, районның сәламәтлек саклау системасы вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, район хакимияте башлыгы Лира Мостаева В.Путинның, безнең бурыч – өлкән яшьтәшеләр актив, сәламәт, озын гомерле булсын өчен, моңа булышлык итеп торырга кирәк, дигән сүзләрен мисалга китерде.
Беренче булып көн тәртибендә пенсионерларның медицина хезмәтен алу мөмкинлекләре һәм аның сыйфат мәсьәләсе булды. Районда медицина хезмәтләндерүенең торышы һәм перспективалары турында баш табибның медицина часте буенча урынбасары, вакытлыча үзәк район дәваханәсеең баш табибы вазифасын башкаручы Дина Туктамышева сөйләде:
- Өлкәннәрне тикшерү өчен атна саен табиб-белгечләр авыларга чыга. Табиблар – участок терапевтлары авыруның нинди хәлдә булуын билгели, шунда ук дәвалану буенча киңәшләр бирә. Начра йөргән гражданнарга аеруча зур игътибар бирелә. Алар өчен медицина учреждениеләрендә пандуслар урнаштырылган, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларына дәвалану өчен 6 койкага исәпләнгән ике палата бүленгән.
Район ветераннар Советы рәисе Ольга Степкина медиклар игътибарына, ике атна элек тар белгечләргә язылу өлкән кешеләр өчен бик уңайлы булмавын белдерде. Бик ашыгыч табибка эләгергә кирәк булган очраклар да була бит. Моңа үзәк район дәваханәсенең поликлиника мөдире Айгөл Крамаренко комментария бирде:
- Пациентка ашыгыч ярдәм кирәк икән, белгечләрнең берсе дә кабул итүдән баш тартмаячак.
Шулай ук өлкән яшьтәгеләрнең күбесен УЗИга электрон система аша язылу мөмкинлеге кызыксындырды, чөнки еш кына краснокамалыларга аны Нефтекаманың түләүле клиникаларында үтәргә туры килә.
- УЗИ үтәргә кирәклеген табиб билгели, әгәр дә пациентка әлеге тикшеренүне үтәргә киңәш ителә икән, белгеч аны яза, - дип аңлатты Айгөл Мәсгутовна. «Оптимист» клубы җитәкчесе Владислав Сатылбаев невропатологка языла алмавына зарланды.
- Чыннан да невропатологка язылу юк, чөнки әлеге вакытта бер генә белгеч кабул итә. Ул көне буе эшли һәм чират буенча кабул итә. Иртә белән килеп регистратурадан талон алсагыз, чиратта торырга туры килсә дә, керә аласыз. Неврологның икенчесе декрет ялында, - дип җавап бирде Айгөл Крамаренко, кадрлар бедәр проблема барлыгы белән килешеп, әмма гомумән район табиблар һәм медицина персоналы белән тәэмин ителгән. Медицина ярдәме 500 кешене кабул итүгә исәпләнгән амбулатория-поликлиника хезмәте тарафыннан күрсәтелә. Бу – 1нчы санлы Николо-Березовка, 2нче санлы Куян поликлиникалары, 68 койкага исәпләнгән терапия, неврология һәм педиатрия профильле көндезге стационар, Яңа Кабан һәм Яңа Нугайда 2 гомум пратика табибы бүлекчәләре, 32 фельдшер-акушерлык пункты.
Айгөл Крамаренко сүзләре буенча, патронаж эше актив алып барыла. Аена 1-2 тапкыр участок фельдшерлары өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә бара һәм шул вакытта аларның сәламәтлеге буенча булган проблемалары ачыклана. Кирәк булганда тар белгечләр дә җәдеп ителә. Өлкән яшьтәгеләрнең аерым категориясен ялгыз кешеләр тәшкил итә. 1 сентябрьгә 99 ялгыз өлкән яшьтәге кеше Краснокама үзәк район дәваханәсенең медицина күзәтүе астында тора. 8 ай эчендә районның төпкел авылларында яшәүче яхшылап йөри алмаган кешеләргә 20 тапкыр табиблар бригадасы чыккан. Барлыгы 416 кеше каралган. 1898 өлкән яшьтәге кеше амбулаториядә дәваланган. 1 августка 1251 өлкән яшьтәге кеше диспансеризация үткән. Нәтиҗәдә 1239 кешедә теге яки бу чир табылган, һәм алар өстәмә тикшерүгә һәм дәвалануга җибәрелгән.
Стационар медицина ярдәме күрсәтү буенча 1нче санлы гомумтерапия бүлекчәсе мөдире Алина Салихова сөйләде. Бүлекчәдә пациентларга кардиология, терапия һәм неврология профильле ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтү өчен 24 койка бар.
Социаль страховкалау фонды төбәк бүлекчәсенең баш белгече Гөлназ Горошилованы инвалидларны дарулар, шул исәптән яшәү өчен мөһим булганнары белән дә вакытында тәэмин итмәү мәсьәләсе кызыксындырды.
Поликлиника мөдире Айгөл Крамаренко аңлуынча, быел чыннан да дарулар белән тәэмин итү катлаулы. Бу проблема районныкы гына түгел, гомумән Русия буенча. Шулай булса да, быелга соралган препаратларның барысы да кайтырга тиеш.
Үзәк район дәваханәсенең психотерапия бүлекчәсе турында аның мөдире Флорида Хуҗина сөйләде.
Аңа район советы депутаты Риммы Фабер сорау бирде:
- Бүлекчәдә локаль сугышларда катнашучылар реабилитация үтә аламы, аларның барысы да Уфага социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә бара алмый бит.
- Бездә чикләүләр юк. Психотерапия бүлекчәсендә депрессия, йокысызлык, стресс булганда дәваланалар. Психиатрда дәваланырга тиешле хәтере начар булган пациентлар да хәтта безгә мөрәҗәгать итә. Көз һәм кыш мөрәҗәгать итүчеләр аз, безнең планлы грвфик бар, әмма пациентларның 10%ын плансыз кабул итәбез, - дип аңлатты Флорида Фидаевна.
Район халкына диспансеризация үткәрү турында табиб- эпидемиолог Ленар Әхмәтшин сөйләде. Ул, табибларның вакцинация буенча тәкъдимнәрен кире кагып, кешеләр сәламәтлекләрен куркыныч астына куюлары турында кисәтте. Атап әйткәндә, олыларга һәр 10 ел саен столбнякка һәм дифтериягә каршы прививка ясатырга кирәк. Кызамык, эпидемик паротит, кызылчадан бала чакларында бер доза булса да прививка ясатмаган һәм беркайчан да кызамык, дуңгыз авыруы һәм кызылча белән чирләмәгән өлкән яшьтәгеләргә ясатырга киңәш ителә. Шулай ук В гепатиты, кискен А вирус гепатитына каршы прививка ясатырга кирәк. Ленар Рәсилович билгеләвенчә, безнең район А гепатиты буенча – имин түгел. Соңгы кабынулар 2013 елда булган, 2017 елда – 7 һәм быел 2 очрак теркәлгән. Пневмокок инфекцияләргә каршы прививканы табиб-эпидемиолог аеруча 60 яшьтән узганнарга ясатырга киңәш итте.
- Гриппны кисәтү максатыннан үзәк район дәваханәсендә ел саен халыкка прививка ясала. Ул бар кешегә дә киңәш ителә, әмма өлкән яшьтәгеләргә аеруча. Прививканы үзәк район дәваханәсе кабинетларында һәм ФАПларда бушлай ясатырга мөмкин, - дип искә төшерде азакта Ленар Әхмәтшин.
Авыл җирендә өлкән яшьтәгеләргә медицина хезмәте күрсәтү үзенчәлекләре турында Иске Янъегет фельдшер-акушерлык пункты мөдире Миләүзә Гарипова сөйләде. ФАП мөдире авыл җирендә яшәүнең проблемаларына, атап әйткәндә, авылның үзәк район дәваханәсеннән ерак булуына һәм транспорт юклыгына зарланды. Миләүзә Мөгарипова сөйләвенчә, өлкән яшьтәгеләргә медицина ярдәме күпчелек өйләрендә күрсәтелә, моның өчен ай саен табиблар ФАПларга һәм өйләргә йөри.
- Моннан тыш, без өйләргә кереп йөрибез Өлкән яшьтәгеләрне үз вакытында белгечләргә җибәрергә тырышабыз һәм аларның дәвалануын контрольдә тотабыз. Шулай ук авыл халкын диспансеризация үтүгә җәлеп итәбез. Мохтаҗларны психологка яисә психотерапевтка консультациягә җибәрәбез. Кан әйләнеше системасы чирләрен кисәтү өчен 2017 елдан ФАПта план буенча ел дәвамында электрокардиограмма төшерәбез һәм ЭКГны скайп яки электрон почта аша участок терапевтына җибәрәбез. Моннан тыш, табиб скайп аша авыруларга консультация бирә. ФАПның үзәк район дәваханәсеннән ерак булуын исәпкә алганда, бу бик уңайлы. Без авыл халкына, аеруча өлкән яшьтәгеләргә, төрле ысуллар белән: регистратура, колл-центр, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша табибларга язылырга ярдәм итәбез, - дип уртаклашты Миләүзә Мөгарипова.
Ләкин ул ФАПның район үзәгеннән ерак булуы аркасында бар кешеләргә дә флюорография тикшерүе үткәреп булмавына зарланды, ә өлкән яшьтәге кешеләргә дәваханәгә абруы авыр.
- Районда күчмә флюорография булса бик яхшы булыр иде, - дип чыгышын тәмамлады ФАП мөдире.
Читайте нас: