Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 октябрь 2018, 14:51

Район картлары дөньядан калышмый

Өлкән яшьтәге кешеләр айлыгы кысаларында үзәк район китапханәсендә «Компьютерный азарт» конкурсы үтте.

Конкурсның беренче өлешендә һәр катнашучы үзе һәм тормышында компьютерның нинди роль уйнавы турында сөйләде. Яңа Нугайдан Гөлсинә Госманова клуб мөдире булып эшли. Аңа компьютер көндәлек эшендә кирәк. Шуңа күрә, авыл китапханәсендә «Флешка» дип аталган компьютерда эшләргә өйрәтү түгәрәге оештырылгач, Гөлсинә Рәисовна аңа беренчеләрдән үк булып язылган. Һәм китапханәче Алсу Шарифьянова җитәкчелеге астында компьютерда эшләү нечкәлекләренә төшенгән. «Бүген дә аңлашылмаган сораулар булса, Алсу Вәгыйзовнага йөгерәм», - ди Гөлсинә Госмановна. Раздольедан Ольга Шайдуллина үзенең тормышын компьютердан башка күз алдына да китерә алмый. Барлык счетларны да Интернет аша түли. «Хәзер хәтта туганнар белән дә Интернетта «очрашабыз», - дип шаярта ул. Арланнан Вера Исаева 36 ел буе мәктәптә эшләгән. Пенсиягә чыккач, буш вакыты барлыкка килгән, һәм ул үзаллы компьютерда эшләргә өйрәнә башлаган. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша дуслары һәм туганнары белән аралаша. Ә электрон почта белән файдаланырга Арлан китапханәсендә өйрәнгән. «Хәзер орлыкларны да электрон почта буенча алдырам», - дип уртаклашты үзенең шатлыгы белән Вера Михайловна. Динифә Сәлимова Иске Мошты фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшли. Компьютерда эшли белүе аңа пациентларының кардограммаларын тиешле адреска җибәрергә һәм аларның тазалыклары турында объектив мәгълүмат алырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында диагнозны дөрес куярга булышлык итә. Динифә Сәлимҗановнаның кече улы Кытайда эшли. Аның белән, әлбәттә, скайп буенча аралашалар. Үзбәкстаннан бер ир, Иске Моштыда апам яши дип, Интернет аша Динифә Салимҗановага мөрәҗәгать иткән. Һәм ул скайп аша аларга очрашу оештырган. Ираида Соколова компьютерны китаплар буенча өйрәнә башлаган. Ләкин бу аңа бик авыр бирелгән. Соңыннан, Куян китапханәсендә «Компьютерный ликбез» курслары ачылган, ул шунда йөргән. Анда теләгән буш вакытта йөрергә мөмкин булуы аңа бик ошаган. Гөлчирә Төхватуллина башкорт гаиләсендә туып үскән. Аннары татар гаиләсенә кияүгә чыккан. Ире Гаян белән бергә Яңа Кабан авылында 46 ел тату гомер кичерәләр. Хәзер аларның, үзләре әйтмешли, интернационал гаилә. С мужем Гаяном в селе Новокабаново живут в любви и согласии 46 лет. Интернет Гөлчирә Кирамовнага үзенең күпсанлы туганнары белән башкортча аралашырга ярдәм итә. Ә Яңа Каенлыктан Руфина Салихова тормышта кирәк булган бар мәгълүматны да, һава торышыннан башлап әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыкларга кардәр, Интернеттан ала. Бер сүз белән әйткәндә, конкурста катнашучыларның барысы да компьютерда эшли белүләре белән канәгать һәм моның өчен урыннардагы китапханәчеләренә рәхмәтле. Конкурста катнашучыларны район хакимиятенең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Лира Мостаева һәм район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина сәламләде. Конкурсның иң төп биреме – бирелгән текстны җыю иде. Җыйганда шрифтның зурлыгы, кырыйлары, интервалы, һәм, әлбәттә, абзацлары да сакланырга тиеш иде. Барысыннан да тизрәк, 7 минут эчендә, бу биремне Руфина Салихова үтәде. Динифә Сәлимова - 9 минут, Ираида Соколова 10 минут эчендә җыеп бетерде. Конкурста катнашучыларга өй эше дә бирелгән иде – гаилә альбомын төзү. Һәм алар бу биремне дә бик яхшы үтәгән. Интернеттан Магнелис В6 препаратын куллану буенча инструкцияне дә барысы да кыска вакыт эчендә тапты. Беренче урын Яңа Каенлыктан Руфинә Салиховага бирелде. Икенче урынны Арланнан Вера Исаева һәм Яңа Нугайдан Гөлсинә Госманова алды.

Компьютерда эшли белүгә район конкурсы икенче тапкыр үткәрелде. Һәм быел анда катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе күпкә юагры булуын билгеләргә кирәк.





Читайте нас: