Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 октябрь 2018, 16:14

Кайда авырткан җирең? Табабыз хәзер чирең

Поликлиникада цифрлы флюорограф һәм яңа УЗИ аппараты эшли башлады.

Яңа флюорограф техник характеристикалары буенча элеккесеннән күпкә яхшырак: ул күбрәк мәгълүмат җыя һәм чирне башлангыч стадияләрендә төгәлрәк ачыкларга мөмкинлек бирә.
Шулай ук аның сурәте дә ачык чыга һәм пациентка нурланыш та бик аз төшә. Персоналның радиацияләнү йөкләнеше дә аз. Аппаратның сурәтләрне электрон базага җыю һәм пленкага чыгару мөмкинлеге дә бар. Рентгенолаборант локаль челтәр буенча сурәтне табиб-рентгенологның эш урынына җибәрә, шул рәвешле, табиб шунда ук төшерелгән органны күрә ала.
Табиблар үзләре әйтүенчә, сурәтләрне анализлар белән дә чагыштырып була. Аларны электрон ысул белән консультациягә җибәрергә мөмкин. Бу нәтиҗәле, уңайлы һәм заманча.

Моннан тыш, нормалаштырылган страховка запасы буенча ультратавышлы күп функцияле сканер да сатып алынган. Гади итеп әйткәндә, УЗИ.
- Әлеге аппарат югары класслы, - ди функциональ диагностика табибы Эльза Вәлиева. – Аның техник мөмкинлекләре югары. Бу җиһаз безнең дәваханә өчен бик кирәк иде. Аның биш датчигы бар. Датчик – УЗИ аппаратының мөһим өлешләренең берсе. Кайсы органның нинди тирәнлектә тикшерелергә мөмкин булуы нәкъ шул датчикка бәйле.

Хәзер поликлиникага заманча җиһаз кайту белән сыйфатлы ультратавышлы тикшеренүләр, рентген-снимоклар эшләү мөмкинлеге күпкә артты. Башлангыч стадияләрдә ачыкланган һәм вакытында башланган дәвалану краснокамалыларга квалификацияле медицина ярдәме алырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: