Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 октябрь 2018, 16:22

Өйдән чыкмый гына ничек акча эшләргә?

Өеңнән чыкмый гына акча эшләп буламы? Күпләр үзләренә, нәрсә белән шөгыльләнергә, буш вакытыңда ничек акча эшләргә дигән сорауларны биргәне бардыр, мөгаен. Без бүген мисалга өйдә акча эшләүнең ике ысулын карыйбыз. Аларның икесе дә беренче көннән үк табыш китерә башлый. Шулай булса да, ике очракта да тир түгәргә туры киләчәк һәм эш башлар өчен күпмедер акча булу мотлак.

Иң тәмле һәм туклыклы аш – өй токмачы белән. Тавык һәм сыер итеннән пешерелгәнме – анысы мөһим түгел. Нәкъ шундый аш туган йорт, туганнар белән гәүдәләнә. Ләкин безнең әниләр һәм дәү әниләр кискән кебек матур һәм тигез киселгән өй токмачын бик сирәк очратырга мөмкин.
Куян авылыннан Нәфисә Мансурова туганнарын һәм якыннарын бик еш шундый токмач кисеп сөендерә. Ул шулай ук аны сатуга да кисә. Моның өчен күп кирәкми: бары тик зур такта, уңайлы уклау һәм үткен пычак булсын. Һәм, әлбәттә, бу эшкә он һәм йомырка кирәк - токмач сары төстә булсын өчен, авыл күкәе тагын да яхшырак.
Нәфисә өчен бу бизнес түгел, ә хобби. Ул шәһәр мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. Ә токмач кисү – аның өчен өстәмә акча эшләү генә.
- Хатын-кызның болай да эше күп: дөнья мәшәкате, эшкә йөрүе, балалар каравы. Буш вакытын аның сәгатьләр буе кухняда торырга түгел, ә үзенә багышлыйсы килә, - ди Нәфисә. – Шуңа күрә вакытны экономияләргә тырышып, әзер продукт та сатып алыштыра.
Нәфисә сүзләре буенча, күпме токмач кисүең камырны ничә йомыркага басуыңа бәйле.
- 12 йомыркадан бер килога якын коры токмач чыга. Бу эшкә башлап кына тотынгансыз икән, беренче тапкыр дүрт йомыркадан гына камыр басыгыз, - дип киңәш бирә Нәфисә.
Һәр йомыркага берәр чәй кашыгы исәбеннән җылы су өстибез, барысы бер чәй кашыгы тирәсе тоз салабыз. Йомырканы кашык яисә чәнечке белән туглыйбыз. Он өсти барып, камыр басабыз. Күпме он кирәклеген төгәл әйтүе авыр. Иң мөһиме, камыр бик каты килеп чыкмасын.
Безнең бурыч – чыгымнарны исәпләү, ә аннары – табышларны, шуңа күрә без бер килограмм токмачка якынча күпме он кирәк булуын исәпләргә булдык. Уртача 600 грамм он китә икән. Исәпли башлыйк.
Бер дистә авыл йомыркасы якынча 65-70 сум тора. Ярты кило югары сортлы он – 20 сум. Суны чутламыйбыз, бер кашык сода – 5 сум. Нәтиҗәдә без 95 сум тоттык. Өй токмачының килограммы 240 сум тора. Яхшы гына табыш килеп чыга. Йомыркаларың үз хуҗалыгыңнан булса, табыш тагын да күбрәк.
Без Нәфисәдән камыр җәю серләре турында сораштык.
- Камырны, ике йомырка - бер шар исәбеннән, берничә шарга бүләбез. Мәсәлән, сигез йомыркадан дүрт шар килеп чыга. Бу җәяр өчен бик уңайлы размер. Берсен җәя башлыйбыз, ә калганнарын каплап куябыз яисә мис эчендә калдырабыз, югыйсә, ул корый. Шарларның һәрберсен аерым җәябез, алар уртада да, кырыйларында да бер үк төрле калынлыкта булырга тиеш. Оннан куркырга кирәкми, кунатактасын, камыр кулга берекмәсен өчен, онлап кына торсаң, эш күпкә җиңеләячәк.
Әзер җәймәне сөлге яки башка зур тукыма өстенә салып куям. Аннары бер-бер артлы калган шарларны җәям. Соңгысын җәюгә беренчесе кибеп өлгерә һәм кисәргә әзер була. Киселгән токмачны мотлак киптерергә кирәк. Аны бертигез калынлыкта чиста чүпрәккә җәеп салыгыз - ул берничә сәгать дәвамында шунда кибәргә тиеш.
Әзер продуктны коры урында сакларга кирәк. Моның өчен пластик тартмалар яки контейнерлар кулланырга мөмкин.
Өйдә киселгән мондый токмач бәйрәм табынына да, гадәти ашка да бик урынлы була. Минем белән килешерсездер, эштән кайткач, шулпага бераз бәрәңге, токмач, фрикаделькалар салып җибәрсәң, 10-15 минут үтүгә алтынсу төстәге хуш исләр бөркеп торган аш әзер дә була.
Торт пешерү
бизнесы
Ә менә Николо-Березовкадан Гөлназ Николаева заказ буенча тортлар пешереп акча эшли.
- Эшсез калып, эш табылмас кебек тоела башлагач, мин заказга тортлар эшләп, бизнес ачып карарга булдым. Башта мин үземнең хезмәтләремне танышларыма тәкъдим иттем, алар, мине үпкәләтмәс өчен генә, ризалашты. Кунакка чакырсалар, бүләк урынына ике яисә өч катлы, өстенә бербөтен «картина» куеп үзем пешергән «корылманы» алып бара идем. Һәр уңышлы «шедеврымны» фотога төшереп бардым. Берзаман реклама гәзитенә шундый фотоларның берсен куеп, белдерү дә бирдем. Минем даным шулай телдән-телгә күчте, бар яктан да заказлар ява башлады, - дип сөйли ул.
Гөлназ һәр клиентына фотосурәтләр альбомын тәкъдим итә, һәм клиент аннан үзенә ошаган вариантны сайлап ала. Кайвакыт десертны бизәү һәм аның формалары буенча эксклюзив карарлар да тәкъдим итә. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучысына ул «Әлифба» тортын пешерә, зурлыгы буенча ул чын китаптан ике тапкырга зуррак була.
- Гадәттә мин өчәр-дүртәр килограммлы тортлар пешерәм. Дүрт килограммлы тортка 944 сум акча китә. Үземнең «иҗатымны» ким дигәндә мең ярымга сатам. Димәк, кесәмдә 556 сум кала. Эш агымга куелгач, азык-төлекне кибеттән ваклап түгел, ә күмәртәләп сату базаларыннан күпләп, ягъни шикәр һәм онны капчыклап ала башладым. Болай эшләгәндә, кесәдә һәр торттан өстәп тагын йөзәр сум кала, - дип уртаклаша Гөлназ.
Заказ буенча тортлар пешерүнең файдасы бармы? Һичшиксез! Әмма иң мөһиме ничек акча эшләү түгел, хәер, анысы да кирәк. Минем бизнеста иң мөһиме – үзеңнең иҗат мөмкинлекләрен тормышка ашыру. Һәрбер торт – минем оннан ясалган яраткан балам. Мин аны заказчыма тапшырганда, якын кешемнән аерылган кебек, күзләремә яшьләр җыела. Минем эшемне күреп сокланулары, заказчыларымнан һәм кунакларыннан рәхмәт сүзләре ишетү үзе бер бәхет! Менә шулар хакына кызыклы һәм файдалы эш белән шөгыльләнергә була.
P.S. Хөрмәтле гәзит укучылар! Үз тәҗрибәгездән, туганнарыгыз, танышларыгыз, дусларыгыз тәҗрибәсеннән чыгып, акча эшләү идеяләрегез белән уртаклашуыгызны сорыйбыз. 8-905-354-56-58 (WhatsApp) телефоны буенча сездән хәбәрләр көтәбез.
Читайте нас: