Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 октябрь 2018, 12:29

2019 елның 1 гыйнварыннан калдыклар белән эшләүнең яңа системасы кертелергә тиеш

Краснокама районында каты көнкүреш калдыклары белән эшләүне тәртипкә салу дәвам итә. Барлык авылларда да диярлек калдыкларны чыгаруга килешүләр төзелгән. Билгеле көнне авылга чүп ташучы машина килә, кешеләр атна буе җыйган чүбен чыгара һәм аны калдыклар полигонына алып китә. Авыллар янында чүплекләр юк, тирә-якта чиста һәм беренче карашка бу сорауда барысы да тулы тәртиптә кебек тоела.

Әмма чүпне җыеп полигонга чыгару һәм аны алга таба күмеп кую – бу эшнең яртысы гына әле, чөнки полигонда чүп, һавага зарарлы матдәләр чыгарып, черүен дәвам итә. Аннары полигоннарда янгыннар да чыгып кына тора. Чүплек януын күрмәгән кеше юктыр, шуңа да аны тасвирлап торуның кирәге бар дип исәпләмим. Без бүген калдыклар белән эшләү системасын, аны җыю һәм утильләштерү тәртибен тамырыннан үзгәртергә тиешле яңа реформа алдында торабыз.
Мондый реформаны үткәрү күптән кирәк иде, чөнки полигоннарда калдыкларны күмүнең әлеге ысулы чүплекләр проблемасын бетерми. Беренчедән, полигоннар җитми, икенчедән, алар тиз тула.
Каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү бар дөньяда табышлы кәсепләрдән санала, чөнки калдыкларның яртысы файдалы кушылмалардан тора. Аларны аерым җыюны оештыру һәм халык куллану товарларын җитештерә башлау вакыты җитте. Моның өчен калдыклар белән эш итүнең яңа системасын төзергә, аларны эшкәртү тармагын оештырырга кирәк.
Бүген закон тарафыннан икенчел чималның аерым төрләрен күмергә рөхсәт ителми. Узган елда кара һәм төсле металлны, агулый торган калдыкларны күмүне тыйдылар. Быел бу исемлеккә кәгазь, термопластик, полиэтилен өстәлделәр.
Әлеге вакытта чүп җыю системасын оештыру башланды. Калдыклар белән эшләүнең территориаль схемасына ярашлы, республикада тугыз полигон, чүпне сортларга бүлү буенча 26 комплекс, 48 чүп ташу пункты төзеләчәк. Безнең район кебек авыл җирлекләрендә калдыкларны ташу пунктлары эшләячәк. Калдыклар чүпләрне аеру буенча комплексларга озатылачак.
Бу комплексларда алынган матди ресурслар экотехнопаркларда эшкәртеләчәк. Русия территориясендә 70тән артык экотехнопарк төземәкчеләр. Дәүләт әлеге вакытта полигоннар түгел, ә заманча комплекслар төзүгә субсиядияләр бүлә, чөнки полигоннарда киләчәктә эшкәртергә яраклы булмаган калдыклар гына күмеләчәк. Калдыкларның 80%ка якынын эшкәртү һәм нибары 20%ын гына күмү бурычы куела. Шуңа да полигоннар озак хезмәт итәчәк.
- Өч ел элек биләмә башлыгы булып эшли башлаганда биләмәгә караган җиде авылда да очраклы барлыкка килгән чүплекләр бар иде. Шуңа карамастан, кайбер кешеләр чүпләрен шуларга илтеп ташларга да иренде. Алар чүпләрен юл кырыйларына ташлап калдырды, урман-басуларга илтеп ыргытты. Моның белән арытаба да килешү мөмкин түгел иде. Без чүплекләрне бетерүгә йөз тоттык.
Әлеге вакытта биш торак пунктында - Яңа Бура, Иске Бура, Яңа Бөртек, Иске Бөртек һәм Кирәмәт авылларында чүплекләр ябылды, һәм чүп түгүне тыючы табличкалар куелды. Аларны бетерү буенча эш бара. Биш авылда да халыкның яртысы диярлеге «Камводсервис» белән чүп чыгаруга килешүләр төзеде, - дип эш тәҗрибәсе белән уртаклаша Яңа Бура авыл биләмәсе башлыгы Рәсим Сәйфетдиаров.
Әмма халыкның яртысы килешүләр төзергә ашыкмаган. Алар чүпләрен кая туры килә - шунда түгә. Авыл биләмәсе хакимиятенә «сакчыл» йорт хуҗаларына каршы чын «сугыш» ачарга туры килгән. Бу "сугыш"ка полициянең участок уполномоченные Артём Каметов та кушылган. Бу очракта Рәсим Әбелкасыймовичның үзненең дә полициядә следователь булып эшләве ярап куйган. Эш чүп салынган капчыкларда чүп иясенең адресы яисә фамилиясе язылган кәгазьләрне табуга һәм шулар буенча гаепленең эзенә төшүгә барып җиткән. Кире каккысыз дәлилләрне алар кире кагалмаган.
- Ләкин бу эштә законнарның камил булмавы комачаулый, - дип зарлана әңгәмәдәшем. – Мәсәлән, урманга яисә басуга тулы бер «КамАЗ» чүп түккән кешегә нибары 500 сум штраф салып була. Әгәр дә ул 5 мең сум түләсә, бу адымга барганчы,башта уйланыр иде.
Ләкин, авырлыкларга карамастан, чүплекләр белән «көрәш» дәвам итә. Быел Мәнәк авылы янындагы чүплекне бетерү бурычы куелган, һәм бу эш тәмамлануга таба бара.
Яңа Бура авыл советын мәкаләмдә бер мисал итеп кенә китердем. Бу башкаларда эш бармый дигән сүз түгел.
Чүплекләр белән көрәш бөтен җирдә дә бара, һәм бу сорауда аерым уңышлар бар. Ләкин бүгенге таләпләр буенча бу гына аз. Каты калдыкларны эшкәртүне оештырырга кирәк.
Каты калдыкларны җыю һәм эшкәртүнең комплекслы системасын төзеп, без үзебез һәм киләчәк буыннар өчен имин мохит тудырабыз. Бу максаттан республика биш төбәккә бүленгән, һәр төбәк өчен конкурс нигезендә төбәк операторлары сайлап алынган. Алга таба каты калдыклар өчен нәкъ алар җавап бирәчәк.
Бу эштә арадашчылар буларак, алар каты калдыклар белән эшләүче операторлар белән килешүләр төзиячәк, муниципалитетлар белән тыгыз элемтәдә эшләячәк. Бер сүз белән әйткәндә, калдыклар белән эшләүгә кагылышлы бөтен процессны көйләячәкләр.
Төбәк операторының бурычы – килешү нигезендә бөтен конвейерның эшен оештыру. Бүгенгә республикада 47 полигон бар, аларның 36сы дәүләт реестрына кертелгән.
Калдыклар белән эшләүнең яңа системасына күчү белән бәйле шәһәр, район, авыл хакимиятләренә һәм һәр кешегә өстәмә бурычлар йөкләтеләчәк.
Яңа закон буенча муниципалитетлар идарәче компанияләр, авыл биләмәсе хакимиятләре, гражданнар белән берлектә каты калдыкларны җыю урынын билгеләргә тиеш булачак. Бу сорау гражданнар җыеннарында яисә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең җыелышларында хәл ителәчәк.
Алда көткән эшнең мөһим этабы - һәр кешене чүпне аерым җыюга җәлеп итү. Түләү суммасының чүп күләменә бәйле булачагын аңларга кирәк. Контейнерда чүп азрак булган саен, азрак түләячәксең. Ә чүп күләмен аны аерып җыйганда да киметү мөмкин. Калдыкларны аерым җыюның кирәклеген һәр кешенең аңлавы зарур.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов күптән түгел үткәргән Хөкүмәт утырышында да сүз шул хакта барды. Хөкүмәтнең вице-премьеры - җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев әйтүенчә, яңа коммуналь хезмәткә - каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә бердәм тарифны ел ахырына билгеләргә планлаштыралар. Ул үз эченә калдыкларны чыгару, сортларга бүлү, күмү, зарарсызландыру буенча чыгымнарны алачак.
Элегрәк төбәк башлыгы, республика көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчәргә әзер, дип белдергән иде.
Читайте нас: