Саклану гына, гарантиясе юк
Вакцинация кешене берничек тә йөз процентка грипптан саклый алмый. Ләкин, кызганычка каршы, бу йогышлы чирдән саклануның бердәнбер юлы. Халык арасында шулай ук вакцина үзе чирләтә, гриппның төре үзгәреп торганга күрә аның файдасы юк, яки организмны какшата гына дигән сүзләр йөри. Беренчедән, вакцинадан чирли алмыйсың, чөнки андагы вируслар таркатылып үтерелгән була. Икенчедән, грипп һәр сезонда үзгәргәнгә күрә вакцинаны да шуңа карап яңарталар. өченчедән, вакцина киресенчә иммунитетны ныгыта гына.
Гриппка каршы прививканы картларны да, йөкле хатыннарны да кертеп теләсә кемгә ясатырга мөмкин. ә йөкле хатыннарга, 5 яшькәчә балаларга, йөрәк, үпкә хастасыннан интегүче 65 яшьтән узган олыларга бигрәк тә кирәк. Вакцинага аллергия булучыларга, узган ел ясаткач өзлегүчеләргә генә ярамый. Хәер моның турында дәвалаучы табибыгыз белән киңәшегез.
Гадәттә Русиядә грипп сезоны декабрьдән апрельгә кадәр сузыла. Прививканы ясатырга бервакытта да соң түгел. Декабрьдә, гыйнварда, хәтта февральдә дә алырга мөмкин. Тик алдарак хәстәрен күрсәң файдасы да озаккарак сузыла. ә менә прививканы Yәй көне ясатып булмый, чөнки яңартылганы көз көне генә сатуга чыга.
Кайберәүләр чирдән савыгып өч көн узгач кына прививка ясатырга ярый дигән фикердә. Чынлыкта исә ОРВИ вакытында температура нормаль хәлгә килгәч үк вакцинаны алырга мөмкин. Гомумән, дөнья практикасында вакцинациягә әзерләнү вакыты каралмаган.