Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
5 октябрь 2018, 12:36

Сабыйлар һәм аналар шатлыгына

Николо-Берёзовкадагы 1нче санлы поликлиниканың балалар бүлеге хәзер өлкәннәрнеке белән тоташмый да.

Сабые белән дәваханәгә килүче һәр ана, балалар арбасын кая калдырыйм икән дип, баш ватадыр. Гадәттәгечә, ул арба йә баскыч астында урын ала, яисә бөтенләй урамда калдырыла. Краснокамада яшәүче аналарга бу хакта баш катырасы юк хәзер, чөнки поликлиниканың балалар бүлегенә керү ишеге белән янәшә бала арбаларын куяр өчен урын корганнар. Шунда ук эскәмияләр куйганнар.

- Без Мурзино авылыннан сигез айлык кызыбыз Самира белән килдек, - дип сөйли Розалия Шаһапова. – Бик уңайлы иткәннәр, арбаны махсус урынга куйдык. Эскәмияләре дә бар, бала белән мәш килгәндә сумканы куеп торырга була. Күпкә уңайлы хәзер.

Озак еллар бу поликлиникада типовой регистратура эшләде. Анда карточкалар өелгән озын стеллажлар торды, дәванәгә килгән кеше теркәүче белән кечкенә тишектән иелеп сөйләште. Хәзер пациент һәм теркәүче арасындагы бүлге алынган, озын-озак чиратларда утырасы һәм бүлмәдән-бүлмәгә чабасы да юк. Зур иркен урында берничә теркәүче эшли, пациентлар белән дә бернинди «киртәләрсез» аралашалар.

Йомшак җиһазлы, сабыйлар өчен махсус корылган почмаклы, бизәлгән стеналарлы һәм башка уңайлыкларлы «Ихтирамлы регистратура» районда яшәүче сабыйлар һәм аларның ата-аналары өчен бик кулай. Гомумән алганда, поликлиниканың фойесы хәзер отель яисә банк ресепшнын хәтерләтә хәзер.

- Балаларга күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатын арттыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Кечкенә пациентларыбыз һәм аларның ата-аналарына уңайлы булыр хәзер дип ышанабыз, - ди дәваханәнең баш табибы Фәгыйть Бәдертдинов.
Читайте нас: