Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
9 октябрь 2018, 12:55

Грипптан сакланыгыз

Быел үзәк район дәваханәсендә районның 11 мең кешесенә гриппка каршы прививка ясау планлаштырылган.

Бу халык арасында кирәкле иммун катламын барлыкка китерәчәк, һәм беренче чиратта «хәвеф» төркемнәрендә. Үзеңә һәм гаилә әгъзаларыңа гриппка каршы прививка ясату турында уйланыр вакыт җитте. Аны ел саен грипп котыра башлаганчы ясатырга кирәк. Барысына да билгеле, гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр аны җиңелрәк үткәрә, әлеге инфекция китереп чыгарган өзлегүләр дә сирәк була. Прививка ясатылган кешеләр арасында грипп өзлегүләреннән үлгән очраклар булмый диярлек. Хәвеф төркеменә керүче кешеләр аеруча еш авырый. Алар – мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, укучылар, студентлар һәм эшчәнлекләре буенча күп кеше белән элемтәгә керүче өлкәннәр (укытучылар, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, ягъни сәүдә, җәмәгать туклануы, даруханә, чәчтарашханә хезмәткәрләре), 60 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатын-кызлар, армия хезмәтенә китүчеләр. Шуңа күрә беренче чиратта аларга прививка ясатырга кирәк.
Гриппка каршы прививка Краснокама үзәк район дәваханәсендә федераль бюджет акчасы исәбенә бушлай ясатыла. Аны октябрь-ноябрьнең беренче яртысында эшләтергә кирәк. Табиблар сүзләренчә, грипп вирусына карата иммунитет вакцинациядән соң 2-4 атнадан соң барлыкка килә. Шуңа күрә гриппка каршы прививканы бер ай алдан, ә эпидемия бусагасына җиткәнче 2 ай алдан ясату зарур.
Шуны онытмагыз, никадәр күбрәк кеше грипптан сакланган, коллективта инфекция чыганагы һәм вирус таралу өчен мөкинлекләр шулкадәр азрак була.
Читайте нас: