Кама таңнары
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
10
җәмгыять
15 октябрь 2018, 17:15

Яңа Актанышбашта обелиск ачтылар

Яңа Актанышбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачу тантанасы үтте.

Шушнур авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм обелиск төзүдә өлеш керткән барлык авыл халкына рәхмәт белдерде.
Шушнур авыл биләмәсенең элекке башлыгы Фәридә Ганиева сүзләре буенча, Яңа Актанышбашта моңа кадәр дә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә обелиск куелган булган. Әмма ул искергән, һәлак булганнарның исемлеге дә тулы булмаган. 2013 елда гражданнар җыенында Әлфит Разетдинов аны яңартырга тәкъдим иткән. Ә бер елдан соң шулай ук гражданнар җыенында Рәйсә Каюмова авылда яңа заманча обелиск төзү тәкъдимен керткән. Обелискны халык һәм иганәчеләр акчасына төзергә карар ителгән.
Рәйсә Каюмова җитәкчелегендәге инициатива төркеме сугышта һәлак булганнар һәм җиңү белән кайтканнар исемлеген ачыклау белән мәшгуль була. Яңа обелискның гранит тактасында 400 фамилия бар. Болар сугышта һәлак булган һәм җиңү белән кайткан кешеләр.
Бәйрәмдә катнашучыларны Шушнур авыл биләмәсенең ветераннар оешмасы рәисе Рәшит Нуршаев һәм авылның элекке старостасы, шулай ук обелискны төзүгә зур өлеш керткән Рим Закирҗанов котладылар.
Яңа Актанышбаш урта мәктәбе укучыларының чыгышы да бәйрәмгә төс бирде. Алар шигырь сөйләде, җырлады.
Бйрәм авыл мәдәният йортының «Нәүрүз» вокаль ансамбле чыгышы белән тәмамланды.
Читайте нас: