Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
15 октябрь 2018, 13:31

Яңа Каенлык мәдәният йортында ремонт тәмамлана

Соңгы елларда төрле программаларда катнашып, районда ремонт эшләрен күбрәк башкарып була башлады. Быел Яңа Каенлык авыл мәдәният йорты да үзенең матди-техник базасын ныгыту мөмкинлеген алды - ул «Җирле мәдәният йорты» программасына керде.

Моның өчен ел башында мәдәният йорты һәм район хакимиятенең актив ярдәме белән кирәкле документлар җыелды, проектлар рәсмиләштерелеп, тикшерүгә тапшырылды. Нәтиҗәләр озак көттермәде – мартта авыл мәдәният йортының агымдагы ремонт үткәрүне һәм матди-техник базаны ныгытуны күзаллаган программага керүе мәгълүм булды.
- Мәдәният йорты 1999 елда ук ачылды. Без аны саклап кына тоттык тотуын: аз-маз ремонтлап, ямаштырып-ялгаштырып тордык. Шулай да вакыт үзенекен итә - ныклы ремонт күптән кирәк иде инде. Түбәдән су акканга, бүлмәләрнең дә стеналары ямьсезләнде. Былтыр түбәсен алыштыру буенча зур эш башкарылды – моны район үз өстенә алды. Ә безнең «Җирле мәдәният йорты» программасына керүебез калган проблемаларны да хәл итәчәк, - дип сөйли мәдәният йорты мөдире Ралина Мөхәсимова.
Чыннан да, программа буенча бүленгән акча мәдәният йортына ныгынып калырга мөмкинлек бирәчәк: ремонтка 1 млн 66 мең сум акча бүленгән, матди-техник базаны яңартуга 1 млн 66 мең сум тотылачак, район да 125 мең сум бирә. Шуңа күрә биредә барлык бүлмәләргә дә ремонт ясарга булганнар – бүленгән акча моңа җитә.
Җәй азагында акча керү белән, мәдәният йортында ремонтка тотынганнар. Эшләрне башкаруга тендерны шәхси эшкуар Клятышев откан.
- Тиз һәм сыйфатлы эшлиләр, бик җаваплылар, - ди бәя бирә аларга Ралина Рифовна. – Алар барлык бүлмәләрдә дә агарту, буяу эшләрен башкара. Тагын тәрәзәләрне ремонтлау каралган, салкыннарга кадәр эшләп бетерергә кирәк. Шулай ук сәхнәне яктырту системасы алыштырылачак. Сәхнәнең бизәлеше дә яңартылачак – бу максатка 120 мең сум акча каралган, - диде Ралина Мөхәсимова һәм һәр бүлмәдә нәрсәләр эшләнгән һәм эшләнәчәге турында җентекләп сөйләп бирде. Бәхеткә, эшләнгәннәр күбрәк монда. Бүгенгә коридорга, хореография бүлмәсенә, тантаналар залына ремонт ясалган, фойеда, тамашачылар залында һәм гримерныйда эшләр тәмамланып килә.
Клубка шулай ук яңа мебель дә кайтарылачак. Гардеродный өчен шкафларга заказ бирелгән. Видеопроекторлар һәм телевизорлар сатып алына. Музыка кораллары өчен 580 мең сум акча бүленгән.
Ремонттан тыш, мәдәният йортында бөтенләй яңа юнәлеш тә каралган – биредә тренажер залы булачак. Әлеге вакытта шуның өчен тәгаенләнгән бүлмәгә ремонт ясала, аннары анда тренажерлар урнаштырачаклар. 238 мең сумга алар алынган да инде. Тиздән алардан авыл халкы файдалана башлаячак.
- Мондый үзгәрешләр белән без киләчәктә мәдәният йорты гына түгел, ә күп функцияле үзәк буларак та эшли алачакбыз – безнең халыкка күптөрле хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк бит. Мәдәният йортының яңаруын, яңалыкларын авыл халкы тиздән, барлык эшләр дә тәмамлангач та бәяли алачак, - ди Ралина Рифовна.
Читайте нас: