Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 октябрь 2018, 16:17

Чиновникларга тыныч тормыш бетте

Башкортстан Хөкүмәте оператив киңәшмәләрне хәзер шимбә көнне 13.00 сәгатьтә үткәрәчәк. Аларда видеоконференция төрендә республиканың шәһәр һәм районнары хакимиятләре башлыклары да катнашачак. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрдановка шундый күрсәтмә бирде.

– Коллегалар, мин сезгә эшләргә тәкъдим итәм. Мин әле карт кеше түгел, минем энергиям күп һәм үзсүзлегем дә бар. Шуңа күрә мин я сезнең белән уңышка ирешәчәкмен, я башка кешеләр белән уңышка ирешергә мәҗбүр булам, – диде ул.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бүгеннән чиновникларның тыныч тормышы бетәчәк, чөнки дәүләт хезмәтендә норма буенча эш көне булмый. Шул ук вакытта, ул утырышта катнашучы чиновникларның берсенә дә начар мөнәсәбәттә булмавын билгеләде, чөнки Хөкүмәтнең һәр әгъзасының тупланган тормыш һәм эш тәҗрибәсе бар. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, ул эшкә җавапсыз һәм кешеләргә карата битараф мөнәсәбәткә түзеп тормаячак.
– Мин – романтик һәм теоретик түгел, мин – аек акыллы сәясәтче. Мин сезнең белән уртак эш алып баручы партнер буларак сөйләшәм. Хөкүмәт әгъзалар һәм муниципалитетлар башлыклары, тагын берничә җитәкче – без барлыгы 200ләп кеше. Без барыбыз да кешеләр вафат булмасын, балалар мәктәпкә балта белән йөрмәсен өчен җаваплы. Мин сезнең күзләргә игътибар белән караячакмын. Әгәр дә сез тиешле дәрәҗәдә эшләргә әзер түгел икән, киңәшмәдән соң башка эш белән шөгыльләнергә мөмкинсез
Читайте нас: