Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 октябрь 2018, 13:33

Быел районда балалар күбрәк туган

Быел районда балалар былтыргыга караганда күбрәк туган. Күпкә түгел, әлбәттә, бары өчкә генә, ләкин мондый күрсәткеч тә шатландыра. Нәтиҗәдә бездә 196 сабый дөньяга килгән.

Икенче зур булмаган артым да сөендерә – үлүчеләр саны былтыргыга караганда икегә генә арткан. Аннан алдагы елларда артым дистәләрчә булганын исәпләгәндә, бу да уңай күренеш. Барлыгы 321 кеше бакыйлыкка күчкән. Үлүчеләрнең уртача яше – 68,7. Ир-атлар уртача 62 яшьтә үлә, ягъни яңа пенсия яшенә барып җитәлми. Гүзәл затлар чыдамрак: алар арасында үлүчеләрнең уртача гомер озынлыгы – 76 яшь.
Эшкә сәләтле 86 кеше үлгән. Былтыр 73 булган. Биредә ир-атлар һәм хатын-кызлар саны бертигез диярлек, һәм эшкә сәләтле үлгән кешеләрнең уртача яше – 47 яшь.
Бакыйлыкка китүчеләр арасыннан 32 кеше төрле афәтләргә тарып үлгән. Мәсәлән, өч кеше авариядә һәлак булган (-40%), дүрт кеше үтерелгән (былтыр үтерүләр булмаган), өч кеше - батып, өч кеше - агулы матдәләр, бер кеше углекислый газ белән агуланып, бер кеше - биектән егылып, бер кеше - очлы әйбергә казалып, бер кеше тын юлына ят әйбер эләгеп үлгән.
Шулай ук үз-үзенә кул салып үлүчеләр дә булган, мондыйлар унау - бу былтыргыга караганда 43%ка күбрәк. «Суицид очракларын анализлаудан күренүенчә, үз-үзләренә кул салучыларның 75%ы эшсез булган һәм барысы да спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланган», - дип медикларның күзәтүе белән уртаклашты дүшәмбедә узган оператив киңәшмәдә әлеге мәсьәлә буенча отчет тоткан районның баш табибы Фәгыйть Бәдертдинов.
Район ЗАГСы бүлеге җитәкчесе Альмира Бәхтиева тагын шундый кайгылы кызыклы фактны өстәде – үз-үзләренә кул салучылар уртача 36 яшьтә генә булган һәм дә аларның яртысы Куян авыл биләмәсендә яшәгән.
Шулай ук бер яше тулмаган бер сабый үлгән (былтыр андыйлар өчәү булган). Балалар арасында өч үлем очрагы теркәлгән: бер бала - батып, бер бала - менингоккок инфекциясеннән, биш яшьлек бала баш мие яман шешеннән үлгән.
Фәгыйть Әксәновичның чыгышына өстәп, Альмира Фәритовна балаларның иң күбе Куян авыл советы авыл биләмәсендә туу турында хәбәр итте. Анда - 41, Николо-Березовкада 38 бала туган. Калган биләмәләрдә бу күрсәткеч бик түбән, мәсәлән, зур авыл булуына карамастан, Яңа Нугайда бары ике генә бала туган. Ә менә халык саны Нугайныкыннан күпкә азрак булса да, Мүзәк авыл биләмәсендә 12 сабый дөньяга килгән. Яңа Бурада да шул хәтлем үк.
А.Бәхтиева 127 баланың никахта, 22 баланың ялгыз анадан тууы, калганнарының аталары тугач билгеләнүе турында әйтте. Кызлар һәм малайлар саны якынча бертигез.
Демография статистикасы раславынча, районда үлүчеләр саны туучылар саныннан 142 кешегә күбрәк (былтыр 135 булган), ике авыл биләмәсендә генә (Куян һәм Никольск) табигый артым күзәтелә. Үлүчеләр арасыннан иң олы хатын-кызга – 95, ә иң карт ир-атка 94 яшь булган: насыйп итсә, ирләр дә озак яши ала икән.
Никахка керүчеләр дә кимегән: былтыр район ЗАГСы тарафыннан 229 никах теркәлгән булса, быел – бары 177. Аларның да 80е генә районнан. Иң күбе Николо-Березовкада өйләнгәннәр. Калган авыл советларында 1-6 никах теркәлгән. Аерылышулар саны киресенчә арткан. Былтыр - 73, быел 81 булган.
Читайте нас: