Кама таңнары
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 октябрь 2018, 21:03

Куян авыл биләмәсе бүген ничек яши?

Куян авылы "Иң матур авыл" республика конкурсы финалына чыкты. Тавыш бирүләр иртәгәгә кадәр дәвам итә, әмма аның нәтиҗәләрне нинди генә булса да, Куянның инде матур авыл дигән даны бөтен Башкортстанга таралды. Һәм бу чыннан да шулай. Куян авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин белән бүгенге әңгәмәбезне дә нәкъ шушы уңыштан башларга булдык.

- Валерий Викторович, ничек уйлыйсыз, Куянның шанслары бармы?

- Бар, әлбәттә. Авылның чын матурлыгына, уңайлылыгына килгәндә, тел-теш тидерерлек түгел. Тик җиңүчеләр электрон тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк бит. Шуңа күрә монда халыкның активлыгы бик мөһим. Тавыш бирү тәмамлануга санаулы гына сәгатьләр калды. Бирешмик, райондашлар. Безне, куяннарны, урыс әйтмешли, "поддержите".
- Сезнеке шикелле матур авыл булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Авылны матурлау – катлаулы бурычлардан ул. Халык үзе табигатькә сакчыл карашта булса, чүбен кая тели, шунда ташламаса, йорт яннарын матурласа, гомумән, авылдагы чисталыкны кайгыртса гына, авыл ямьләнәчәк.

Тирә-якның чиста булуын барысы да ярата, әмма моңа байтак көч салырга кирәк.

Шөкер, чүп чыгаруны хәл иттек: «Камводсервис» җәмгыяте белән килешү төзедек, һәм чүпне график буенча алып китәләр.

Бүген Куян авылын төзек дип атарга була, чөнки биредә яшәү шартлары шәһәрнекеннән калышмый диярлек. Шәхси эшкуарлар гына да бездә 62, кибетләр - 36. Куянда «Магнит» һәм «Пятёрочка» кибетләре эшли, өч кафе бар.

Төзекләндерү уңаеннан да байтак эш башкарыла, төрле программаларда катнашу нык ярдәм итә. Ләкин ахырына җиткерергә кирәкле эшләр дә күп әле.
– Авылларны төзекләндерү буенча соңгы арада ниләр башкарылганын сөйләп китегез әле.

- Төзек авыллар, алардагы мәдәнилек дәрәҗәсе – теләсә кайсы торак пунктының визит карточкасы ул. Быел җәй «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча Урман (13, 13а, 13б, 15 санлы йортлар), Яшел (12а, 14а санлы йортлар) урамнарында ихаталар төзекләндерелде, бу эшләргә барысы 1 млн 250 мең сумнан артыграк акча тотылды. Хәзер бу ихаталарга асфальт түшәлде, машина куярга урыннар ясалды, балалар мәйданчыгы куелды, кер бауларын бәйли торган баганалар буялды.

Йортларда яшәүчеләр үзләре дә активлык күрсәтте: мәйданчыкны үзләре киртәләде, баганаларны буядылар. Язын чәчәкләр дә утыртырлар дип өметләнәм: кара балчык кайтарттык - яңа ихата җәйләрен чәчәкләргә күмелеп утырыр әле шәт.

«Анык эшләр» проекты буенча паркны коймаладык, моңа 99 мең сум акча китте. Болардан тыш, мәктәп тирәсе юлларга билгеләр салдык, юллардагы чокырларны ямадык, ком-вак таш катнашмасы җәйдек. Мәчет яны төзекләндерелде.

Куян авылында күпфатирлы йортларны ремонтлауның төбәк программасы буенча Комсомол урамында ике йорт түбәсе яңартылды.

Редькинода урамнарны яктырту системасына агымдагы ремонт ясалды, Барьязинка елгасы аша Үзәк урамның 77 һәм 11 санлы йортлары тирәсендә ике басма төзәтелде. Урамга ком-вак таш салынды, Барьязинка елгасында буа тергезелде.

Яңа Хаҗида мәчеткә ремонт ясалды, Баръязыбашта зиратны төзекләндерү һәм чистарту буенча эшләр башкарылды. Такталачыкта «Анык эшләр» проекты буенча урамнарны яктыртуны коруга 65 мең сум акча тоттык, зиратта хуҗалык блогы урнаштырдык.


- Валерий Викторович, сезнең авыл биләмәсендә Башкортстан Республикасының 100 еллыгына балалар бакчасы төзү дә планга кертелгән…

- Әйе. Балалар бакчасы 95 урынга исәпләнгән. Урыны билгеле инде: олы юлдан Куянга кергәндә Комсомол урамында уң якта буш җир бар. Балалар бакчасы шунда төзеләчәк. Төзелешне Уфада урнашкан оешма алып бара. Фундамент салу башланды, ел азагына кадәр канализация белән бәйле сораулар хәл ителәчәк.
– Алдагы елда нинди эшләр башкарырга ниятлисез?

- «Анык эшләр» проекты буенча 2019 елда төзекләндерү буенча эшләр дәвам итәчәк: Баръязыбашта 144 мең сумга балалар мәйданчыгы урнаштырырга иде исәп. Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча Куян балалар сәнгать мәктәбендә тәрәзәләрне алыштырырга нияләп торабыз. Кызганычка каршы, быел безнең авыл биләмәсе бу программага кермәде, чөнки җыелышта җитәрлек күләмдә халык катнашмады.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләренә игътибарны көчәйтәчәкбез: тирә-якны чистарту, матурлау, юлларны ремонтлау һәм карап тору буенча айлык үткәрәчәкбез.
- Куян авыл биләмәсен күп милләтле дип беләбез.

- Бездә җидедән артык милләт вәкилләре үзара дус-тату булып яши. Аларның күпчелеген рус, татар, башкорт һәм марилар тәшкил итә. Һәр халыкның үзенчәлекле мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, телен, динен саклауга без дә тырышлык салабыз. Куян һәм Яңа Хаҗи авылларында мәчет эшли. Яңа Хаҗида электән тулай торак булып хезмәт иткән йортны мәхәлләгә бирдек. Редькинода традицион мари дине җәмгыяте теркәлгән. Тагын да безнең биләмәдә православие дине оешмасы эшли.
- Халыкның ялын оештыру буенча нинди эшләр алып барыла?

- Куян мәдәният йортында сайлаулар, җыеннар, очрашулар, юбилейлар, төрле кичәләр уздырыла. Яңа Хаҗида 2005 елда иҗтимагый-мәдәни үзәк ачылды, һәм мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты шунда урнаштылар.

2012 елда элекке Редькино урта мәктәбе базасында «Кама» балалар лагере ачылды, һәм анда хәзер бөтен районнан балалар саулыкларын ныгыта ала.


Куянда Балалар сәнгать мәктәбе дә уңышлы эшли. Яңа Бөртек һәм Яңа Бура авылларында аның бүлекчәләре бар. Мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, танылу алалар.

Гомумән алганда, авылларда мәдәни тормыш кайнап тора һәм бөтен чаралар да югары дәрәҗәдә уза дип мактанып әйтә алам.
- Төрле сорауларны хәл иткәндә нинди оешмалар белән хезмәттәшлек итәсез?

- Башлангыч ветераннар советы, хатын-кызлар советы, авыллардагы старосталар - безнең иң зур ярдәмчеләребез. Алар аша халыкны борчыган проблемалар турында һәрчак хәбәрдарбыз, ә бу мохтаҗларга тиз арада ярдәм итә алабыз дигән сүз. Социаль яклау, Мәшгульлек үзәге, Пенсия фонды белгечләре халык белән очрашуларга даими килеп торалар.
Читайте нас: