«Регионстройсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчеләре стропилаларның кайберләрен алыштырган. Барлык агач конструкцияләр дә янгынга каршы эшкәртелгән.
Төзүчеләр ремонт эшләрен июльдә үк башлаган. Башта Комсомол урамының 13нче санлы йортының түбәсе яңартылган. Җәен көннәр матур торды, озакка сузылган яңгырлар булмады, шуңа күрә эшләр дә тиз барган. 18 фатирлы йортны ремонтлау 2 млн 558 сумга төшкән. Түбәнең үзен ремонтлаудан тыш, төнлекләр дә ремонтланган, штукатуркаланган һәм агартылган.
- Без егетләрнең ничек тырышып эшләүләрен, безнең кисәтүләрне һәм кайбер үтенечләрне игътибарга алуларын күреп тордык, - ди авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин. - Эш нәтиҗәләреннән бик канәгатьбез. Хәзер безнең йортка яңгыр да, кар да куркыныч түгел.
Комсомол урамындагы 19нчы санлы күпфатирлы йортта яшәүчеләр дә эшләнгән эшләр белән канәгать. Бу йортның да түбәсенә күптәннән инде ремонт кирәк булган: шиферы иске, түбәдән су аккан, халык даими зарланган. Хәзер бу йортның түбәсендә дә яңа профнастил кояшта ялтырап ята. Биредә шулай ук карттоткыч урнаштырылган һәм яңгыр суларын агызу системасы яңартылган.
Валерий Сазыкин сүзләре буенча, йортларның түбәләрен ремонтлаганда, беренче чиратта торак йортның файдалануга тапшырылу елына игътибар бирелә. Авыл биләмәсе хакимияте тарафыннан күпфатирлы йортларның түбәләрен ремонтлау графигы төзелгән. Моннан тыш, Төбәк операторы үзе дә сайлап алып йорт түбәләренең торышын тикшерә һәм ремонт кирәклеген билгели.
Гомум счетта капиталь ремонт фондына кергән һәр күпфатирлы йорт буенча капиталь ремонт ясауны һәм аны кабул итүгә кадәр барлык эшләрне төбәк оператор оештыра.