Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 октябрь 2018, 12:10

Пенсия яше артты: кайчанга кадәр эшлисе була?

Русия Президенты Владимир Путин «Пенсия билгеләү һәм түләү буенча Россия Федерациясенең закон чыгару актларының кайсыберләренә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды. Пенсия турындагы законга үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварында көченә керәчәк.

Әлеге закон буенча пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен 65 яшь, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы вакытыннан пенсиягә чыгу стажын киметү, шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү тәкъдимен кертте. Атап әйткәндә, 2019 елның 1 гыйнварыннан аларга эшсезлек буенча пособиене арттырырга (4 мең 900 сумнан 11 мең 280 сумга) һәм аларны эштән чыгарган өчен җаваплылык кертергә. Моннан тыш, президент күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга (3 бала белән – 57, 4 бала белән – 56, биш һәм аннан күбрәк бала белән – 55 яшьтән); пенсиягә вакытыннан алда чыгу стажын киметергә (хатын-кызлар өчен – 37, ир-атлар өчен - 42 яшькә кадәр); 30 ел хезмәт стажы булган авылда яшәүче эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә 25 процент өстәмә түләү бирергә; картлык буенча пенсияләрне индексацияләүне (2019-2024 елларда ел саен һәм 2024 елдан соң елына ике тапкыр) кертергә тәкъдим итте.
Закон проекты пенсия алды яшендәге кешеләрне эшкә алудан баш тарткан яки нигезсез рәвештә эштән җибәргән өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тота. Әлеге канунны бозучылар 200 мең сумга кадәр штрафка тартылачак яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк. Бу очракта пенсия алды яше лаеклы ялга чыгар алдыннан биш елга кадәр дәвам иткән чор күздә тотыла.
7 сентябрьдә республиканың элекке Башлыгы Рөстәм Хәмитов «Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында»гы Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында»гы законга кул куйды. Элегрәк социаль ярдәм чаралары гражданнарга пенсиягә чыккач күрсәтелә иде. Законның яңа редакциясенә ярашлы исә 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, пенсиягә чыгу-чыкмауларына карамастан, түбәндәге ташламаларны алачак: хезмәт ветераннарына торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә айлык акчалата компенсацияләр; хезмәт ветераннарына айлык акчалата түләүләр; дәвамлы эш стажы булган ветераннарга айлык акчалата түләүләр; мактаулы исемнәре һәм аерым хезмәтләре булган ветераннарның пенсияләренә өстәмәләр. Закон Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә гамәлгә ашырылачак.
Читайте нас: