Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 октябрь 2018, 15:43

Уңайлы шәһәр мохите булдыру – мөһим бурыч

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров уңайлы шәһәр мохите формалаштыру һәм торак шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, оешма җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә күпфатирлы йортлар һәм аларның ихаталарын ремонтлау, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре тикшерелде. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда торак пунктларының тышкы күренеше турында да уйлау мөһим.
— Уңайлы шәһәр мохите булдыру — мөһим бурычларның берсе, — диде ул. — Әлеге мәсьәләгә без җитди игътибар бүләчәкбез.
Капиталь ремонт һәм төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Владислав Туманин сөйләде.
Агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасына 1205 йорт кертелгән. Ул 228 торак пунктын колачлый, Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында 403 ихата территориясе һәм 112 җәмәгать киңлеге төзекләндерелә.
Моннан тыш, инициативалы бюджетлау механизмы кысаларында район халкының үзенең финанс катнашлыгы ярдәмендә урам һәм ихаталар төзекләндерелә, инженер челтәрләре ремонтлана, коммуналь техника сатып алына.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, ихата территорияләрен төзекләндерү һәм ремонтлау комплекслы алып барылырга тиеш. Шулай ук, ул, территорияләр хәвефсезлегенә аерым игътибар бирде.
Аның сүзләренә караганда, бала сәламәтлегенә хәвеф белән янаучы җиһазларны алып ташларга гына түгел, ә хәвефсезлек нормаларына һәм таләпләренә җавап бирүче яңаларына алыштыру мөһим.
Арытаба муниципалитетлар башлыклары эше республика халкы өчен уңайлы шартлар булдыру, шул исәптән федераль бюджет акчаларын җәлеп итү дәрәҗәсе буенча чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча да бәяләнәчәк.
— Безнең бурыч шул исәптән төрле программалар буенча федераль акчаларны җәлеп итү өстендә эшләү, — диде Радий Хәбиров. – Колачлы проектларны төбәк һәм муниципалитет көчләре белән генә гамәлгә ашыру мөмкин түгел.
Читайте нас: