Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 октябрь 2018, 11:03

Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк

Яңгырлы көз һәм салкын кыш көннәрендә янгыннар күп чыга. Бу аңлашыла да: халык мич, электр җылыту приборларыннан файдалана башлый, еш кына янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре бозыла, ут куркынычы бермә-бер арта.

Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә күп вакытта аянычлы нәтиҗәләргә китерә. Иң элек, җылыту җайланмалары торышын тикшерү мөһим. Кирәк икән, сылау, агарту, төтен юллыкларын корымнан чистарту зарур. Мичне һич кенә дә бензин, керосин һәм башка тиз янып китүчән сыеклыклар сибеп кабызырга ярамый - үзеңнең генә түгел, башкаларның да тормышын куркыныч астына кую бу. Мичне артык кыздырырга, аңа терәтеп җиһазлар һәм башка янып китүчән әйберләр куярга, мич өстенә яки аның янына утын тезәргә, кием-салым һәм башка тиз янучан әйберләрне кибәргә эләргә ярамый. Төтен юлы корылманың яна торган урынына тиеп тормасын. Мич авызы алдына 0,5x0,7 метр зурлыктагы янмый торган материалдан өслек җәеп кую шарт.
Торакны өстәмә рәвештә электр җиһазлары белән җылытучыларга исә һич кенә дә аны кабызган килеш калдырырга, тиз янып китүчән әйберләр янәшәсендә урнаштырырга ярамый. Кулдан ясалган җылыткычлар да янгын чыгуда төп сәбәпчеләр булып торалар.
Хөрмәтле райондашлар! Янгын чыккан очракта, кичекмәстән, 01 яки 112 номерлары буенча янгын сагына шалтыратыгыз, бу хакта күршеләрегезгә хәбәр итегез. Иминлегебезнең үзебезнең кулда икәнлеген онытмыйк.
Читайте нас: