Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 октябрь 2018, 16:43

Авыл хуҗалыгы министрлыгында - үзгәреш

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указына ярашлы, Илшат Фазрахманов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы итеп тәгаенләнде.

Төбәк җитәкчесенең икенче указы белән Илшат Фазрахманов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларыннан үз теләге белән бушатылды.
Илшат Фазрахманов 1977 елның 8 августында Әлшәй районының Трунтаиш авылында туган. “Ветеринария” һәм “Бухгалтер исәбе һәм контроль” белгечлекләре буенча Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1999 елда Раевка шикәр заводында башлый. Баш бухгалтер урынбасары, бухгалтер-программист, генеральный директорның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча урынбасары вазыйфаларында эшли. 2002 елда – “БашАгроСахар” предприятиесе директоры, 2002-03 елларда – “Лион-Агро” җәмгытендә башкаручы директор, 2003-08 елларда – Башкортстан Президенты Хакимияте Икътисади үсеш һәм социаль сәясәт идарәсенең икътисади сәясәт бүлегендә баш белгеч, икътисад, финанслар һәм тышкы бәйләнешләр бүлегендә баш консультант, 2008-10 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең Территорияләр белән эшләү, кадрлар тәэминаты һәм дәүләт бүләкләре буенча идарәсендә баш консультант, территорияләр белән эшләү буенча бүлек советнигы, 2010-12 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең Контроль-аналитика идарәсендә исәп-аналитика бүлеге мөдире, идарә начальнигы урынбасары, инфраструктура үсеше бүлеге мөдире, 2012 елда – Хөкүмәт Аппаратының агросәнәгать комплексын үстерү һәм табигатьтән файдалану бүлеге мөдире, 2012-15 елларда – шунда ук агросәнәгать комплексы һәм табигатьтән файдалану департаментында директор, 2015-16 елларда – Дәүләкән районы хакимияте башлыгы, 2016-17 елларда – авыл хуҗалыгы министры, 2017 елдан башлап бүгенгә кадәр Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкарды.
Читайте нас: