Тикшерү өчен илнең 21 төбәгендәге 40 җитештерүчедән колбаса алынган булган.
Нәтиҗәдә нәрсә ачыкланган? Бер бренд колбасада — антибиотикның күп булуы, тагын 16 сәүдә маркасында антибиотикның аз күләмдә булса да күренүе ачыкланган. Ризыкның составы аңлатма язуына туры килмәгән очраклар да булган.
Ике сәүдә маркасы продукциясендә тавык ите табыла. ГОСТ буенча андый колбасага тавык ите фаршы бөтенләй кушылырга тиеш түгел. Ул сыер һәм дуңгыз итеннән ясалган фарштан эшләнә.
Шатлыклы хәбәр дә бар: “доктор” колбасасында авыр металлар, ген-модификацияләнгән ингредиентлар, радионуклидлар табылмаган. Димәк, мондый колбасаны курыкмыйча ашарга да була.