Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
24 октябрь 2018, 14:21

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында - үзгәреш

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров указына ярашлы, Олег Полстовалов җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләнде.

Төбәк җитәкчесенең икенче указы белән Евгений Гурьев Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасыннан үз теләге белән бушатылды.
Олег Полстовалов 1974 елның 8 сентябрендә Уфада туган. “Хокук белеме” белгечлеге буенча Башкортстан дәүләт университетын тәмамлый. Юридик фәннәр докторы.
Хезмәт эшчәнлеген шушы ук университетның криминалистика һәм суд экспертизасы кафедрасында преподаватель стажеры булып башлый.
2000-02 елларда – шунда ук ассистент, өлкән преподаватель, доцент, 2002-05 елларда – Башкортстан дәүләт университетының Хокук институты директоры урынбасары, беренче урынбасары, 2005-08 елларда – шунда ук директор вазыйфасын башкаручы, директор, 2008-11 елларда – Хокук институтының криминалистика кафедрасы доценты, профессор, 2011-12 елларда – шунда ук халыкара хокук һәм мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы, криминалистика кафедрасы преподавателе, 2012-14 елларда – Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең дәүләт һәм административ хокук кафедрасы профессоры, җинаять җаваплылыгы хокукы, процесс һәм криминалистика кафедрасы мөдире, 2014-17 елларда – Башкортстан дәүләт университетында криминалистика кафедрасы профессоры, 2017 елдан башлап бүгенгә кадәр Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре хакимиятендә хокук идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкарды.
Читайте нас: