– Керчь шәһәрендәге фаҗига безнең барыбыз өчен дә сабак һәм бу юнәлшетәге эшне көчәйтү кирәклеге турында искәрмә булып тора, – диде Радий Хәбиров. – Без нәтиҗәләр ясарга һәм, шул исәптән, республикада мондый фаҗига кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрергә тиеш. Кызганычка каршы, агымдагы елда Стәрлетамак шәһәрендә мондый очрак теркәлде. Шуңа күрә без әлеге юнәлештә проблемалы төбәкләр арасына керүебезне аңларга тиеш. Барлык дәрәҗәдәге власть органнары, барлык көчләр – без барыбыз да республиканың һәр гражданы сәламәтлеге һәм гомре өчен җаваплы. Бу турыда бер минутка да онытырга ярамый.
Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, белем бирү объектларын тикшергәндә ачыкланган кимчелекләр вакытында бетерелергә тиеш. Ул, шулай ук, киңәшмәдә катнашучыларга белем бирү оешмалары видеокүзәтү камералары белән тиешле дәрәҗәдә җиһазланмавына игътибар итәргә кушты.
– Бүген белем бирү оешмаларының өчтән бер өлешендә, ә бу 1 меңнән артык дигән сүз, видеокүзәтү системасы юк. Соңгы биш елда белем бирү учреждениеләрендә хәвефсез шартлар тудыруга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 1,5 миллиард сум акча бүленгән. Агымдагы елда әлеге максатларга тагын 116 миллион сум юнәлтү каралган. Әмма бу әлегә җитми, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә өстәмә чаралар күрергә, биналарга керү-чыгу режимын көчәйтергә, хезмәткәрләргә таләпчән булырга кушты. Мәгариф министрлыгы ведомствога караган учреждениләрдә хәвефсезлек торышына, аларны махсус система белән җиһазландыруга тикшерү үткәрергә тиеш. 15 гыйнварда министр нәтиҗәләр турында хисап тотачак.
Хокук саклау органнары җитәкчеләренә Радий Хәбиров мәгариф объектларының террорчылыкка каршы сакланганлыгына карата таләпләрнең үтәлешенә контрольне көчәйтергә, җитешсез яклары булган шәхси сак предприятиеләре эшенә анализ ясарга кушты.
– Шулай ук, урындагы үзидарә органнары белән берлектә корал теркәлгән балалы гаиләләр исемлеген әзерләвегезне сорыйм. Урындагы белем бирү бүлекләрендә мондый мәгълүмат булырга, ә участок полиция хезмәткәрләре ата-аналар белән корал саклау буенча профилактик эш алып барарга тиеш, дип уйлым. Мәктәпләрдә җинаятьләрне кисәтү, аны булдырмау өчен тагын нинди өстәмә чаралар күрергә мөмкин? Моны анализларга, уйларга кирәк. Сез барыгыз да – бу өлкәдә профессионаллар. Шуңа күрә сездән тәкъдимнәр көтәм, – диде төбәк җитәкчесе.