Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2018, 20:16

Авылда даими яшәүче дүрт кенә гаилә бар

1928 елда Яңа Мошты авылының берничә ныклы, хәлле гаиләсе яңа урынга күчеп килә һәм Сабанчы авылына нигез сала. Революциядән соң мондый күренеш бар җирдә дә күзәтелә һәм яңа барлыкка килгән авылларның исемнәре дә «революциячә» була: Кызыл Көрәш, Үрнәк, Сабанчы. Шуңа күрә күп кенә районнарда андый исемле авылларны бүген дә очратырга була. Тагын «Кызыл сабанчы» исеме дә була. Шунысы үзенчәлекле, андый ясалма барлыкка килгән авылларның күбесенең исемнәре генә калды, яисә алар соңгы көннәрен яши.

Күченеп килүчеләр арасында Вәли, Гыйльмулла һәм Хөсәеннең дә гаиләләре була. Алар барысы да ныклы, күпсанлы, эшчән гаиләләр. Шуңа күрә яңа урында да барысы да ике яклы зур өйләр салалар, өстәвенә, урман да якында гына. Ләкин эшсөючәнлекләре, яңа нәрсәгә омтылулары аларның күбесе өчен хәлиткеч роль уйный. Коллективлаштыру башлангач, 9 гаиләне, малларын таратып, яшәгән урыннарыннан куалар.
Болар иң ныклы, иң зур гаиләләрдән санала. Билгеле булуынча, барлыгы 70 кеше куыла. Бу яшь авыл язмышында иң зур кайгы була.
Минем әңгәмәдәшем – әлеге нәселләрне дәвам итүчеләрнең берсе Рәфис Шәмсиәхмәт улы Вәлиев. Аның әтисе Шәмсиәхмәт Әхмәтвәлиның улы була. Шәмсиәхмәт, улы туып берничә ай үткәч тә, Мәскәү янындагы алышта һәлак була. «Улыбызга Рәфис дип матур исем кушкансыз - Рәфис» дип язган хатын гына алалганнар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, авылның 34 ир-аты фронтка киткән. Шуларның 22се (!) сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый.
Мәктәп
- Безнең авылда башлангыч мәктәп иде, - дип искә ала Рәфис Шәмсиәхмәтович. – Беренче сыйныфта без 10 малай һәм кыз укыдык. Гомумән, мәктәптә балалар күп иде, ә укытучы берәү генә – Ногман абый Ялалов. Шуңа күрә 1нче һәм 3нче сыйныфлар - беренче, ә 2нче һәм 4нче сыйныфлар икенче сменада укыды. Шул рәвешле, укытучыга атнасына алты көн икешәр смена эшләргә туры килде.
Шуңа карамастан, белем бирү сыйфаты югары була. Югыйсә, сугыштан соңгы буын балаларының сигезе югары уку йортын тәмамлавын ничек аңлатасың? Мәсәлән, Гавис Вәлиев «Кармангрэсстрой» төзелеш идарәсенең баш энергетигы дәрәҗәсенә үрли. Нефтьче Вәкый Гайнелгалимов 3 дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә. Рәфис Вәлиев Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Озак еллар мәктәп директоры булып эшли. Ул Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы һәм Русия Федерациясенең Мәгариф отличнигы исемнәренә лаек була. Әлеге вакытта Яңа Актанышбаш авылында яши.
- Безнең авыл өчен икенче тапкыр да көтелмәгән хәл Арлан нефтен ачу белән бәйле,- дип дәвам итә Рәфис Шәмсиәхмәтович. – Күбесе нефтьчеләргә эшкә күчте һәм Нефтекамадан уңайлыклары булган фатирлар алды. Авылда балалар азайды. Шул сәбәпле узган гасырның 60нчы еллары уртасында мәктәп ябылды. Аннары клуб һәм кибеткә дә чират җитте.
Зират
Берничә кеше белән үз гомеренең соңгы көннәрен яшәгән авылга әллә ни күп тә кирәкми. Беренчедән, юл кирәк – ни дисәң дә Дүртөйле трассасыннан өч чакрым керәсе бар. Юк, сабанчылылар асфальт турында хыялланмый, ул биредәге комга кирәк тә түгел. Әлеге, әйткәндәй, нефтьчеләрнең зур машиналары да йөргән юлны һәрвакыт карап тотарга һәм кыш көне кардан чистартып кына торырга кирәк.
Авылга кирәк булган икенче нәрсә – зиратта тәртип булдыру. Бирегә кайчандыр яхшы тормыш эзләп туган авылын калдырып киткән кешеләр дә «кайта» бит. Яхшы тормышны табалармы-юкмы, барыбер шул Сабанчы зиратына «кайтырга» туры килә. Шуңа күрә, андый сүзләр өчен гафу итегез, ләкин зират бүген – Сабанчы авылының иң төп истәлекле урыны. Тик озак еллар аның коймасы да булмады.
- Унбиш ел элек без икетуган абыебызны җирләдек. Ә җиңгәбез Тәтешледән иде. Аның туганнары килгәч, зиратны күреп: «Зират шундый буламени? Нишләп монда чүп ята? Коймасы кайчан була?», - дип битәрләп алдылар безне. Безгә чыннан да оят булды. Шуннан соң без ел саен 9 майда, авылдашлар белән җыелып, зиратны тазарту буенча өмә оештыра башладык, һәм аны коймалау идеясе белән яндык. Шуннан мин ул чактагы урман хуҗалыгы директорына делянка сорап бардым, һәм ул шунда ук ризалашты. Беренче тапкыр уртак көчләр белән һәм ул чакта Айрат Мортазин җитәкчелегендә авыл биләмәсе хакимияте ярдәмендә зиратны агач штакетниклар белән уратып алдык. Ә соңыннан, башка авылларда профнастил коймалар куя башлагач, без дә агач койманы профнастилга алыштырырга булдык. Авылдашларга хәбәр салып 100 мең сум тирәсе акча җыйдык. Шул акчага койманың бер өлешен – 230 метрын – тоттык. Аннары эш тукталды. Быел янә безнең округ буенча район Советы депутаты Айрат Мортазинга һәм авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдиновага мөрәҗәгать иттек. Бәхеткә, алар безне ишетте, менә шушы көннәрдә профнастил китерергә тиешләр, - дип уртаклашты шатлыгы белән Рәфис Шәяхмәтович.
Тагын 130 метр аралыкны эшлисе калган. Аңа 60 мең сум акча кирәк. Район хакимияте 41 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәткән. Рәфис Вәлиевның элекке укучысы Сирень Шәяхмәтов, хәзер ул Яңавылда шәхси эшкуар, шул суммага тимер штакетниклар һәм профильләр китерергә ризалашкан. Дөрес, акча бар нәрсәгә дә җитәрлек булмаган, әмма хөрмәтле директоры хакына ул кирәкле материалларның барысын да биргән.
Тагын да Рәфис Вәлиевның планында - Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемнәре язылган стела урнаштыру.
Староста
Фәрит Хәсәнов – Сабанчы авылының старостасы. Авыл халкы да, биләмә җитәкчелеге дә барлык сораулар буенча да аңа мөрәҗәгать итә. Күптән түгел үзенең 60 яшен билгеләгән Фәрит Себердә эшләгән. Ул анда 1980 елда киткән булган. Шунда гаилә корган. Лаеклы ялга чыкканнан соң ата-ана нигезенә кайтканнар. Әйткәндәй, рәхәтләнеп яшиләр. Сарыклар, бал кортлары тоталар.
- Авылда әлеге вакытта 13 гаилә яши, ә кышка 4 кенә кала, - ди Фәрит Зөфәр улы. – Ут кергән, кышкы бураннарда өзеклекләр дә булгалый, әлбәттә. Электрчыларга рәхмәт, шылтырату белән үк килеп җитәләр.
Фәрит Зөфәрович шулай ук кышкы чорда юлларны кардан чистартуны оештырган Шушнур авыл биләмәсенә рәхмәтле.
Харисовлар
Сабанчы авылының өч хуҗалыгында сыер тоталар. Без аларның берсендә, Венера һәм Мәкъсут Харисовларда, булдык. Мәкъсут абый да шул авылга нигез салучылар ыруыннан. Аның әтисе Харис Гыйльмулла улы булган. «Шушы урында безнең төп йорт иде, - ди гаилә башлыгы. – Без анда 8 бала үстек».
Мәкъсут Харисов нефтьче булып эшләгән. Ул 60-70нче елларда көн саен авылдан 15-20әр кешенең эшкә китүен сагынып искә ала ул хәзер.
1996 елда әтисе йорты урынында Мәкъсут зур йорт сала һәм лаеклы ялга чыга. Менә 22 ел инде ул пенсиядә.
Мәкъсут Харисовның өе авыл читендә үк. Элек алардан соң тагын берничә өй булган.
- Авылда яшәргә булла, - дип раслый хуҗа. – Әлеге вакытта безнең сыер һәм ике танабыз бар. Таналарны суячакбыз, шул рәвешле үзебезнең генә түгел, балаларның да ит проблемасын хәл итәбез. Ә печәнне өй янында гына да әзерләргә була.
Язмыш
Без Рәфис Шәмсиәхмәт-ович белән Сабанчы кебек бәләкәй авылларның һәм, гомумән, Русия авылларының язмышы турында бик озак сөйләшеп тордык. Бу мәсьәлә аны да бик нык борчый.
- Соңгы вакытта Ерак Көнчыгыш гектарлары турында күп сөйлиләр. Крестьян хезмәте белән шөгыльләнергә теләгән кешеләргә бушлай бер гектар җир бирәләр. Ләкин теләүчеләр бер-ике генә. Шәһәр тормышына өйрәнгән кешене җиргә төшерү авыр шул. Ә шул җирдә туган кешеләрне җирдә калдыру күпкә җиңелрәк.
- Ә Сез ничек уйлыйсыз, моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Беренчедән, авыл җирендә торак йортлар төзелеше өчен участокларны бушлай бирергә кирәк. Таркалган авылны тергезергә теләгән кешегә ярдәм итәргә, төрле каршылыклар тудырмаска кирәк. Икенчедән, авыл җирендә кирәкле инфраструктураны булдырыр өчен күбрәк акча бүлү зарур. Шуны әйтәсем килә, хәзер нәкъ авыл хуҗалыгын ныгытыр вакыт җитте. Чөнки шәһәрләрдә дә колач җәеп каршы алмыйлар. Шуңа күрә яшь гаиләләрнең күбесе бераз ярдәм булганда бик теләп авылда төпләнер иде. Аның мизгелне кулдан ычкындырырга ярамый дип уйлыйм. Соңыннан бу безгә күпкә кыйммәтрәккә төшәчәк.
Читайте нас: