Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2018, 16:01

Проблемаларны ачыклар өчен

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә булышлык күрсәтү, халыкны урындагы үзидарә процессына җәлеп итү, урыннарда күрсәтелгән социаль хезмәтләрнең сыйфатын арттыру һәм муниципаль берәмлекләрнең иң әһәмиятле проблемаларын билгеләү максатыннан кабул ителде.

Ул конкурс нигезендә республика бюджетыннан авыл биләмәләре өчен иң мөһим булган проектларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан субсидия бүленүне күзаллый. Шул ук вакытта проектлар авыл халкының актив катнашлыгында сайлап алына һәм тормышка ашырыла. Әлеге программаны тормышка ашыруга республика 400 миллион сум акча бүлә. Бүгенгә әлеге проектны тормышка ашыруда 800дән артык биләмә катнашырга мөмкин.
Һәм, әйтергә кирәк, анда теләсә кайсы авыл биләмәсе катнаша ала.
Программаның төп норматив документы – БР Хөкүмәтенең 2017 елның 19 апрелендәге 168нче санлы «Башкортстан Республикасында җирле башлангычларга нигезләнгән җәмгыять инфраструктурасын үстерү проектларын тормышка ашыру» карары. Һәм шуңа ярашлы, катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу тәртибе расланган.
Республика бюджетыннан бер проектка иң күбе 1 млн сум акча бүленә. 2019 елга катнаш финанслау проценты элеккечә калган. Күбрәк балл туплар өчен, урындагы бюджеттан, халыктан һәм иганәчеләрдән субсидия күләменең 15әр процентын җыярга кирәк.
Авыл биләмәләрендә көнүзәк проблемаларны ачыклар һәм 2019 елда программада катнашу проблемасын хәл итәр өчен алдан һәм йомгаклау җыелышлары уза.
«ВКонтакте»да «Инициативное бюджетирование в Республике Башкортостан» - https://vk.com/cigi_isi_rb төркеме бар. Әлеге төркемдә катнашучылар үзләренең проектларын алга этәрү йөзеннән йомгаклау җыелышларыннан, төрле чаралардан (флешмоблар, конкурслар) видеоязмалар куялар. Сораулар бирергә, Гражданнар башлангычларын өйрәнү үзәге хезмәткәрләреннән консультацияләр алырга була. Халыкның программага актив кушылуын һәм әлеге төркемгә керүен сорыйбыз.
Читайте нас: