Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2018, 21:17

Пётр Павликов аучылык белгече булып 25 ел эшли

Ау сезоны ачылу белән киек ите яратучылар коралларын янә сунарга әзерләделәр. Әмма бүген сүзебез җәнлекләр сагында торучы кеше турында бара. Сәхифәбез кунагы Пётр Павликов аучылык белгече булып 25 ел эшли. Электән бөтен район буенча «хуҗалык иткән», хәзер исә ул директор булып торган «Охотники за трофеями» коммерцияле булмаган партнёрлыкка бирелгән аучылык җирләре 22 мең гектар тәшкил итә. Клубта 25 кеше исәпләнә, һәм алар барысы да хирыс аучылар.

- Пётр Кимович, аучылык белән шөгыльләнүгә нәрсә этәрде Сезне?
- Гомеремне урман белән бәйләячәгемне мин мәктәптә укыганда ук хәл иттем. Үз-үземне белә башлаганнан бирле аучылык белән кызыксындым. Әтием аучы иде, промысел аучылар бригадасында эшләде. 12 яшемдә аңа ияреп ауга йөри башладым. Беренче атып алган җәнлегем, дөресрәге, кошым үрдәк булды. Аңа әтиемнең ике көпшәле мылтыгыннан аттым. Хәзер генә ул миндә төлкегә, кабан дуңгызына, пошига 500 метрдан ата торган 1937 елгы снайпер карабины.
- Аучылык белгеченең эшен бик романтикка саныйлар. И-и аның эше бармени инде, урманда рәхәтләнеп яши дә, мылтыгын күтәреп йөри шунда җәнлекләр белән сөйләшеп һәм кошлар сайравын тыңлап, дияргә мөмкин белмәгән кеше. Сез бу фикер белән килешәсезме?
- Урманны тикшереп йөргәндә җәнлекләрне күрер өчен, аучылык белгече еллар буена аларны үзенә хәйләләп китерергә, үрчетергә, аннары ашатырга, җиңел генә табыш алырга яратучылардан сакларга тиеш. Промысел хайваннарының исәбен алып барам, аларны аулауны планлаштырам, ауларга рөхсәт ителгән җәнлекләрне аулауны күзәтеп торам. Һөнәремнең асылы – табигать байлыкларын саклау һәм рациональ файдалану.
- Нинди җәнлекләргә аучылык итү тыелган?
- Кама (выдра) «Кызыл китапка» кертелгән. Селәүсенне ауларга рөхсәт бирмиләр. Тик браконьерлык белән шөгыльләнүчеләр бар – тояклыларны да аталар, вакыты җиткәнче кошларга да ата башларга мөмкиннәр.
- Закон бозучыларга нинди җәза бирәсез?
- Административ хокук бозу турында акт төзибез һәм районара аучылык инспекциясенә тапшырабыз. Поши аткан өчен, мәсәлән, җинаять җаваплылыгы каралган, андый очракта эшне полициягә тапшырабыз. Кызганычка каршы, мондый эшләр судта таралалар. Күптән түгел генә браконьерларны поши түшкәсен төяп торганда тоттык. Ләкин судта аларның гаебен раслый алмадык. Пошины без үтермәдек, дип тик торалар. Кабан дуңгызлары бик азайды хәзер. Солы җитешкән басуларга ашарга чыккан вакытларында аларны тепловизор кулланып аттылар.
Пётр Павликов 25 ел дәвамында күпне күргән, шуңа да һөнәре турында төчеләнеп тормый гына сөйли. Аның әйтүенчә, аучылык белгеченең бурычлары төрле һәм ел мизгеленә карап үзгәреп торалар. Көзен, тояклы җәнлекләрне куып аулау рөхсәт ителгәч, ул хуҗалыкка кунакка килгән аучылар белән эшли. Бу очракта Пётр Кимович ау белән җитәкчелек итә һәм ауның уңышлы үтүе генә түгел, ә кунакларның иминлеге өчен дә җавап бирә. Ул инструктаж үткәрә, хәвефсезлек техникасын үтәүне тикшерә, артык дәртле атучыларга карата таләпчәнлек тә күрсәтә.
- Августтан декабрьга кадәр пошига, кабанга, үрдәккә ау ачык. Мин ауны оештырам, аучы белән рәсми килешү төзим. Көртлеккә, кондызга бер тапкыр ауга чыгарга рөхсәт бирелә. Үрдәк һәм куянга рөхсәтне сезонга алалар. Аучылар Уфадан, Екатеринбургтан, Пермьнан, Самарадан киләләр. Электән французлар, шведларның да килгәне булды, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
Әгәр Пётр Павликов ауда түгел икән, ул хәзерлек эшләре алып бара – аучылык җирләрен карап кайта, җәнлекләрнең эзләрен өйрәнә, аларның кайларда йөрүен билгели. Бу эштә зур тәҗрибәсе ярдәм итә. Пётр Кимович кабанның кайдан узуын, пошиның кайда утлап йөрүен берниди хатасыз әйтеп бирә.
- Кабан дуңгызы түбән җирләрдә, сазлыкларда йөри. Быел алар аз, утлыкларга да килмиләр хәтта. Элек кабаннар күп иде, безгә 8-10шар лицензия бирделәр. Ә ике ел элек дуңгызларның африка чумасы аркасында кабаннарның 80%ын атарга дип карар бирделәр. Бездә чума булмады, ә менә күрше Татарстанда чир очраклары теркәлде. Гомумән алганда, кабан дуңгызлары күченеп йөрергә яраталар. Поши гына ул туган җирендә яши. Әйткәндәй, пошилар елдан-ел арталар. Ун ел элек азлар иде, аларга хәтта ау рөхсәт ителмәде. Аучылык җирләре шәхси кулларга күчкәч, җәнлекләрне саклау яхшырды.
Пётр Кимович үзе язын, бар табигать яшәргәндә, үрдәк атарга ярата. Этләр белән кабан дуңгызына ауга йөрү дә ошый аңа. Этләре аның дүртәү.
- Кабан дуңгызын тиз генә атып алырмын димә, ул бик хәйләкәр, акыллы җәнлек, аннан акыллырак аю гына бар. Лайка эте белән пошига, сусарга йөрибез, таксаны бурсыкка ауга чыкканда ияртәбез, - дип аңлата Пётр Павликов.
Ел ахырында куып аулау мизгеле бетә, шәхси ау гына кала. Әмма аучының тормышы ауга чыгулардан гына тормый. Кышларын, мәсәлән, җәнлекләргә бик кыен, аларны ашатып торырга кирәк. Шуңа да аучылык белгече урманда утлыклар, тоз куя.
- Тозны агач төпләренә, ауган агач тагаракларына куябыз. Аларны гадәттә поши сукмагы яисә җәнлек су эчкән елга янына урнаштырабыз. Тоз җәнлек организмдагы матдәләр алышынуын яхшырта, яшәүгә сәләтлелеген арттыра. Җәнлекләрне кар эреп беткәнче ашатырга кирәк. Утлыкта азык бетә икән, аны тутырып кую зарур, - дип аңлата белгеч.
Гыйнвар-мартта Пётр Кимович ярдәмчесе белән кышкы маршрутны тикшерәләр, җәнлекләрнең иске эзләрен җуялар. Икенче көнне яңа эзләрне теркиләр.
- Бездә бүреләр бармы соң?
- Узган кышта бер тапкыр бүре эзенә юлыктык, Әмҗедән яисә Удмуртиядән килгән «кунак» булды ахрысы.
- Нинди җәнлек итен яратасыз?
- Кабан ите бик тәмле. Ана дуңгызның кабыргаларын яратсам, ата кабанның күкәйләре тәмле. Аның белән биш кешене туйдырып була. Поши ите бераз коры. Аның каравы, бавыры йомшак, шифалы, аның белән хәтта кан яман шешен дәвалыйлар. Поши бавырын чи килеш ашарга да киңәш итәләр. Мин аны каны белән кыздырырга яратам.
- Ни өчен аучылык белгечләрен һәм егерьларны урман сакчылары дип атыйлар, алар бит җәнлеккә ау оештыралар югыйсә?
- Рөхсәт ителгән ау – хайваннарны бетерү түгел ул, ә аларның санын көйләү. Җәнлекләр аз булса – начар, әмма артып китсәләр дә, табигать зыян күрә, чөнки аларга урын һәм азык җитми башлый. Тагын да без кыргый җәнлекләрдән күчә торган котыру чиренең таралуына чик куябыз. Хуҗалыкта дүрт ел элек котыру чире чыкты, шуңа да төлкеләр санын азайтырга куштылар, хәтта аларга каргизгечләрдән атарга рөхсәт ителде. Африка чумасы турында әйтеп уздым инде, районда кабан дуңгызлары санын киметтек, хәзер бездә сәламәт дуңгызлар гына яши. Урманнарда бөтен төр җәнлекләр буенча да баланс саклана. Чын аучы – салкын канлы үтерүче түгел. Ул күңеле белән романтик һәм табигатьне танып белергә тырышучы кеше. Урманда законнарны үтәргә кирәк, чөнки табигать – төпсез мичкә дә, аерым алган кешенең шәхси милке дә түгел. Чын аучы – хайван аулау һәм аны саклау арасында килешү тапкан кеше ул.
Пётр Павликов моңа күптән ирешкән һәм башкаларны шуңа өйрәтергә тырыша.
Читайте нас: