Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2018, 13:56

Районның муниципаль хезмәтендә кадрлар эше ничек корылган?

Район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлегендә эшләр ничек корылган? Район дәүләт хезмәткәрләренең үз вазыйфаларында эшләр өчен тиешле квалификацияләре бармы? Район мәктәпләрен тәмамлаучыларны максатлы юлламалар буенча югары уку йортларына җибәрү ничек оештырылган? Шул турыда муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Татьяна Әдиятуллина сөйләде.

Үзидарә органнарында хатын-кызлар күбрәк

Районның үзидарә органнарында штат буенча барлыгы 118 муниципаль хезмәткәр исәпләнә, чынбарлыкта 115 кеше эшли. Һәм шуларның күбесен гүзәл затлар тәшкил итә. Хатын-кызларның өлеше район буенча - 78%, БР буенча - 72,6%. Хезмәткәрләрнең 13%ы 30 яшькә җитмәгән, 30%ы -30-40 яшьлекләр (БР буенча да – 30%), 28%ын (БРда – 27,9%) - 40-50 яшьлекләр һәм 29%ын 50-60 яшьлекләр тәшкил итә.

Кадрларның белем дәрәҗәсенә ясалган анализдан күренүенчә, хезмәткәрләрнең 72%ы югары белемле (арту күзәтелә, чөнки 2015 елда бу күрсәткеч 69% кына булган, ә БР буенча - 77%), 26%ы - урта һөнәри белемле, 2%ы – башлангыч һөнәри һәм гомум урта белемле (болары пенсия яшенә җитеп килүчеләр). Югары белемле белгечләрнең күбесе педагоглар (60%тан күбрәк), икътисадчылар - 27%, юридик белемле белгечләр - 11%, дәүләт һәм муниципаль хезмәт менеджерлары - 6%.

Хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү буенча планлы рәвештә эш алып барыла. Былтыр районның 16 муниципаль хезмәткәре укып кайткан (11 кеше – район хакимиятеннән, 5 кеше – авыл биләмәләреннән). Бүгенгә 21 кеше укыган.


Авыл хуҗалыгында кадрлар җитешми

Ел саен район мәктәпләрен тәмамлаучыларга югары уку йортларына укырга керергә юлламалар бирү оештырыла. Соңгы 10 елда 198 чыгарылыш укучысы юллама белән укырга җибәрелгән. Максатлы кабул итү кысаларында республика вузларына авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар җибәрелә, һәм район хакимияте, югары уку йорты һәм студент арасында төзелгән килешүгә ярашлы, аларга киләчәктә практика үтәргә һәм эшкә урнашырга районнан урын гарантияләнә.


Яшьләргә өмет баглап

Әлеге вакытта 8 генә белгеч укуларын тәмамлап, районга эшкә кайткан. Югары уку йортларыннан безнең чыгарылыш укучылары арасында озак еллар дәвамында Башкорт дәүләт университеты, Башкорт дәүләт аграр университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты, Башкорт педагогия университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник институты популяр булып калалар. Юлламаларга заявка яшь белгечләргә булган ихтыяҗдан чыгып төзелә. 2018 елда агросәнәгать комплексына - 28 кеше (агрономнар - 3, ветеринария табиблары - 3, механизаторлар - 15, инженер-техник хезмәткәрләр – 5, электромонтёрлар һәм эретеп ябыштыручылар - берешәр), сәламәтлек саклау системасына 4 табиб, 3 акушер һәм 7 мәдәният хезмәткәре кирәк булган.

Максатлы юллама буенча укучыга ай саен берәр мең стипендия дә бирелә, һәм ул акча студентның счётына күчерелә. Әгәр дә яшь белгеч районга эшкә кайтудан баш тартса, ул үзенә тотылган шул акчаны район бюджетына кире кайтарырга тиеш.
Читайте нас: