Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 октябрь 2018, 19:13

Солдатлар җыелды

1 октябрьдән армиядә хезмәт итүгә көзге чакырылыш башланды. Шушы арада бер төркем егетләр Русия Кораллы Көчләре сафларын бер елга тулыландырачак. Узган атнада районда үзенең илен, йортын, туганнарын сакларга әзер булган солдатлар өчен традицион бәйрәм үтте. Ватанны саклау – һәр ир егетнең изге бурычы ул. Быел көз 14 егетебез Ватанны сакларга китәчәк.

Хезмәткә чакырылучылар көне Николо-Берёзовканың хәрби комиссариатында башланды. Анда булачак солдатлар психологик тест үтте. Аннары районның күрсәткечләре турында тагын бер тапкыр искә төшерер өчен районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә киттеләр. Музейда егетләр кайбер экспозицияләрне кат-кат карадылар, үзләре белгәннәр турында фикер алыштылар. Алга таба чара балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә дәвам итте. Анда егетләргә көчләрен, чыдамлыкларын, җитезлекләрен, ягъни армиядә хезмәт иткәндә кирәк булачак сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим ителде.
Электрон коралдан ату, автомат сүтеп-җыю, турникта күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү, гер күтәрү – булачак солдатлар үзләрен нәкъ шул спорт төрләрендә күрсәтергә тиеш иде. Кемдер биремнәрне бик яхшы үтәде, кемнеңдер начаррак килеп чыкты – барысы да егетләрнең физик әзерлегенә бәйле иде.
Автомат сүтеп җыюда Мүзәк авыл советыннан Андрей Аптышев үзен бик яхшы күрсәтте - аңа 30 секунд җитте. Яңа Бура авыл биләмәсеннән Денис Хуҗәхмәтов иң төз атучы булды. Турникта иң күп күтәрелүче һәм урыннан иң еракка (2,5 метрга) сикерүче дип Арлан авыл биләмәсеннән Артём Балавин танылды. Мүзәктән Эрнест Ильчигулов 52 тапкыр гер күтәрде һәм шул рәвешле ярыш йомгаклары буенча комплекслы зачётта беренче урынны алды. Андрей Аптышев аннан беразга гына калышты, өченче урында Артём Балавин булды.
Читайте нас: