Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
29 октябрь 2018, 18:36

Авылларда Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча җыелышлар уза

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы өстәмә акча җәлеп итү юлы белән әһәмиятле проблемаларны чишүнең һәм авылдагы тормыш сыйфатын яхшыртуның чын мөмкинлеге, дип ышана Яңа Актанышбаш авылында яшәүчеләр. Мәсәлән, авыл халкы быел мәктәптәге тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштыра алган.

Җирле башлангычларга булышлык итү программасы өстәмә акча җәлеп итү юлы белән әһәмиятле проблемаларны чишүнең һәм авылдагы тормыш сыйфатын яхшыртуның чын мөмкинлеге, дип ышана Яңа Актанышбаш авылында яшәүчеләр. Мәсәлән, авыл халкы быел мәктәптәге тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштыра алган.
- Программада катнашу нәтиҗәсендә бүгенгә 63 тәрәзә, өч ишек яңартылды. Авылда яшәүчеләр проектны тормышка ашыруның барлык этапларында да актив катнаштылар – җылышка килделәр, идеяләрен тәкъдим иттеләр, төп проектны, инициатив төркемне сайладылар, тиз арада акча җыйдылар һәм эшләр барышы белән кызыксынып тордылар. Программада катнашудан берничә генә йорт хуҗасы баш тарттылар, ләкин бу гомум нәтиҗәгә йогынты ясамады. Авыл халкына зур рәхмәт белдерәбез, шундый мөһим эштә сынатмадылар. Ә без чыннан да олы эш башкардык, - дип сөйли мәктәп директоры Илфак Әхмәров.
Акчалата ярдәм күрсәткән иганәчеләргә дә рәхмәтле Илфак Гавис улы. Ә иганәчеләрнең проектны тормышка ашыруда катнашуы - Җирле башлангычларга булышлык итү программасына керү шартларының берсе. Иганә ярдәмен күрсәтүчеләр Яңа Актанышбашта туып үскән кешеләр: Рамил Зәйнаков һәм Айрат Мортазин. Авылда яшәүчеләрнең проектны тормышка ашыруда ничек катнашулары турында инициатив төркем әгъзасы, укытучы Разида Мортазина сөйләде. Әйткәндәй, ул акча җыюда актив катнашкан һәм эшләр барышын тикшереп торган кешеләрнең берсе дә.
- Проектны тормышка ашыруга барысы да актив кушылдылар, акча җыйганда кыенлыклар тумады, киресенчә, әйбәт эш башлагансыз, диде халык. Шуңа да барысы да җайлы гына барды, кирәкле сумманы вакытында җыйдык, - ди Разида Хәйдәр кызы. – Мәктәптәге яңа тәрәзәләргә педколлектив та, ата-аналар да сөенеп бетә алмыйлар. Искеләрен кышын җылытырга тарыштык, әмма барыбер дә каты салкыннарда һәм көчле җилләрдә сыйныфларда салкын булды. Балаларның күбесе чирләде. Хәзерге тәрәзәләрнең җылы булуын барыбыз да беләбез, шуңа да мәктәптә җылы һәм ямьле булыр дип ышанабыз. Әйткәндәй, быел мәктәп Җирле башлангычларга булышлык итү программасында янә катнашачак. Клубта узган җыелышта халык моны бертавыштан хуплады.
Җыелышка килүчеләр бу көнне рәхәтләнеп концерт та карады – алар алдында мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Ә район хакимияте башлыгының финанс сораулары буенча урынбасары-финанс идарәсе җитәкчесе Чулпан Хәйбрахманова программа һәм анда катнашу шартлары турында сөйләде. Республика бюджетыннан бер проектка иң күбе 1 млн сум акча бүленә. Өстәп финанслау процентлары шулай ук калган. Максималь баллар җыяр өчен, субсидия суммасыннан өстәп финанслау урындагы бюджеттан - 15%, халыктан - 15%, иганәчеләрдән 15% булырга тиеш.
Программада катнашыр өчен проектка килгәндә, Илфак Әхмәров мәктәптә җылы бәрдәф булдыру һәм утларны алыштыру идеясе белән чыкты. Аны Индус Бәхтиев, Радик Бәхтиев, Иршат Закиров хупладылар. Шуннан соң заявка җиңеп чыккан очракта эшләр барышын тикшереп торачак, халыктан акча җыячак инициатив төркем сайланды. Шунда ук халыктан күпме акча җыярга кирәклегенә ачыклык кертелде: һәр ихатадан 600 сум җыярга булдылар.
Читайте нас: