Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 октябрь 2018, 16:34

Яшьләр советы йомгаклар ясады

Николо-Березовка авылында район каршындагы яшьләр советының өченче утырышы үтте. Утырыш агымдагы елның беренче яртысына яшьләр советының эшчәнлегенә йомгаклар ясаудан башланды.

Николо-Березовка авылында район каршындагы яшьләр советының өченче утырышы үтте. Утырыш агымдагы елның беренче яртысына яшьләр советының эшчәнлегенә йомгаклар ясаудан башланды.
Яшьләр советы рәисе урынбасары Елена Апакова билгеләвенчә, беренче яртыеллыкта яшьләр советы районның бик күп проектларында катнашкан, шулай ук төрле чараларның инициаторы булган. Мәсәлән, үзәк район мәдәният йортында «Прикамье-2018: чиксез дөнья» яшьләр форумы оештырылган. Әлеге форум 14-30 яшьлек иң актив белем бирү учреждениеләре укучыларын, студентларны, эшче яшьләрне, шулай ук районың иҗтимагый оешмалары вәкилләрен бер мәйданчыкта җыярга мөмкинлек биргән.
«Башкортстан Республикасының иң яхшы яшьләр советы - 2017» республика конкурсында яшьләр советы икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Бу яшьләр советының барлык башлангычларда да актив булуын раслый.
Аннары яшьләр советының кураторы Рөстәм Әхтәмов БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга сайлауларга әзерләнгәндә фикер алышулар турындагы үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты.
«Геркулес» үсмерләр клубы директоры Римма Фабер муниципаль органнарның яшьләргә булышлык итүе турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул популяр программаларга тукталды. Шуларның берсе – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү».
- 2010-2017 елларда әлеге программа кысаларында 22 гаилә барлыгы 14 миллионнан артык суммага үзләренең торак шартларын яхшыртты. Агымдагы елда ике күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтү көтелә. Шулай ук «БР авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы эшли. Әлеге программа социаль өлкәдә яисә агросәнәгать комплексында эшләүче яшь белгечләрне һәм аларның гаиләләрен авыл җиренә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Шулай ук программада катнашучы авыл җирендә социаль өлкәдә яисә агросәнәгать комплексында ким дигәндә биш ел буе эшләргә тиеш, - дип аңлатты Римма Вәгыйзовна.
Программа гамәлдә булган чорда барлыгы 104 яшь гаилә һәм яшь белгеч үзләренең торак шартларын яхшырткан.
Римма Фабер «Домокомплект» программасы турында җентекләп сөйләде. Ул әзер бүрәнә яисә пиломатериаллар белән борыс торак йортлар комплектын сатып алуга 5 елга 5 процент белән ташламалы заем бирүне күзаллый. “Ипотека”ның бу төренә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган авыл кешеләре исәп тота ала. Шулай ук яшь, тулы булмаган гаиләләргә бер тапкыр һәм бушлай торак төзелеше өчен җир участоклары бирелә.
Римма Вәгыйзовна яшьләр советы әгъзаларына беренче бала туганда бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләр, эшкуарлыкка булышлык итү район программасы һәм яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү турында да сөйләде. Максатлы кабул итү кысаларында укучыларга районда «Студентларга социаль ярдәм күрсәтү» муниципаль программасы да эшли.
Районда «Күбрәк китап» федераль программасын тормышка ашыру турында яшьләр советы әгъзасы, Курый модельле китапханә мөдире Степан Бикбатыров таныштырды.
- Безнең районда әлеге проектны тормышка ашыруга яшьләр советы күзәтчелек итә. «Күбрәк китап» интеллект-клубы – парламент структураларының яшьләрне китаплар турында фикер алышуга җыйган мәйданчык ул. Ай саен алдан билгеләнгән бер китапны тикшерәчәкләр. Клуб мәктәп, мәдәният йорты, иҗтимагый оешма базасында оештырылырга мөмкин. Бүгенгә безнең районда «Күбрәк китап укысаң – фикерең ныклы булыр» исеме астында бер интеллект-клуб төзелгән. Тагын шундый 20 клуб төзү планлаштырыла. Әлеге проектны мәдәният бүлеге һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә тормышка ашырырга уйлыйбыз, - дип уртаклашты Степан Сергеевич.
Чара азагында яшьләр советы әгъзалары алдында район Советы рәисе Айрат Мортазин, Совет секретаре Алексей Горбачев чыгыш ясады. Алар яшьләр советының эшен югары бәяләде һәм киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.
Читайте нас: