Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 ноябрь 2018, 15:53

Депутатлар бик күп мәсьәләләр тикшерде

Унбишенче район Советы утырышында депутатлар 19 сорау карады – бюджетка төзәтмәләр кертүдән алып аерым уңышларга ирешкән гражданнарга Почет грамоталары тапшыру турындагы карарларга кадәр.

Унбишенче район Советы утырышында депутатлар 19 сорау карады – бюджетка төзәтмәләр кертүдән алып аерым уңышларга ирешкән гражданнарга Почет грамоталары тапшыру турындагы карарларга кадәр.
Утырыш башында район Уставына, 2018 елга һәм 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына бюджет турындагы Совет карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.
Аннары районның урындагы үзидарә органнары һәм Арлан, Куян, Мүзәк, Николо-Березовка, Яңа Кабан, Раздолье, Саузбаш, Шушнур авыл советлары авыл биләмәләре арасындагы район вәкаләтләренең бер өлешен авыл биләмәләренә тапшыру турындагы килешүгә өстәмә килешү төзү турындагы мәсьәлә тикшерелде.
Район хакимиятенең тереклекне тәэмин итү һәм төзелеш секторы мөдире Р.Габдрахимова «Башкортстан Республикасы Краснокама районы муниципаль районында автомобиль юлларын үстерү» муниципаль программасын тормышка ашыру барышы турында сөйләде. Агымдагы елга автомобиль юлларын карап тотуга, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм Түбән Такыя авылына керү юлын реконструкцияләүгә документлар проектлауга барлыгы 27 342,742 мең сум акча каралган.
Быел шулай ук Олы Әмҗә, Иске Бура, Бөрнеш авылларына керү юлларын төзүгә дә акча бүленгән. Бу эшләрне ел азагына кадәр тәмамларга планлаштыралар.
Территориаль заказ кысаларында Николо-Березовка (0,66 км) һәм Яңа Каенлык (1,30 км) авыл биләмәләрендә автомобиль юлларын, шулай ук җирле әһәмияттәге 3,6 км озынлыктагы Воробьево-Карякино автомобиль юлы ремонтланган.
Краснокама юл ремонт-төзелеш идарәсе көче белән Яңа Кабан, Раздолье, Кутлинка, Енактаево, Яңа Актанышбаш, Никольск, Апасево авыллары урамнарына ком-таш салынган, Раздолье авылына кергән юлга (0,5 км) асфальт салынган. Шулай ук муниципальара һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтланган.
Район халкына медицина хезмәте күрсәтү турында үзәк район дәваханәсенең баш табибы Ф.Бадертдинова сөйләде. Агымдагы елның 9 аенда 196 бала туган, бу былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 3 балага күбрәк. Балалар 1,5%ка күбрәк туган. Барлык үлүчеләр санына килгәндә, 9 ай эчендә 312 кеше үлгән, бу былтыргыдан 2 очракка күбрәк. Соңгы 2 елда үлүчеләр саны 25,8%ка кимегән.
Үлүчеләрнең уртача яше - 68,7, ир-атлар уртача – 62, хатын-кызлар 76 яшьтә үлгән.
Эшкә сәләтле 86 кеше үлгән. Шуларның 72се (83,7%) – ир-атлар, 14е (16,3%) – хатын-кызлар. Узган ел белән чагыштырганда эшкә сәләтле кешеләр 13 очракка күбрәк үлгән (17,8%ка арткан). Эшкә сәләтле кешеләр арасында үлүчеләрнең уртача яше - 47,1, шулар арасында ир-атларга уртача – 47,3, хатын-кызларга 45,8 яшь туры килә.
Соңгы елларда үзәк район дәваханәсендә учреждение биналарына капиталь һәм агымдагы ремонт буенча күләмле эшләр башкарыла. Мәсәлән, Николо-Березовканың 1нче санлы гомумтерапия бүлекчәсендә канализация һәм су белән тәэмин итү системасы яңартылган, агач тәрәзәләр һәм ишекләр пластикка алыштырылган. Иске Бөртек, Сауз, Иске Мошты авыллары ФАПларының җылылык системасына капиталь ремонт ясалган, Раздолье фельдшер-акушерлык пунктында газ казанлыгы алыштырылган. Флюорография аппараты һәм ультратавышлы күп функцияле сканер алынган. 2019 елга лифтка капиталь ремонт планлаштырылган.
Районның белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем бирү эшчәнлеген оештыру турында мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов отчет тотты. Әлеге вакытта район балалар бакчаларында 1186 бала тәрбияләнә. Учреждениеләрнең матди-техник базасы ел саен яңартылып һәм баетылып тора. Мәктәпкәчә белем бирүне арттыруга булышлык итүче альтернатив формалар гамәлгә кертелә. Шул максаттан Куян авылы балалар бакчасында мәктәп алды әзерлеге төркеме эшли, район үзәгенең өч балалар бакчасында кыска вакытка килеп йөрү төркемнәре эшли. Өстәмә белем алучы балалар саны арта бара, инновацион эшчәнлек җәелдерелә. Николо-Березовканың 1 нче санлы «Березка» балалар бакчасы Бөтенрусия тикшеренү проектында катнаша, 3нче санлы «Радуга» балалар бакчасы республиканың белем бирү оешмаларында электрон белем бирүне үстерүгә проектларны гамәлгә ашыру өчен пилот мәйданчыгына әйләнде.
Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә бүген 2663 бала укый, шул исәптән 300 беренче сыйныф укучысы.Соңгы елларда укучылар саны тоткырлы саклана.
«Безнең районда авария хәлендә булган учреждениеләр юк, икенче сменада укучылар да юк», - дип ассызыклады Илдус Идрисович.
Яңа уку елында 14 мәктәп автобусы көн саен 33 авылдан 319 баланы мәктәпкә йөртә. Автобусларның барысы да таләпләргә туры килә, ГЛОНАСС системасы һәм тахографлар белән җиһазландырылган, барысының да ялт-йолт итүче маячоклары бар.
Янгын һәм террроризм хәвефсезлеге кысаларында соңгы ике елда 34 белем бирү оешмасында видеокүзәтү куелган, тагын 13ендә һәм «Кама» лагеренда янгын турында дежур хезмәте пультына турыдан-туры сигнал керә торган янгын мониторингы системасы урнаштырылган, 30 учреждениегә «Мираж» янгын сигнализациясе куелган, тимер эзләгечләр сатып алынган.
Агымдагы елда барлык 75 чыгарылыш укучысы да мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы үткән һәм аттестатлар алган. Югары баллар (80нән югары) алган укучыларны быел Куян, Яңа Нугай (6шар кеше), Мүзәк (4 укучы), Николо-Березовка, Яңа Актанышбаш (2шәр), Арлан, Яңа Бура, Иске Янъегет (берәр укучы) мәктәпләре әзерләгән. 21 чыгарылыш укучысы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнгән. Алар үзләренең уңышларын югары уку йортларына кергәндә дә раслады.
Аннары утырышта Милекчелек белән идарә итү мәсьәләләре буенча комитет һәм район хакимиятенең муниципаль милек белән идарә итү мәсьәләләре буенча үзара килешеп эшләве турындагы килешү срогы озайтылды, районның муниципаль милкеннән файдалану хокукларын рәсмиләштерү тәртибе һәм аннан файдаланган өчен еллык аренда түләвен билгеләү турындагы район Советы карарына үзгәрешләр кертелде. Шулай ук район хакимиятенең структурасы расланды һәм бүләкләүләр турындагы мәсьәлә каралды. Утырыш эшендә БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Булат Юмадилов та катнашты.
Читайте нас: