Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 ноябрь 2018, 19:07

Иске Бөртек авылыннан Әнисә Каһирова катлаулы, әмма кызыклы тормыш юлы уза

Әнисә Әсләм кызы фронтовик та, тыл эшчесе дә түгел, ул гади ана, дәү әни һәм әбекәй… Ул катлаулы, әмма кызыклы тормыш юлы уза. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары дүрт яшь була.

Әнисә Әсләм кызы фронтовик та, тыл эшчесе дә түгел, ул гади ана, дәү әни һәм әбекәй… Ул катлаулы, әмма кызыклы тормыш юлы уза. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары дүрт яшь була.
Бүген 70-80 яшьләрен тутыручы кешеләрне Бөек Ватан сугышы чоры балалары дип атыйлар. Эш аларның туган елларында да түгел, аларны сугыш үзе тәрбияли.
Әнисә Каһированың балачагы, байтак яшьтәшләренеке кебек үк, авыр була: ачлыгын да кичерә ул, ялангач та йөри, авыр эшен дә күтәрә. Ул Иске Бөртек авылында туып үсә. Гаиләдә дүрт бала була, тик, кызганычка каршы, аларның икесе иртә үлә. Әнисә һәм олы абыйсы гына калалар. Әтисе Әсләм Галләметдин улы 1943 елда Орёл шәһәре янында һәлак була. Аның исеме районның Хәтер китабына кертелгән.
Әнисә Әсләм кызы кече яшьтән үк эшли: баржага такталар төйи, колхозда эшли, торф чыгарырга йөри. Басу чабалар, ашлык суктыралар, салам өяләр – барысы да кул көче белән башкарыла.
1957 елның апрелендә ул авылдашы Дәниф Каһировка кияүгә чыга. Ир белән хатын авыр да, шул ук вакытта бәхетле дә гомер уза.
- Авырга туры килде, ашарга табарга, балаларны үстерергә кирәк. Акчаны аз түләделәр. 1960 елда каенанам үлде. Каенатам икенче группа инвалид иде, каты чирләде, аны тугыз ел карадык. Хәер, кем-кемне карагандыр инде. Ул 28 сум пенсия алды, безнең хезмәт хакы тагы да азрак иде. Аның 28 сумына яшәдек тә инде.
Әнисә Әсләм кызы 22 ел Иске Бөртек фермасында сыер савучы булып эшли. Иртүк торып сыерлары янына ашыга ул. Һәр савымчыга 30ар сыер туры килә. Кул белән савалар, аннары араннарны тазарталар, мал азыгын бушаталар. Фермадан кайтуга Әнисәне кәҗәләре, аты, кош-кортлары көтеп тора.
Әнисә Әсләм кызының хезмәт юлы туган авылы белән бәйле. Бер эштән дә курыкмый ул, нинди генә эш кушсалар да җиренә җиткереп башкара. Бүген янында ире юк инде. «Тормыш коруыбызга 60 ел тулганны «көтеп тормыйча» китеп барды, бер генә ел калган иде, югыйсә», - дип авыр сулый Әнисә апа.
Бүген ул ялгызы яши. Кәҗәләрен бетергән инде, шулай да быел сарык алган. «Ите өчен инде, - ди ул. – Йонын сатудан файда юк – килограммын сигез сум белән генә алалар. Тавыклар асрыйм, йомырка үземнеке. Сөтне сатып алам инде». Әнисә Әсләм кызы гарәп телендә укырга өйрәнгән, хәзер намазларны калдырмый, ураза тота. Ике күзенә дә операция ясатуга карамастан, район гәзитен алдыра һәм аны рәхәтләнеп укый.
Ире белән биш бала үстергәннәр. Бүген ул 16 оныкка дәү әни. Каһировлар балаларын яхшы, эш сөючән итеп үстерәләр. Хәзер алар әниләрен карый.
- Балаларым һәм оныкларым – иң зур бәхетем минем. Аларга карыйм да, шатланып туя алмыйм, - ди ул. – Алар мине ташламый, ярдәм итәләр, хәлемне белеп торалар. Электән тормыш авыр булды, әмма кешеләр игелеклеләр иде. Ирем Дәнифем белән без һәрчак бер-беребезгә терәк булдык. Авырлыкларны бергә кичердек, сынмас, сыгылмас өчен бер-беребезгә көч бирә белдек.
Бу нәфис олы яшьтәге ханымга карыйсың да, фермада ничек эшләде дә, өендә барысына да ничек җитеште икән, дип уйлыйсың. Ул гомере буе җиң сызганып эшләгән һәм электән хезмәт көненә, тиеннәргә эшләвенә, бүген ял итеп акча алуына нык гаҗәпләнә.
Сентябрьдә 82 яшен тутырган Әнисә апа төшенкелекә бирелми, һәр көнгә сөенеп яши. Балалары, оныклары өчен сөенә. Фотосурәтләрне караганда авыр тормышын искә ала һәм бүгенгесенә шатлана. Аның тормышны яратуына һәм киләчәккә өмет белән каравына без, яшьләр, көнләшерлек. Хәер, безгә көнләшергә түгел, ә Әнисә апа кебекләрдән үрнәк алырга кирәк.
Читайте нас: