2019 елның 1 гыйнварыннан район, бөтен республика кебек үк, калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчәчәк. Һәм соңгы вакытта «Эко-Сити» төбәк операторына бирелгән иң популяр сорауларның берсе – нәрсә ул каты коммуналь калдыклар?
Каты коммуналь калдыклар төшенчәсе беренче тапкыр федераль закон тарафыннан билгеләнде. Бу яшәү барышында безнең йортларда, участокларда җыелган чүп-чар, мәсәлән, ризык калдыклары, савытлар, төргәкләр, кием-салым, ягъни, бу көн саен барлыкка килеп торган гадәти көнкүреш калдыклары. Ә каты коммуналь калдыклар исемлегенә нәрсәләр керми? Контейнерларга ташларга ярамаган нәрсәләр. Болар – мебель кебек зур чүпләр, төзелеш калдыклары, терекөмеш лампалары, батарейкалар.
Көн саен калдыклар артып кына тора, һәм алар белән нәрсә эшләргә дигән җитди сорау туа. Яңа елдан дәүләт калдыклар белән эш итү өлкәсен контрольгә алачак. Моның өчен төбәк операторлар институты төзеләчәк. Нәкъ алар калдыкларны кая куюлары өчен җавап бирәчәк, һәм аннан файдалы компонентларны аерып алып, урманга яисә чокырга ташларга түгел, ә заманча полигоннарга илтүгә гарантия бирәчәк. Бу түбәндәгечә булачак. Чүп капчыгы контейнерга эләккәннән соң, аны машина алып китә һәм чүп аера торган комплекска илтә. Биредә калдыкларны сортларга аерачаклар һәм аннан пыяла, кәгазь, пластик, органик калдыклар кебек файдалыларын сайлап алачаклар. Соңрак аларны эшкәртәчәкләр, һәм алар икенче тапкыр гамәлгә яраклы булачаклар. Калган чүпне пресслап, лицензияле полигонга чыгарачаклар. Димәк, кешеләр һәм тирә-як мохит өчен аның зарары булмаячак. Зарарлы матдәләр туфракка, суга һәм һавага эләкмәячәк.
Узган атнада районда да калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү мәсьәләләре тикшерелде.
Киңәшмәдә БР Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты белгечләре, район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов, 2нче зона буенча төбәк операторы булган «Дюртюлимелиоводстрой» җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев, авыл биләмәләре башлыклары, шулай ук район буенча каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнүче оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә БР Экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитетының әйдәүче белгеч-эксперты Роза Салихҗанова каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча реформа, халыкны һәм урындагы үзидарә органнарын 2019 елның 1 гыйнварыннан нинди үзгәрешләр көтүе турында сөйләде. Киңәшмәдә барлык сорауларга да аңлатмалар бирелде, һәм алдагы эшләр планы билгеләнде.
Әлеге вакытта күп кенә авыл биләмәләрендә каты коммуналь калдыкларны җыю системасы эшләми. «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы федераль законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, 2019 елның 1 гыйнварыннан контейнер мәйданчыкларын булдыру һәм аларны карап тоту урындагы үзидарә органнарына йөкләтелә.
Бүгенге көнгә районда муниципалитетлар тарафыннан коммуналь калдыкларны туплар өчен урын да билгеләнмәгән һәм әлеге эшләрне башкаруга акча да бүленмәгән.
Урындагы үзидарә органнарына каты коммуналь калдыкларны җыю урыннарын булдыруны һәм аларны карап тотуны оештыру процессын, коммуналь калдыкларны җыяр өчен урын булдыруны, һәм аны, законга ярашлы, реестрга кертүне тизләтергә киңәш ителде.Шулай ук авыл биләмәләре территорияләрендә рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрне юкка чыгару буенча эшне көчәйтергә кирәк.