Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 ноябрь 2018, 14:49

Район укучылары «Турникетсыз атна» акциясендә катнашты

Акция барышында укучылар үзәк район дәваханәсендә, «Җылылык челтәрләре» җәмгыятендә, Нефтекама шәһәренең Матбугат йортында булды.

Акция барышында укучылар үзәк район дәваханәсендә, «Җылылык челтәрләре» җәмгыятендә, Нефтекама шәһәренең Матбугат йортында булды.
Профориентация эше районның мәшгульлек үзәге эшчәнлеге юнәлешләренең берсе булып тора.
Шуңа күрә «Турникетсыз атна» акциясе барышында районның мәшгульлек үзәге бүлеге укучылар өчен төрле предприятиеләргә экскурсия оештырды. Чөнки нәкъ эшчеләр белән очрашып сөйләшкәндә генә предприятиеләр һәм оешмаларның эшчәнлеген тулысынча күз алдына китерергә, эшчеләрнең хезмәт шатларын күрергә, теге яки бу һөнәр ияләре үтәргә тиешле таләпләрне белергә була. Моннан тыш, балаларның һөнәрләр белән турыдан-туры танышуы бүген хезмәт базарында сорау белән кулланылган һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштырырга мөмкинлек бирә. Бу белемнәре тиздән һәр укучыга, мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәр сайлаганда кирәк булачак.
Акция үзәк район дәваханәсеннән башланды. Бирегә экскурсиягә Яңа Актанышбаш, Никольск, Николо-Березовка мәктәпләре укучылары килде. Балалар поликлиникасы эше белән танышуны алар регистратурадан башлады. Биредә алар бүген нинди ысуллар белән табибка язылырга мөмкин булуы, дәваханәдә нинди табиблар кабул итүе, пациентларны кабул итү ничек оештырылуы турында белде. Шулай ук аларга районда, шул исәптән, Куян авылында да, нинди бүлекчәләр эшләве, көндезге стационар бүлекчәләре һәм авыллардагы ФАПлар, төрле бүлекчәләрнең бер-берсе белән үзара бәйләнештә эшләве турында сөйләделәр. Укучыларда УЗИ аппараты аеруча кызыксыну тудырды. Укучыларның берсе хәтта белгечкә килгән «авыру» булып уйнарга да ризалашты. Шул рәвешле, укучылар экскурсия барышында дәваханәнең һәм анда эшләүчеләрнең эшенә башкача карадылар. Шулай ук алар бүген медицинада нинди белгечлекләрнең таләп ителүе, һәм төрле юнәлешләр буенча нинди югары уку йортларында белем алырга мөмкин булуын белде.
Яңа белемнәр алуга килгәндә, Николо-Берёзовка авылының 2нче санлы казанлыгындагы экскурсия дә кызыклы булды. Бирегә Мүзәк, Яңа Кабан һәм Яңа Бура мәктәпләре укучылары килде. Монда аларга төрле җайланмаларны, корылмаларны күрсәттеләр. Җылылыкны ничек алулары һәм аны кулланучыларга ничек җиткерүләре турында кызыклы итеп сөйләделәр. Катлаулы корылма ярдәмендә газдан ничек җылылык җитештерелүен аңлаттылар. Укучылар коммуналь хезмәтнең әлеге юнәлешендә нинди белгечләр эшли алуын, һәм бу һөнәрләргә кайда укырга мөмкин булуын белде. Укучыларның күбесе кайбер һөнәрләр турында беренче тапкыр белде, һәм һөнәрләр дөньясы иксез-чиксез икән дигән нәтиҗәгә килде.
Иске Мошты, Яңа Кабан, Раздолье һәм Яңа Бура мәктәпләре укучылары Нефтекама шәһәренең Матбугат йортына экскурсия барышында һөнәрләрнең бөтенләй икенче төрләре белән танышты. Биредә Турникетсыз көн Матбугат йорты эшендәге иң мавыктыргыч мизгеленнән башланды – балаларга гәзитнең ничек басылуын күрсәттеләр. Зур корылмада кәгазьләр басылуы, һәм конвейер буенча әзер продукт – гәзитнең чыгуы балаларны чыннан да тәэссоратландырды. Аннары предприятие хезмәткәре, башка цехларга үткәч, гәзитне бастырыр алдыннан нинди эшләр башкарылуы, бу процесска кәгазьне ничек әзерләүләре һәм башкалар турында сөйләде. Гәзит-журналлар чыгарудан тыш, Матбугат йорты төрле документлар, блокнотлар һәм башка продукция дә җитештерә. Укучыларга аларны эшләү моментын да күрсәттеләр. Берничә цехта булып, укучылар төрле документларга тышларның ничек эшләнүен, брошюроларны һәм блокнотларны төрле ысуллар белән тегүләрен күрде.
Шул рәвешле, «Турникетсыз атна» акциясе барышында Краснокама укучылары беренче тапкыр кайбер һөнәрләр белән танышты, таныш булган һөнәрләренә башкача карадылар һәм белемнәрен нинди юнәлешләргә җибәрергә мөмкин булуын белделәр.
Читайте нас: