Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 ноябрь 2018, 15:10

Рузана Фәтхетдинова җиңел атлетика белән шөгыльләнә

Николо-Березовка мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рузана Фәтхетдинова җиңел атлетика белән җитди шөгыльләнә. Яшь спортчының исеме безнең район гәзитендә еш телгә алына. Рузана спортта үзен лаеклы күрсәтә һәм җиңел атлетика буенча тренер яисә физкультура укытучысы булырга хыяллана.

Николо-Березовка мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Рузана Фәтхетдинова җиңел атлетика белән җитди шөгыльләнә. Яшь спортчының исеме безнең район гәзитендә еш телгә алына. Рузана спортта үзен лаеклы күрсәтә һәм җиңел атлетика буенча тренер яисә физкультура укытучысы булырга хыяллана.
Ул 6нчы сыйныфтан башлап балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенә тренер Дилара Шәйдуллина җитәкчелегендәге җиңел атлетика секциясенә йөри. Күнекмәләргә ул зур теләк белән йөри, өстәвенә, анда һәрвакыт үзенең дуслары белән очраша.
- Без атнасына дүрт тапкыр күнекмәгә йөрибез. Гадәттә Николо-Березовка мәктәбендә, шулай ук балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында шөгыльләнәбез. Күнекмәләр тизлекне арттыруга, чыдамлык өстендә эшләүгә, мускулларны сузуга юнәлтелә. Безгә Дилара Мәсәбиховна яхшы стимул бирә. Безне һәрвакыт мактап, дәртләндереп тора, кайвакыт тиргәп тә ала, - дип сөйли спортчы.
Җиңел атлетикага кадәр Рузана бер ел кыяга менү белән шөгыльләнгән. Ләкин бу спорт төре аңа бик ошап бетмәгән.
Рузана йөгерүне очраклы гына сайламаган. Аның әти-әнисе дә элек җиңел атлетика белән шөгыльләнгән булган.
Спортчы кыз үзе сөйләвенчә, аның күмирлары да бар. Болар – безнең район спортчылары Эдем Утяков, Влад Братанов. Максатка омтылучан һәм түземле җиңел атлетчылар.
Яшь булуына карамастан, Рузананың төбәк һәм республика ярышларында ирешкән уңышлары да байтак. Шушы көннәрдә ул Яңавылдан җиңү белән кайткан. Быел ул Казанга, Уфага ярышларга барган һәм призлы урыннар алган. Грамоталарын һәм медальләрен ул кадерләп саклый, чөнки алар ныкышмалы көрәштә яулап алынган.
Рузана җиңел атлетиканың спринтер дисциплинасында йөгерә. Дилара Мәсәбиховна сүзләре буенча, ул нәкъ кыска дистанцияләрдә зур уңышларга ирешергә мөмкин, ул аны 400 метрга йөгерүдә җиңүче итеп күрә.
Читайте нас: