Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 ноябрь 2018, 18:05

Яңа Каенлыктан Алмаз Рамазанов эшкуарлык сафын тулыландырган

Соңгы елларда кече эшкуарлык субъектларын арттыру турында күп сөйләнелә. Һәм үз эшләрен ачарга теләүчеләргә ярдәм итү максатыннан төрле программалар эшли. Берничә ел элек шундый программаларның берсеннән Яңа Каенлыктан Алмаз Рамазанов та файдаланган һәм Куян авылы янында автосервис ачкан.

Соңгы елларда кече эшкуарлык субъектларын арттыру турында күп сөйләнелә. Һәм үз эшләрен ачарга теләүчеләргә ярдәм итү максатыннан төрле программалар эшли. Берничә ел элек шундый программаларның берсеннән Яңа Каенлыктан Алмаз Рамазанов та файдаланган һәм Куян авылы янында автосервис ачкан.
- Мин һәрвакыт үз эшемне ачу, әйткәндәй, үземә эшләү теләге белән яндым. Һәм нәкъ машина ремонтлау буенча хезмәтләр тәкъдим итәсе килде, чөнки машиналар ремонтларга ярата идем, бу мин бик яхшы аңлаган эш, һәм шуңа күрә дә әлеге өлкәдә үсеш алалырмын дип уйладым. Ләкин башта бераз икеләнүләр дә булды, өстәвенә, әти-әниләрем дә минем планнарга шикле карады. Шулай да уйлаганымны тормышка ашырып карарга булдым, һәм 2014 елда арендага гараж алып, эшли башладым, - дип сөйли Алмаз.
Башта Алмаз машиналарны берүзе көйли, кергән табыш эшчеләр ялларга җитми. Акрынлап заказлар күләме арта башлый, ремонтны сыйфатлы башкарганга күрә, клиентлары да күбәя. Шуннан яшь эшкуар, аренда өчен түләмәскә, үзенә автосервис төзергә була – алга таба барырга кирәк бит, күрсәткән хезмәтләренең сорау белән кулланылуы да эшенең алга китәчәгенә күрсәтә.
Һәм менә 2016 елда Алмаз үзенең автосервисын ача, кирәкле җиһазлар сатып ала. Үзаллы эш башлаганда район хакимиятенең булышлыгы да зур ярдәм була – биредә үз эшен ачуга һәм үстерүгә акча алырга ярдәм итәләр.
Әмма, эшкуар сүзләре буенча, барысы да җиңел һәм шома гына бармый – бина төзүгә, җиһазлар сатып алуга акча күп китә. Ягъни башта ул «минус»ка эшли – бар табышын җиһазлар сатып алуга, чыгымнарны каплатуга тота. Өстәвенә, заказлар арткач, ике кеше дә яллый – шуңа күрә аларга хезмәт хакы түләргә дә кирәк. Әмма эшкуар берүзе генә эшли алмый, эше күбәя, җитешми башлый, чөнки сорау арта. Аларга нигездә урындагы халык мөрәҗәгать итә, кайбер оешмалар белән хезмәтләндерүгә килешү дә төзи. Эш күләменең артуына автосервисның уңайлы урында урнашуы да ярдәм итә – биредә машиналар күп йөри һәм кемгәдер ремонт яисә тәгәрмәч алыштырырга кирәк булып кына тора. Шул ук вакытта кәгазь эше дә күп – кирәкле документларны вакытында тутырырга, отчетлар эшләргә кирәк, шуңа күрә Алмазның сервисда эшләргә вакыты да калмый.
- Эш күп булганда, үзем дә ремонт белән шөгыльләнәм. Ләкин бар эшне дә хезмәттәшләремә ышанып тапшырам, чөнки миндә тәҗрибәле, яхшы автомеханиклар эшли, үз эшләрен җаваплы башкаралар – ремонт сыйфатына зарланып килгән кеше юк. Шуңа күрә автосервисда эшләве уңайлы булсын өчен бар шартларны да тудырасы килә, моңа акча жәл түгел, - ди эшкуар.
Әйткәндәй, чыгымнарны каплатырга Алмазның хезмәт хакы да нык ярдәм итә – ул вахта ысулы белән себердә эшләп йөри. Ә ул эштә чакта автосервис белән әтисе яки кияве җитәкчелек итә – менә шундый гаилә бизнесы. Алмаз үзе якыннарының ярдәменә бик шат һәм рәхмәтле, аларсыз эшләп булмас иде, ди.
- Якыннарымның булышуы бик коткара. Читтән караганда, үз эшең белән шөгыльләнү бик җиңел кебек тоела, әмма минем, мәсәлән, берничә тапкыр, туктыйм, барысын да ташлыйм, дигән чакларым да булды. Ләкин түземлегем аркасында башлаган эшемне тагын дәвам итәм. Менә, ниһаять, әкренләп алган җиһазлар үзләрен каплата башлады, бәлки, хәзер җиңелрәк булыр, - ди уртаклаша Алмаз.
Эшләренең болай алга китүе эшкуарга кечкенә автозапчастьлар кибетен ачарга да мөмкинлек бирә – практикадан күренүенчә, урындагы халыкта, үтеп баручыларда һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләрдә ул сорау белән кулланылачак. Ә автосервис тәкъдим иткән хезмәтләрнең бу якларда сорау белән кулланылуын вакыт күрсәтте инде.
Читайте нас: