Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
6 ноябрь 2018, 16:30

6 яшь гаилә социаль ярдәм алды

Районда 6 гаилә торак сатып алуга яисә шәхси торак төзелешенә алынган кредитларын каплатуга яки бер өлешен түләүгә социаль ярдәм алды.

Районда 6 гаилә торак сатып алуга яисә шәхси торак төзелешенә алынган кредитларын каплатуга яки бер өлешен түләүгә социаль ярдәм алды. Республика бюджеты исәбенә әзер яисә төзелеп килгән торак сатып алуга яки шәхси торак төзелешенә алынган кредит (ипотека) буенча бурычның төп суммасын каплатуга яисә процентларын түләүгә социаль ярдәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча республика программасы, һәм «Башкортстан Республикасының төзелеш комплексын һәм архитектурасын үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында тәкъдим ителгән иде.
Дөрес, әлеге программага 2016 елның азагына кадәр генә керергә мөмкин булды. Әлеге программа буенча район хакимиятендә 12 кеше чиратта тора. Моңа кадәр баласы туганнан (уллыкка алганнан) соң социаль түләүгә түбәндәге таләпләргә җавап биргән яшь гаиләләр генә хокуклы булды. Беренчедән, торак шартларын яхшырту турында килешү төзегән вакытта яшь гаилә торак шартларына мохтаҗ дип танылган булырга тиеш. Баласы (балалары) туган (уллыкка алган) вакытка торак шартларын яхшырту турында килешү буенча түләнеп бетмәгән бурычлары булу зарур. Шул ук вакытта бала (балалары) туганда (уллыкка алганда) яшь парларның һәрберсенә яисә тулы булмаган гаиләдә әти яки әни кешегә 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Программа шартлары буенча яшь гаиләгә торак сатып алуга яисә шәхси торак төзелешенә алынган кредитларын каплатуга яки процентларын түләүгә социаль ярдәм беренче бала тугач – 8, икенче бала тугач – 12, өченче һәм аннан соңгы бала тугач 16 кв. метр мәйданы бәясе күләмендә бирелә. Аны алыр өчен яшь гаилә баласы (балалары) тугач (уллыкка алгач) бер ел эчендә район хакимиятенә заявка бирде һәм кирәкле документларны тапшырган. Торак шартларын яхшыртуга гариза биргән гаиләләр арасында Николо-Березовкадан Авзаловлар гаиләсе дә булган.
- Без район хакимиятенә торак шартларын яхшыртуга гаризаны 2008 елда биргән идек, чөнки бу мәсьәләне үзебез генә хәл итүебезне күз алдына китерә алмадык. Һәм без торакка мохтаҗ идек. Ул чакта безнең безнең бер бала иде, ә 2014 елда икенче улыбыз туды. Торак шартларын яхшырту өчен без ипотекага район үзәгеннән фатир сатып алдык. Безгә ипотеканың бер өлешен каплатуга социаль ярдәм каралган программа барлыгы турында аңлаттылар. Һәм күптән түгел генә әлеге программа буенча социаль түләү алачагыбызны белдек. Шул акча ярдәмендә без ипотеканың бер өлешен каплата алабыз, һәм аның яртыдан күбрәге генә кала. Социаль түләү – безнең гаилә өчен зур ярдәм ул, хәзер без ипотеканы тизрәк каплатып бетерәчәкбез, - ди Айгөл Авзалова. Һәм мондый ярдәмне районның берничә гаиләсе алды. Әле балалары 2014 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр туган 6 гаилә барлыгы 2067869,57 сум күләмендә социаль ярдәм ала. Тагын балалары 2014 елның октябреннән башлап һәм 2015 елда туган 6 гаилә исәптә кала.
Читайте нас: