Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 ноябрь 2018, 12:26

Районда беренче ата-аналар форумы үтте

Шушы көннәрдә Николо-Березовкада, «Йолдызлык» балалар иҗат үзәге базасында «Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда гаилә белән мәктәпнең үзара килешеп эшләве» беренче ата-аналар форумы үтте, һәм анда районның иң актив ата-аналары катнашты.

Шушы көннәрдә Николо-Березовкада, «Йолдызлык» балалар иҗат үзәге базасында «Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгытуда гаилә белән мәктәпнең үзара килешеп эшләве» беренче ата-аналар форумы үтте, һәм анда районның иң актив ата-аналары катнашты.
Форумның эше дүрт тематик мәйданчыкта алып барылды. Башта ата-аналарга Николо-Березовка мәктәбе психологы Гөлфинә Аскарова җитәкчелеге астында психологик тренинг үтәргә тәкъдим ителде. Аннары Николо-Березовка үзәк район дәваханәсе психологы Зинфирә Зәкирова үсмерләр белән ничек уртак тел табарга өйрәнергә дигән темага ата-аналар белән әңгәмә алып барды. Үсмер чорны еш кына авыр диләр. Чөнки бу чорда бала белән ата-ананың мөнәсәбәтләре авырлаша. Бала үзен зур үскән дип исәпли, ләкин зур ук булып бетмәвен аңламый әле. Башка сүзләр белән әйткәндә, үсмер үзенең хокукларын белдерәсе килә, әмма аларны ничек тормышка ашырырга белми. Һәм ата-аналар үзләре дә кызының үсеп җитүен ничек кабул итәргә белми, һәм үскән дип бар нәрсәне дә рөхсәт итеп булмый бит. Зинфирә Закировна бала белән ничек сөйләшергә кирәклеге турында үз практикасыннан берничә мисал китерде.
Икенче төркемдә «Йолдызлык» балалар иҗат үзәге педагогы Ләйсән Галләмова ата-аналар белән Интернет челтәрендә хокукка каршы булган контентны ачыклау һәм аны юкка чыгару буенча практик дәрес үткәрде. Ләйсән Фирдависовна сөйләвечә, Интернет – иксез-чиксез мәгълүматлар дөньясы ул, анда белем дәрәҗәсен арттырыр өчен күп нәрсәләр, дәресләргә кызыклы материаллар табарга, китап укырга, шулай ук кызыклы фильм карарга була. Ләкин челтәрләр өчен каралган аерым кагыйдәләрне үтәгәндә генә ул синең дустың булырга мөмкин.
Югыйсә, Интернетның балага гына түгел, аның туганнары һәм якыннарына да зыян залуы бар. Интернет челтәрендә анык вакыт режимында махсус базадан куркыныч төркемнәр һәм шикле элемтәләргә мониторинг үткәрә торган система эшли. Катнашучылар арасыннан система сезнең балагызның аккаунтын таба икән, сезгә автоматик рәвештә әлеге төркем турындагы мәгълүмат белән хәбәр җибәрелә. Ата-аналарның һәрберсенә үзенең баласын әлеге системада тикшереп карарга мөмкинлек бирелде.
Срңгы төркемдә мәгариф бүлеге методисты Рәмзил Карамов занятиеләрдә робототехниканың ничек эшләвен күрсәтте. Рәмзил Миңнерәзимович билгеләвенчә, робототехника – кызыклы гына түгел, балаларга белем бирүдә файдалы нәрсә дә. Робототехника белән шөгыльләнгәндә вак моторика үсеш ала, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора.
Бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп кенә калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
Рәмзил Миңнерәзимович ата-аналарны Lego Mindstorms NXT белән таныштырды.
- Lego Mindstorms NXT- яңа технологияләр һәм Lego Technic катнашмасы ул. LEGO MINDSTORMS ярдәмендә роботны төзергә һәм барлык яздырылган командаларны үтәрлек итеп программалаштырырга мөмкин. Комплектка роботны төзер, аның белән идарә итәр өчен кирәкле бар нәрсәләр дә, төрле датчиклар, тавыш, яктылык, кагылу сенсорлары бар. LEGO MINDSTORMS комплектына роботның гәүдәсен төзер өчен LEGO TECHNICның 619 элементы керә, - дип сөйли мәгаиф бүлеге методисты.
Форумның икенче өлешендә мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов районда мәгариф системасы эшчәнлеге турында сөйләде. Үзенең чыгышында ул районда талантлы балаларны ачыклау буенча зур эш алып барылуын билгеләде. Болар – төрле фәннәр буенча олимпиадаларда, конкурсларда, район, рсеппублика, бөтенрусия дәрәҗәсендәге интеллектуаль ярышларда җиңүчеләр. Ике өстәмә белем бирү учреждениесендә 2585 бала шөгыльләнә, бу барлык укучыларның 93%ы дигән сүз.
Илдус Идрисович шулай ук ике ел рәттән район укучылары командасы мәктәп укучыларының республика спартакиадасында беренче урын алуын билгеләде.
ГТО нормаларын тестлаштыру үзәгендә агымдагы елның 10 аенда 39 укучы – алтын, 116 укучы – көмеш һәм 19 укучы бронза билге белән бүләкләнде. Чыгышын тәмамлап, Илдус Идерисович, укыту-тәрбия эшчәнлегенә укытучылар гына түгел, балалар һәм ата-аналар да кушылганда гына аның нәтиҗәсе булачагын билгеләде.
Аннары мәгариф бүлеге методисты Гөлназ Мирфайсалова сәләтле балаларны үстерү буенча эшләү турында сөйләде. Шулай ук ата-аналар алдында БГУның Нефтекама филиалы икътисад-математика факультетының фәнни эш буенча декан урынбасары Айгөл Әюпова, Нефтекама шәһәренең наркология диспансерының баш табибы урынбасары Гөлнара Вьюгова, Краснокама районы буенча эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы Светлана Исакова һәм башкалар чыгыш ясады.
Беренче район ата-аналар форуманыда катнашучыларның барысы да вакытларын файда белән үткәрүләреннән һәм алган белемнәреннән канәгать калды.
Читайте нас: