Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 ноябрь 2018, 13:28

Районда беренче сертификат тапшырылды

Республикада хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар күрелә башлады, шуларның берсе – гражданнарга квалификацияләрен арттыру һәм яңадан укыту программаларында катнашуга сертификатлар бирү. Республикада беренчеләрдән булып шундый белем бирү сертификатларын безнең районнан Әлфия Хуҗина да алды.

Республикада хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар күрелә башлады, шуларның берсе – гражданнарга квалификацияләрен арттыру һәм яңадан укыту программаларында катнашуга сертификатлар бирү. Республикада беренчеләрдән булып шундый белем бирү сертификатларын безнең районнан Әлфия Хуҗина да алды.
- Белем бирү сертификаты эшсез гражданнарның һөнәри белем алу вакытында акча түләү белән бәйле дәүләт ярдәменә хокукын раслый. Аны алу мөмкинлегенә мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак теркәлгән һәм эш эзләгәндә авырлык кичергән гражданнар ия, чөнки аның төп бурычы – гражданнарга эшкә урнашуда булышлык итү, хезмәт базарында көндәшлек сәләтен арттыру. Моннан тыш, бу чара эш бирүчеләргә булган (төзелгән) эш урыннарында тиешле квалификацияле кадрлар әзерләүдә булышлык итү дә, - дип сөйли районның мәшгульлек үзәге бүлеге җитәкчесе Илсөяр Ганиева.
Ягъни сертификат тәкъдим иткән финанс ярдәмен белән квалификациясен арттырганда яисә яңадан укыганда, гражданинга эш табуы җиңелрәк булачак. Дөрес, билгеле категориягә керүче гражданнар гына белем алу сертификатын алуга хокуклы. Болар, мәсәлән, инвалидлар, күп балалы, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, ялгыз ата-аналар, 14-18 яшьлек балигъ булмаганнар, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар, пенсия яше алдындагы кешеләр һәм башкалар.
Белем бирү сертификатын алып, квалификациясен арттырачак яисә яңадан укыячак белем бирү оешмасын гражданнар үзләре сайлый. Шул ук вакытта белем бирү оешмасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары реестрында исәптә торырга тиеш, чөнки укыган өчен акча аларга гына күчерелергә мөмкин. Яңадан уку юнәлешен сайлаганда да реестр тарафыннан расланган белгечлекләр белән чагыштыру сайлау зарур. Бу таләпләр үтәлгәндә, гражданин белем бирү оешмасы белән квалификацияне арттыруга яисә яңадан укуга килешү төзи ала. Бер сертификат 10 мең сум акчалата ярдәмне күз уңында тота.
Шушы көннәрдә белем бирү сертификатын алган Әлфия Хуҗина аны ничек кулланачагын белә. Шәфкать туташы буларак, ул Шәфкать туташлары квалификациясен күтәрү үзәгендә (Уфа шәһәре) «Лаборатория диагностикасында биохимик тикшеренүләрнең заманча методлары» юнәлеше буенча квалификациясен күтәрергә карар иткән. Әлфия 19 ноябрьдән 21 декабрьгә кадәр укыячак һәм аның уку өчен түләве (9416 сум) нәкъ сертификат суммасына туры киләчәк. Шулай ук ул алган белемнәре һәм квалификациясен арттыру турындагы документлары белән аңа эш табуы җиңелрәк булыр дип ышана. Чөнки белем бирү сертификаты бирүнең төп максаты – документ алу белән бергә гражданнарны эшкә урнаштыру да.
Читайте нас: