Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 ноябрь 2018, 15:37

Йөрәкне ничек сакларга?

Республиканың төньяк-көнбатышы кардиологлары, терапевтлары, гомум практика табиблары, табиб-статистиклары, табиб-методистлары һәм фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары квалификацияләрен күтәрделәр, оештыру-методика ярдәмен күрсәттеләр.
Медицина учреждениеләренең эш нәтиҗәләре
Шушы максаттан йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирлеләргә медицина ярдәме күрсәтүне оештыру сораулары буенча киңәшмә, кискен коронар синдромлы авыруларга ярдәм күрсәтү сораулары буенча фельдшерлар өчен семинар, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы факторлары буенча авыл хуҗалыгы эшчеләре өчен киңәшмә һәм мәктәп укучылары өчен сәламәтлек дәресе оештырылды. Шул ук көнне Курый фельдшер-акушерлык пунктында практик ярдәм күрсәтелде. Киңәшмә эшендә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече кардиологы, республика кардиология үзәгенең баш табибы И.Николаева, Башкорт дәүләт медицина университетының кафедра мөдире Б.Бакиров, республика кардиология үзәгенең оештыру-методика эше буенча баш табиб урынбасары В.Камалова, республика кардиология үзәгенең табиб анестезиолог-реаниматологы Р.Вәлитова, район хакимияте башлыгы урынбасары Л.Мостаева, район дәваханәсенең баш табибы Ф.Бәдертдинов һәм башкалар катнаштылар.
Фәгыйть Бәдертдинов төп сәбәпләрдән, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләрнең санын киметү буенча чаралар планының үтәлеше турында сөйләде. Агымдагы елның 9 аенда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санының артуы күзәтелә. Барысы 111 кеше үлгән, былтыргыдан 45 очракка күбрәк дигән сүз бу. Үлүчеләрнең гомум санына килгәндә, 9 айда 312 кеше (+2) бакыйлыкка күчкән. 1000 кешегә үлүчеләр саны 15,3 % тәшкил итә. Соңгы ике елда үлүчеләрнең гомум санының 25,8%ка кимүе күзәтелә.
Быелның 9 аен узган елның шул ук чоры белән чагыштырсак, картлыктан үлүчеләр саны – икегә, сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр 10га, эндокрин системасы авыруларыннан үлүчеләр 5кә кимегәннәр. РФнең дәүләт (муниципаль) учреждениеләре турындагы мәгълүматның рәсми сайтында үткәрелгән бәйсез бәя буенча Краснокама район дәваханәсе амбулатор-поликлиника хезмәтләндерү төркемендә РФдә 8280 дәвалау-профилактика учреждениесе арасында 402нче урынны алып тора, республика буенча 155 учреждение арасында 41нче урында килә. Стационар хезмәтләндерү буенча – РФ буенча – 89нчы, БР буенча 5нче урыннарда.
Барлыгы 4961 респондент тавыш биргән.
Республика кардиология үзәгенең баш табибы И.Николаева Нефтекама медицина округының демография күрсәткечләрен анализлады. Бу округка Нефтекама, Агыйдел, Яңавыл шәһәрләре, Краснокама, Калтасы һәм Яңавыл районнары керәләр. Ирина Евгеньевна кан әйләнеше авыруларыннан үлүчеләр, ишемиядән үлүче эшкә сәләтле кешеләр, республика стационарларында миокард инфарктыннан вафат булучылар саннарына җентекле тукталды. Республика буенча алганда эшкә сәләтле кешеләрнең үлеме 62 очракка кимегән, миокард, инфаркты белән авыручылар саны 49 очракка азрак булган. Ирина Николаева диспансерлаштыруның нәтиҗәлелегенә игътибар итәргә чакырды, чөнки Уфага кардиоүзәккә җибәрелгән пациентларда күп тамырлы зарарлану ачыкланган, һәм алар арасында диспансерлаштыру узган кешеләр булган. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлгәннән соң диагнозларны кодка салу буенча да кисәтүләр ясалды, шул ук вакытта әлеге авырулардан үлүчеләрне киметүгә китерүче уңай факторлар да саналып узды.
Республика кардиология үзәгенең оештыру-методика эше буенча баш табиб урынбасары В.Камалова кан әйләнеше системасы авыруларын кодка салуның проблемалы сорауларын күтәрде.
Николо-Берёзовка мәктәбендә авыл хуҗалыгы эшчеләре өчен семинар оештырылды. Монда йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче сәбәпләр турында сөйләштеләр. Икенче бүлмәдә ФАП, ашыгыч ярдәм бригадалары фельдшерларына, шәфкать туташларына кискен коронар синдромлы авыруларга башлангыч ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр. Практик занятиедә реанимацион чаралар үткәрергә өйрәнделәр.
На приёме у «сердечного» доктора
Курый фельдшер-акушерлык пунктында республика кардиология үзәгенең табиб-кардиологы Альбина Фәйрузова пациентларны кабул итте. Соңгы вакытта йөрәк авырулары сизелеп «яшәрде». Һәм кардиолог – иң актуаль белгечләрнең берсе, чөнки йөрәк-кан тамырлары авырулары үлемгә китерүче сәбәпләр арасында һаман да беренче урында калалар. Электән кардиологка ярдәм сорап 50 яшьтән узган кешеләр килсә, хәзер исә пациентлар арасында яшьләр дә бар. Кардиологның киләчәге турында Курый һәм Кутлинка авылларында яшәүчеләр алдан хәбәр биргәннәр, шуңа да фельдшер-акушерлык пунктында сәгать 11гә чират барлыкка килгән иде. Республика табибының килүенә сөенгән кешеләр чиратларын тыныч кына көттеләр. Яшь буенча чикләүләр юк иде, шуңа күрә эшләүчеләр дә, пенисонерлар квалифицияле медицина ярдәмен алдылар. Берничә сәгатьтә табиб 24 кешене кабул итте. Пациентлар күпчелек югары кан басымына, җиңел генә эш башкарганнан соң да күкрәк читлегендә авыртынулар барлыкка килүгә, тын кысылуга, йөрәк тибешенең ешаюына һәм тигез булмавына зарландылар.
Альбина Марат кызы пациентларның зарларын игътибар белән тыңлады, беренчел диагноз куйды, өстәмә тикшеренүләр һәм алга таба дәваланулар яисә табибка күренүләр буенча киңәшләр бирде. Кабул итүгә килүче һәркем җентекле тикшерелде. Авыруларның кулларында анализлары, ЭКГ нәтиҗәләре булуы кардиологның эшен күпкә җиңеләйтте. Кабул итүгә килүче 58 яшьлек ханымга табиб калкансыман бизен тикшертергә һәм дәвалануны башларга кушты. Икенче пациентта табиб инфаркт алды торышы билгеләрен күрде. «Тиз йөри аласызмы, күкрәгездә авыртулар булмыймы, кайчан күзәтелә, кулыгыз ойымыймы? Кан басымыгыз үзеннән-үзе күтәреләме яисә борчылгандамы? Нинди дарулар эчәсез?», - дип кызыксынды кардиолог 75 яшьлек ханымнан. Аңа республика кардиология үзәгенә юллама бирелде. Кемгәдер ЭКГны тәүлек әйләнәсенә төшерергә киңәш ителде. Альбина Марат кызы кайбер препаратларны алыштырырга киңәш тә итте. Пациентларга белешмәлекләр дә таратылды. Йөрәк тамырларын тикшертер өчен республика кардиология үзәгенә 7 кешегә юллама бирелде. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтер өчен пациентларга майлы булмаган сөт ризыкларын, майсыз ит ашарга киңәш ителде. Альбина Марат кызы әйтүенчә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш, кыяклылар, балык ашарга кирәк. Тагын да ул барысына да даими хәрәкәттә булырга – саф һавада көненә ким дигәндә 5 чакрым йөрергә киңәш итте. Пациентлар бик канәгать калдылар: «Без, авылда яшәүчеләр өчен, югары квалификацияле белгечтән түләүсез консультация алу - бик сирәк эләгә торган мөмкинлек». Табибтан барысы да елмаеп чыктылар.
Авыл пунктында да, район дәваханәсендә дә краснокамалыларны дөрес тикшерәләр һәм дәвалыйлар, дип билгеләде Альбина Марат кызы. «Сезне башка районнарга үрнәккә куярга кирәк. Авыл халкының үзенә игътибарын арттыруы, белгеч белән киңәшләшүе, язып биргән дәвалауны, тикшеренүне калдырмавы куанычлы», - дип мактап та җибәрде әле ул. Аның билгеләвенчә, пациентларның күбесе саулыклары торышы, хроник авырулары турында беләләр.
Саулыгыңны яшьли сакла
Николо-Берёзовка мәктәбендә сәламәтлек дәресе узды. Укучылар алдында клинике ординаторлар чыгыш ясадылар. Алар 3, 4, 5нче сыйныфларда укучыларга саулыкның төп байлык булуы һәм аны яшьли сакларга кирәклеге хакында сөйләделәр. Саулыкны югалтуы бик җиңел: моңа начар гадәтләр дә, дөрес тукланмау да, асоциаль тәртип тә сәбәпче булырга мөмкин. Ә аны тергезүе, бигрәк тә хроник авырулар булганда бик авыр, хәтта мөмкин түгел! Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвешен бала никадәр иртәрәк белә, шулкадәр яхшырак.. Венера Баймөхәмәтова һәм Валентина Сабирова кызлар һәм малайларга дөрес көн тәртибе, туклану турында җентекле сөйләделәр, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче факторлар турында презентация күрсәттеләр. Тагын да уйланырга мәҗбүр итүче биремнәр һәм рәхәтләнеп көлдергән кызыклы сораулар бирелде. Чара ахырында укучылар күңелле көйгә зарядка ясадылар.
Дәрес барышында укучылар сәламәтлек өчен яшәү рәвешенең, дөрес туклануның, хәрәкәтләнүнең зур әһәмияткә ия икәнлеген аңладылар. Сәламәтлек дәресе бушка узмагандыр, балалар файдалы бик күп нәрсә белгәндер дип уйлыйбыз.
Читайте нас: