Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 ноябрь 2018, 20:32

Ялганнары булмаячак

Медицина учреждениеләре традицион эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре белән бергә электрон «больничныйлар» да бирә башлады.

Медицина учреждениеләре традицион эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләре белән бергә электрон «больничныйлар» да бирә башлады. Электрон «больничныйлар»га күчкәндәге проблемалар һәм аларның гражданнар һәм эш бирүчеләр өчен өстенлекләре турында БР буенча РФ социаль страховкалау фонды филиалының баш белгече Гөлназ Горошилова сөйли.
- Гөлназ Айратовна, электрон «больничныйлар»ны кертү белән эшкә яраксызлык кәгазьләрен бетерәчәкләрме?
- Юк, әлегә гадәттәге эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазләрен бетерү турында сүз бармый, электрон формага акрынлап күчәчәкбез. Без гражданнарга һәм эш бирүчеләрнең барысына да ярдәм итәбез, техник булышлык күрсәтәбез. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм страховкалаучылар белән барлык проблемалы мәсьәләләрне, детальләрне карыйбыз. Тиздән БР буенча Социаль страховкалау фондының төбәк бүлекчәсе гражданнарга пособиеләрне турыдан-туры түләүгә күчәчәк.
- Хасталык кәгазен электрон формада рәсмиләштерү ничек булачак?
- Пациент дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итә, аның теләге буенча, кирәк булганда, табиб Социаль страховкалау фонды системасыннан электрон эшкә яраксызлык кәгазенең номерын сорап ала һәм аны кагыйдәләргә ярашлы тутыра. Аннары аны системага кире җибәрәләр. Гражданин кәгазьнең номерын ала һәм үзенең эш бирүчесенә хәбәр итә. Эш бирүче үз чиратында әлеге номер буенча системадан кәгазьне соратып ала һәм эшкәртә, ягъни «больничный» түли. Һәм янә мәгълүмат системасына җибәрә.
- Электрон «больничныйлар»ның өстенлекләре турында сөйләсәгез иде.
- Исәпләве уңайлы: хезмәт хакы программаларына барлык мәгълүмат та кергән була. Бары өч төймәгә басасы – барысы да әзер. Исәпләп, мәгълүматлар кертеп утырасы юк. Тагын бер уңай ягы–хасталык кәгазьләрен җитештерүгә Социаль страховкалау фонды акчасына экономия була.
Ялган «больничныйлар»дан котылачакбыз. Без ел саен эш бирүчеләрнең соравы буенча бик күп хасталык кәгазьләренең чынлыгын тикшерәбез. Бу бик күп вакытны ала, пособие түләүне тоткарлый. Электрон «больничныйлар» бу проблеманы тулысынча юкка чыгара. Өстәвенә, алар формаль булмаган мәшгульлекне киметүгә дә булышлык итәчәк. Хәзер электрон эшкә яраксызлык кәгазьләре белән Социаль страховкалау фонды эш бирүчеләр тарафыннан түләү өчен соратылмаган «больничныйлар»ны күрәчәк, чөнки дәвалау учреждениесе аларны алганнан соң, бу «больничныйлар» кирәксез булып кала.
- Электрон «больничныйлар» белән проблемасы булган кешеләр Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аламы?
- Проблемалары бар икән, мөрәҗәгать итсеннәр, кайда авырлыклар барлыкка килүе турында әйтсеннәр, без белеп торырбыз һәм проблемаларны хәл итәргә тырышырбыз.
Читайте нас: