Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 ноябрь 2018, 11:25

12 ноябрь - Пневмониягә каршы көрәш көне

Үпкә ялкынсынуы, яки пневмония - төрле бактерияләр, вируслар китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул бик нык туңу, физик киеренкелек, агулану һәм организмның каршы торучанлыгын киметүче башка сәбәпләр аркасында була. Ел саен дөньяда үпкә ялкынсынуы белән якынча 17 миллион кеше авырый, 265 мең очрак үлем белән тәмамлана. Өстәвенә пневмония вакытында авыруның башка төрле органнарына да зыян килергә мөмкин. Бүген без пневмония авыруы турында Куян дәваханәсенең гомумтерапия бүлекчәсе мөдире Лена Зарипова белән әңгәмәләшәбез.

- Лена Камилевна, пневмония куркыныч авырумы?
- Пневмония – зәһәр чир. Тик бүген төрле заманча антибиотиклар булу сәбәпле, ул яхшы дәвалана. Әлбәттә, күп очракта хастаханәдән башка савыгып булмый. Дәваханәдән чыккач та, терелдем дип, шунда ук элекке тормыш ритмына кереп китәргә ярамый. Чөнки пневмониядән тулысынча алай тиз генә савыгып бетеп булмый.
- Пневмония каян килеп чыга?
- Пневмония - үпкә ялкынсынуы. Аны китереп чыгаручы факторлар - бактерия, вирус, микоплазмалар, аллергик, физик һәм химик факторлар.
Пневмониянең үсешенә булышлык итүче факторлар - иммунитет какшау, салкын тию, тәмәке тарту, стресс һәм башкалар. Симптомнары ОРВИ һәм грипп симптомнары белән чагышырга мөмкин, алар кискен яки озаклык белән башланып китә.
- Аның төп билгеләре нинди?
- Үпкә ялкынсынуның төп билгеләре: 39-40 градускача температура күтәрелә, хәлсезлек була, баш авырта, төчкертә, сөяк һәм мускуллар сызлый, коры ютәл була, тын кысыла, тирләтә. Диагностика өчен клиник, инструменталь (рентгенологик), лаборатория методлары (микроскопик, бакетериалогик, серологик) тикшерү мәгълүматлары кулланыла.
Шулай ук пневмониянең плеврит, сулыш алу начарлануы үпкәгә су җыелу, абцесс кебек «осложнение»ләре дә булырга мөмкин.
- Алда санап кителгән симптомнар барлыкка килсә ни эшләргә?
- Өйдә калыгыз. Авыруны йоктырудан сакланыгыз. Авыру балаларны бакчага, мәктәпкә, массакүләм чараларга җибәрмәгез. Тән температурасы 38-39 градустан артып китсә, табибка мөрәҗәгать итегез. Күп итеп су эчегез (чәй, компот, сок, морс). Йөткергәндә һәм төчкергәндә авыз һәм борынны салфетка яки кулъяулык белән капларга онытмагыз.
- Пневмонияне ничек дәвалыйлар?
- Дәвалауда антибиотиклар, ялкынсынуга каршы һәм какырык чыгара торган препаратлар, ингаляцияләр кулланыла. Дарулар белән беррәттән физиотерапия методлары (электрофорез, магнит), массаж, сулау гимнастикасы киң кулланыш таба. «Осложнение»не дәвалау кыенрак. Аларны булдырмас өчен, профилактика чараларын күрергә кирәк.
- Пневмония белән чирләмәс өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Пневмония - грипп «осложнение»се буларак, ел саен гриппка каршы вакцинация ясату киңәш ителә. Еш кул юарга, организмны чыныктыру өчен дөрес тукланырга, саф һавада йөрергә һәм физик күнегүләр эшләргә кирәк.
Тәмәке тартмагыз. Тәмәке тарту үпкәнең инфекцияләргә тотрыклылыгын киметә. Бүлмәне җилләтергә онытмагыз.
Үпкәләр ялкынсынуы белән авырып, антибиотиклар курсы үткәннән соң, үзеңне яхшырак хис итә башлагач, берничә атна түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк.
Яхшы тукланырга. Иң мөһиме – рационда аксым күп булырга тиеш. Алар иттә, балыкта, йомыркада һәм сөт ризыкларында күп. Ләкин майлы, кыздырылган, артык тозлы-борычлы ризыклардан баш тарту мөһим.
Витаминнар куллану мотлак. А, В, С витаминнарына өстенлек бирергә. Аеруча А витамины үпкәләр тукымасын тергезергә ярдәм итә. А витамины барлык кызыл-сары җимешләрдә күп. Гомумән, яшелчә-җимешләрне көн саен ашарга.
Саф һавада йөрергә. Дымлы саф һава үпкә һәм бронхларда калган какрыкны чыгара, организмга яхшы йогынты ясый.
Яшәгән һәм эшләгән урында даими рәвештә дымлы җыештыру оештырып торырга кирәк. Тузан – үпкәләрнең дошманы.
Сулыш өчен гимнастикага да җитди карарга кирәк. Интернетта аларның төрле ысуллары өйрәтелгән. Иң гадие – булдыра алган кадәр тирән итеп тын алырга, 5 секундка сулышны тоткарларга һәм үпкәләрдән бөтен һаваны чыгарып бетерергә. Шарлар кабарту да үпкәләрне ныгыта.
Читайте нас: